16+

“Артист үзен читтән күрә белергә тиеш”

Бер үк рольне театрда көн саен төрлечә уйнарга мөмкин.

“Артист үзен читтән күрә белергә тиеш”

Бер үк рольне театрда көн саен төрлечә уйнарга мөмкин.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә моннан 14 ел элек аяк баскан Ирек Кашапов үзенең мөлаемлыгы белән җәлеп итә. 
Тамашачы аны Т. Миңнуллинның “Гөр-Гөри кияүләре” спектаклендә Васька-Бегемот, Ш. Хөсәеновның “Зөбәйдә ─ адәм баласы”нда ─ Зөфәр, “Мәхәббәт FM”да ─ Фирзәт һәм башка рольләрдә күрде.

Без Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашапов белән тормыш һәм иҗат юлының кайбер мизгелләре турында сөйләштек.

─ Ирек, кайберәүләрнең артист һөнәрен сайлавына әти-әнисе каршы төшә. Сине театр сукмагыннан китәргә нәрсә этәрде?
─ Минем әтием белән әнием (Рафис ─ Рәмзия) авыл хуҗалыгы институтында укыганда, үзешчән сәнгать түгәрәгендә бергә җырлап-биеп йөргәннәр. (Әти ─ Мөслимнән, әни ─ Яшел үзән районыннан). Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, әнине баш икътисадчы, әтине агроном итеп Сарман районына эшкә җибәргәннәр.
  Алар мәҗлесләрдә өздереп җырлыйлар, әти оста итеп гармунда да уйный иде. Мин дә телем ачылуга, әтигә кушылып җырлый башлаганмын. Туган авылым Саклаубаш клубы сәхнәсенә чыгып җырлаганнан соң, халыкның ничек алкышлавы бүген дә күз алдыннан китми. Шулай төрле кичәләрдә катнашып йөри торгач, сәхнә сихерли башлады. Аннары әтине баш агроном итеп Александровка авылына күчерделәр. Ул чакта мин 5нче сыйныфта гына укый идем әле. Русча укый башлавы бик авыр булды. Җитмәсә дусларым да туган авылымда калды. Татарча кичәләр дә безнең мәктәптәге кебек түгел. Мин бу күченүебезне бик авыр кичердем. Әти миңа: ”Киләчәктә минем юлдан китәрсең. Химия, биологияне яхшырак укы”,─ ди торган иде. Биология буенча үткәрелгән олимпиадаларда да катнашырга туры килде. Җәен әти белән колхоз кырларыннан кайтып керми идек. Кечкенәдән машина йөртергә дә өйрәндем. 11 нче сыйныфта укыганда әтинең фикере үзгәрде. “Улым, син үзеңә ошаган һөнәр сайла инде”, ─ дигәч, мин моңа бик сөендем. Уемда җырчы булу теләге бит.

─ Ул хыялыңа нәрсә комачаулады соң?
─ Нота белмәгән авыл баласына музыка уку йортларына керү җиңел түгеллеген аңлап, мин башта театр училищесында укыдым, аннары мәдәният һәм сәнгать институтында белем алдым. Студент чакта ук спектакльләрдә уйнап йөрдек.

─ Театрга аяк баскан һәр артист классик әсәрләрдәге баш рольләрне уйнарга хыялланмый калмыйдыр.
─ Әйе, миндә дә булды ул хыяллар. Шуларның берсе ─ “Зәңгәр шәл” спектаклендәге Булат ролен уйныйсым килгән иде. Ул теләгем тормышка ашты.

─ Сәхнәдә төрле рольләр уйныйсың. Аяныч язмышлы образларны гәүдәләндерү куркытмыймы?
─ Беләсезме, ролен уйнаганда, артист үзен читтән күрә белергә тиеш. Аны үзеңнеке иткән очракта да, бөтенләй образга кереп китәргә ярамый. Ниндидер бер чик булырга тиеш.

─ Син җитәкче рольләрен оста гәүдәләндерәсең. Тормышта ул вазифаны башкара алыр идеңме?
─ Андый мөмкинлек булса, башкара алыр идем, ─ дип уйлыйм. Үзеңә максат куйсаң, һәр эшне үтәп була.

─ Театрда гына түгел, фильмнарда да төшәсең. Тәнкыйть күзлегеннән карыйсыңмы үзеңә?
─ Үземне читтән күргәндә: “Хәзер мин моны башкачарак уйнар идем”,─ дип уйлап куям. Бер үк рольне театрда көн саен төрлечә уйнарга мөмкин. Фильмда бер төшкәннән соң, аны үзгәртеп булмый.

─ Артистлар театр белән генә чикләнми, башка эшләргә дә өлгерә. Яңа ел алдыннан сине балалар Кыш бабай ролендә күрә.
─ Аерым оешмалар чакырганда яисә балалар бакчаларында Кыш бабай булырга туры килә. Нәниләр белән эшләү ошый миңа.

─ Алма агачыннан ерак төшми, ─ диләр. Улың да 4 яшеннән бирле сәхнәдә. Аны тәрбияләгәндә гаиләдә нинди таләпләр куясыз?
─ Айбулатка хәзер 6 яшь. Баланың 6 яшенә хәтле төп фикере, тирә-юньне кабул итүе барлыкка килә. Син балаңны тәрбияләмә, үз-үзеңне тәрбиялә, ─ диләр бит. Әти-әнисе аның өчен үрнәк булырга тиеш. Улыбыз шигырьләр укырга ярата, җыр, бию түгәрәгенә йөри. Күмәк күренешләрдә генә сәхнәгә чыкса да, киләчәктә спектакльләрдә уйнарга хыяллана.

─ Хатының Алсу Хуҗина профессиональ җырчы. Аның белән ничек табыштыгыз?
─ Бервакыт, студент чагында, театрга чыгыш ясарга килгән иде ул. Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым. Шуннан соң, аны бер атна эчендә эзләп таптым. Җитмәсә, якташлар да булып чыктык. Алсу өйдә уңган хатын-кыз. Ул балаларга киемнәр тегәргә ярата. Хәтта мин киеп йөри торган Кыш бабай чапанын да ул тегеп бирде. Нәрсә эшләргә тотынса, шуны булдыра. Аны юкка гына эзләп тапмаганмын икән.

─ Ирек, шундый максатчан булу сиңа кемнән бирелгән?
─ Минем әтидән генә түгел, бабам Гыйззәтулладан киләдер ул сыйфат. Бабай ─ Балык Бистәсе районының Таулар авылыннан булган. Заманында ул Пермь якларына китеп, шахтада эшләгән. Шунда араларында Сәмига исемле бердәнбер кыз була. Бервакыт ул үзара сөйләшкәндә: ”Мин гармунда уйный белгән егеткә генә кияүгә чыгачакмын”, ─ дип әйтеп куя. Бабайга шул сүз җитә кала. Кибеттән гармун сатып ала һәм төннәрен базга төшеп уйнарга өйрәнә. Бер атнадан бүлмә ишеген ачып куя да: “Шахта” көен сузып җибәрә. Әнә шуннан соң, алар гаилә корып, туган якка кайтып китәләр.

─ Туган ягың белән элемтәләрең ничек?
─ Әти исән чакта нигә ешрак кайтмадым икән, ─ дигән уйлар килеп йөдәтә мине. Шуңа күрә мөмкинлек булган саен әни янына кайтып булышырга тырышабыз.

─ Адәм баласының тормышта үкенечле мизгелләре булмый калмый. Хаталарны булдырмас өчен нишләргә кирәк, ─ дип уйлыйсың?
─ Тормышында булган хәлләр өчен һәр кеше үзе җаваплы. Хаталарны төзәтү җиңел түгел. Әгәр үзең утырган поезд син барасы якка китмәсә, беренче тукталышта ук төшеп калырга кирәк.

─ Үзган 2023 ел сезнең гаилә өчен нәрсәсе белән истә кала?
─ Узган ел безне сөендереп кызыбыз туды. Аңа Дания дип исем куштык. Киләчәктә дә балаларыбызга куанып яшәргә язсын.

Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading