Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова бүген Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хормейстер булып эшли.
Ул — данлыклы сәнгать эшлеклесе Шамил Әхмәтҗановның кызы. Кечкенәдән үк Дәүләт җыр һәм бию ансамбле мохитендә тәрбияләнгән. Җырчы белән иҗат, гаилә һәм язмыш турында сөйләштек.
«Әти миңа сеңдергән багаж - алыштыргысыз байлык» — Чулпан Шамилевна, сез балалар белән музыка юнәлешендә шөгыльләнәсез. Сәләтле балалар бармы?
— Әлбәттә, сәләтле балалар җитәрлек. Әмма, ни кызганыч, балалар белән классиканы, халык җырларын, фольклор жанрларын өйрәнүче укытучылар саны елдан-ел кими. Минем каныма исә бу жанрларга карата кызыксыну хисе кечкенәдән сеңгән. Мин ул яктан әти кызы. Яшерен-батырын түгел, мин Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә үстем.
— «Фольклор, татар халык җырлары кемгә кирәк инде хәзер?» – дип, төшенкелеккә бирелгәнегез юкмы?
— Уйландыра инде. Мин үзем пессимист түгел, шулай да башыма башка төрле уйлар да кергәли. Тырышлыгым, хезмәтем берәрсенә кирәкме икән, дип уйланам. Шуңа күрә булган мирасны заман таләпләренә туры китерерлек итеп яңартырга тырышам. Без әтием белән кичләрен бу хакта фикер алышып утырабыз. Ул миңа: «Җырны бозма», – дип, нотык укый.
— Шамил абый белән нәрсә турында фикер алышасыз?
— Болай да гади материалны тагын да гадиләштерәләр. Җиде ноталы җырдан дүрт ноталы композиция ясыйлар. Киләсе буынга ни калыр? Алар җырның җиде ноталы оригиналын белмәячәк тә бит.
— Җырны чишендергән кебек инде бу. — Нәкъ шулай. Минемчә, безнең моңа хакыбыз юк. Легендар композиторларыбыз язып калдырган мирасны гадиләштермик. Эзләнергә кирәк. Җырның асылын, рухын саклап, аны башка форматта тәкъдим итеп карарга да була, ләкин бик сак булырга кирәк.
— Үзегез бу арада тамашачыга яңа җыр тәкъдим итәргә планлаштырасызмы?
— Язылган көйгә бер ел буе шигырь эзләдем. Төрле авторларга, шагыйрьләргә мөрәҗәгать итеп карадым, тик таба алмадым. Әллә үзем теләгән теманы аларга дөрес итеп аңлата белмәдем, әллә башка сәбәбе булды. Бу җыр шаян стильдә булырга тиеш иде.
— «Ник әти мине иҗатның нәкъ менә сыйфатлысын, зәвыклысын гына сайларга өйрәтте икән?» — дип уйланганыгыз юкмы? — Андый мизгелләр булгалады. Әмма әти миңа сеңдергән багаж – алыштыргысыз байлык. Әти кебек остазлар бүген юк дәрәҗәсендә. Хәзер инде без үсеп килүче буынга бар белгәнебезне тапшырырга тиеш. Шуңа күрә әтигә чиксез рәхмәтлемен. Гел халык җырларын гына башкармыйм бит, репертуарымда эстрада стилендә язылган җырлар да бар. Мәсәлән, «Әти-әни» җыры. Без аңа кайчандыр клип та төшергән идек.
— Җырчыларның кайсысын тыңламыйсыз, дип сорамас өчен, эстрада йолдызларының кайсысын тыңлыйсыз, дип сорыйм әле.
— Филүс Каһировны, Гүзәл Уразованы тыңлыйм. Мин эстраданы тулысынча кире какмыйм. Һәркем үзенчә иҗат итә. Мин беркемгә дә бәя бирмим, бары тик үз принципларым буенча эшлим.
— Сез еш кына Татарстан артистлары белән бергә төрле төбәкләрдә һәм чит илләрдә үткәрелә торган Сабантуйларда яки башка чараларда катнашасыз. Татарстанның йөзе буларак чыгыш ясау җаваплымы?
— Кара, әгәр дә мин бары тик эстрада җырчысы гына булсам, минем син әйтеп үткән чараларда катнашырга вакытым калмас иде. Башка төбәкләрдә республикабызны тәкъдим итәсең икән, таләпләр дә башка. Аралаша, сәхнәдә үзеңне тиешенчә тота белергә кирәк, йөзгә кызыллык китерергә ярамый.
— Әтиегез Шамил Әхмәтҗанов булу һөнәрегездә ярдәм итәме?
— Бу - статус һәм җаваплылык, әйе. Әмма бу фактның икенче ягы да бар. Бөтен кеше дә Шамил Әхмәтҗановны үз итә дип әйтә алмыйм. Әти үзсүзле, гадел бит ул.
— Сезнең Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист булып эшләгәнегез булдымы?
— Музыка училищесында укыганда ук солист булырга омтылып караган идем, әмма мине алмадылар. Аннан соң укуымны консерваториядә дәвам иттем. Югары уку йортында белем алганда ансамбльгә дирижер буларак барып карадым. Ул вакытта да кире кактылар. Шуннан әтигә: «Бүтән ансамбль турында сүз дә кузгатма, ишетәсем дә килми», – дидем.
— Кайда эшкә кердегез?
— Беләсеңме, мин яшь чакта кыю, үз сүземне турыдан-туры әйтә торган кыз идем. Бервакыт Үзбәкстанга концерт белән баргач, багаж белән бәйле бер хәл килеп чыкты. Минем чемодан тоткарланып калды. Бөтен коллектив мине көтеп торырга мәҗбүр булды. Ринат абый Закиров: «Сине генә көтәбез», – дип сукранды. Мин югалып калмадым, кыю итеп җавап бирдем. Менә шулай без Ринат әфәнде белән таныштык. Еллар узгач, ул мине Казан шәһәр филармониясенә эшкә чакырды. Анда мин биш еллап кына эшләдем.
«Мине Муса Маликовка да кияүгә биргәннәр иде» — Апагыз Гөлнар ник сезнең кебек иҗат юлыннан китмәде?
— Апам да сәләтле, ул фортепианода яхшы уйный. Әмма ул кечерәк чакта әти аңа җырлавы дөрес булмавын бераз кырысрак итеп әйткән. Шуннан апамның җырлау теләге беткән. Әмма ул бүген яхшы дизайнер, ягъни барыбер иҗаттан ерак китмәгән.
— Абыегыз...
— Абыем үлгәндә, мин әле башлангыч сыйныфларда гына укый идем. Бәлки, шуңа күрә кайгының никадәр зур булуын аңлап та бетермәгәнмендер. Әти бик озак вакыт бу кайгыдан арына алмады...
— Шамил абый әле дә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә йөри дип беләм.
— Әйе, әтием әле дә ансамбльдәге яшьләргә киңәшләрен бирә, һәм алар һәрвакыт урынлы була.
— Сез кияүгә соңрак чыктыгыз бугай?
— Утызны узган идем. Соң, дип... Бик соң да түгел бугай. Укыдым, артист буларак формалаштым. Консерваториядә укыганда, гомумән, шәхси тормышка вакыт калмый иде.
— Сез Нурислам исемле җырчы белән бергә концертлар куйганга, ирегез көнләшми идеме?
— Юк, әлбәттә. Кеше сөйли инде ул. Хәтта Муса Маликовка да кияүгә биргәннәр иде...
— Беренче мәхәббәтегезне хәтерлисезме?
— Тормышымда бер кешегә сукырларча бәйләнгән чор булды. Кешенең чын йөзен белмичә, бары тик яхшылык күрәсе килүдән туган ялгышлык иде ул. Бүген ул кешене үземә якын да китермәс идем.
— Әтиегез сезнең арттан йөргән егетләргә нинди мөнәсәбәттә иде?
— Әти дә, әни дә шәхси тормышыма бик кысылмады. Әмма алдарак телгә алган егетнең нинди булуын әни башта ук аңлаган булган. «Үзе белер, үзе күрер», — дип, әйтмәгән. Кызыма яхшылык эшлим дип, гаепле булып калудан курыккандыр.
— Ирегез Рамил кайсы өлкәдә эшли?
— Ул инженер, бүлек мөдире булып эшли. Без аның белән өйләнешкәнче 13 ел таныш идек инде.
— Аның белән ничек таныштыгыз?
— Әти кассета чыгарды һәм минем дә бер җырым шунда керде. Без шул уңайдан гаиләбез белән фотога төшәргә бардык. Соңрак бу кассета фотолар белән бергә туганнарга таратылды. Ирем туганнан туган абыем белән бер җирдә эшли иде. Бу хәл консерваториядә укыган чакларымда булды. Рамил мине нәкъ менә шул кассета белән бергә таратылган фотодан күреп алган да инде.
— Элеккеге танышулар, кавышулар кебек булган бу.
— Абыем аша минем кем икәнемне сорашып белгәч, өй телефоныбызны табып, безгә шалтыратты. Бары тик әти-әниемнән рөхсәт алганнан соң гына Рамил минем белән аралаша башлады.
— Ник 13 ел очрашып кына йөрдегез, өйләнешмәдегез?
— Рамил Казанда яшәми иде бит, ул Чаллыда эшләде. Җырчы Нурислам белән Чаллыга концерт белән килгәч, Рамилне шушы тамашага чакырдым. Ул миңа шунда зур чәчәк бәйләме бүләк иткән иде. Шулай итеп, араларыбыз тагын да якынайды. Биш ай очрашып йөргәч, Рамил миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
— Сез дә Чаллыда яшәп алдыгыз бит?
— Әйе, ике елдан артык Чаллыда яшәдек. Кызыбыз Әминәгә өч яшь булганда Казанга күчтек. Шуннан соң мин Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә хормейстер булып урнаштым. Бу юлы алар мине үзләре чакырып алды!
— Әминә белән йөкле вакытта хәлегез ничек булды? Йөклелек җиңел уздымы?
— Йөклелекнең җиденче-сигезенче айларында да биек үкчәле туфлиләр киеп, концертларда чыгыш ясый идем. Тазарып, авыр хәрәкәтләнгәнемне хәтерләмим. Авырлы булуымны сизмәдем дә дип әйтергә була. Башка хатын-кызларга да шундый җиңел йөклелек телим. Хәзер кызыбызга җиде яшь инде, шөкер. Алга таба да аны ирем белән тигезлектә үстерергә язсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар