Якшәмбе көнне эшләремне тизрәк бетерергә теләп, ашыга-ашыга эшлим. Кичен яраткан тапшыруым “Заман көзгесе”н карыйсым бар бит. Ә аны аяк өсли, үтеп барышлый гына карап булмый. Елата да, елмайта да, уйландыра да, уята да ул.
Эчендә җаны булган, тамырларында татар каны аккан беркемне дә битараф калдырмый торган хикмәтле тапшыру. Аны караганда алыштыргысыз алып баручысы Илзирә Юзаева га сокланып туялмыйсың. Талантына, тырышлыгына, сүз байлыгына һәм кыюлыгына. Ә бүген “Ел татары – 2023” исеменең лаеклы иясе булган Илзирә Юзаеваны газетабызның “Кунак бүлмәсе”нә чакырып, сөйләшеп утырырга җай чыкты. - Илзирә, мондый чая кыз кайсы яктан, кайсы төбәктән? Нинди тылсымлы чишәләр суын эчеп үсте икән? - Мин шәһәр кызы. Түбән Камада тудым, шунда... краннан аккан хлорланган суны эчеп үстем. ( көлә )
- Гадәттә кала баласы туган теленнән бик ерак була. Белми дә, белергә дә теләми. Ә син үзеңнең туган телеңә булган яратуыңны тамашачыларга да йоктыра аласың. Ничек шулай булды бу? - Мин әнием белән үскән кыз. Әтиемне күргәнем булмады. Язмыш миңа балачагымны бизәр өчен икенче әти бүләк итте. Аның мине татар җанлы итеп тәрбияләүдә өлеше кечкенә түгел. Ярату тоеп үскән сирәк бәхетлеләрнең берсе мин. Ә бу бала өчен иң кирәге. Әнием бик яратты мине, кечкенәдән кочагына алып, бишек җырлары җырлап, Тукай әкиятләрен сөйләп йоклата иде. Аннары алар минем төшләремә кереп, хыялымны яктырттылар. Шулай татарлык тамчылап тамып аңга, горурлык туды җанда. “Мин зур халыкның баласы!” Әбием дә гел: “татарча бел, татарча өйрәнсәң, бәхетле булырсың дип әйтеп торды. Шуңа да миңа татарча сөйләшү бәхетнең ачкычы төсле тоела иде. Урманчы бабаем да гармунда уйнап җаныма моң тутырды.
- Белем алган мәктәбеңнең дә өлеше зур булгандыр инде... - Анысы бөтенләй гаҗәп хәл Шәһәребездә бишенче номерлы мәктәп бар иде. Бер ягында акылга зәгыйфь балалар укыды. Берәр нәрсә әйтсәң, я эшләсәң,”син бишенчедәнме әллә?” (Җүләрме әллә дию белән бер) дип сорыйлар иде. Аннары шушы мәктәпнең икенче ягына татар сыйныфларын җыеп, милли мәктәп иттеләр. Өстән кушкач ни эшләсеннәр?! Урынын да тапканнар бит. Мин дә шул татар мәктәбендә укыдым. Бишенченең данын яхшы якка үзгәртү өчен шактый тырыштым. Хәтта рус теле буенча республика олимпиадасында җиңү дә яуладым. Һәм шул елны Казан дәүләт университетына конкурссыз гына укырга чакырдылар. Туксанынчы авыр еллар иде. Балалар бакчасында эшләгән әнием башкалага укырга җибәрергә акча таба алмады. Бәлки кызын алай ерак җибәрәсе килмәгәндер. Хәзер мин моның өчен әниемә дә, язмышыма да рәхмәт кенә укыйм.
- Кайсы вузны синдәй студенты булу белән бәхетле иттең? - Чаллы педагогия институтында белем алдым. Читтән торып укыгач, мәктәптә эшләргә дә җай чыкты. Әниемә дә булыштым, укытучылык тәҗрибәмне дә арттырдым. Балаларны да мәктәпне дә бик яратсам да, китәргә туры килде. “Телең шома безгә кил. Безгә синең кебекләр кирәк,” - дип Түбән Кама телевидениесына чакырдылар. Аннары Казанга ук алып киттеләр.
- “Заман көзгесе”нә алыну куркытмадымы? - Юк, дисәм, барыбер ышанмассыз. Яңалык азрак өркетә инде. Ләкин мин яңалыкны да, үз фикеремне әйтергә җай чыкканын да бик яратам. Башта ”7 көн” тапшыруында шул темага русча сөйләдем. Ә инде “Заман көзгесе” дилбегәсен тоттыргач, үземне судагы балык шикелле рәхәт хис иттем, итәм һәм итәчәкмен дә дип тә ышанам. Тапшыру кызыклырак булсын дип, төннәр буе интернет актарам, иртәнге дүрттә сценариесын язам. Илһам шул вакытта килә, белемем генә түгел, татарлык рухым да көчәя. Мин татар баласы булуыма шатланып-горурланып яши башлыйм. Бу хисем “Заман көзгесе”нең дә буеннан буена кызыл җеп булып сузыла. Иң сөендергәне - тамашачыга да йога. Алар да милләт, милли мәгариф мәсьәләсендә минем белән бер фикердә - шунысы сөендерә. Бу урында тапшыруга яшел ут бирүче, сулыш өрүче Татарстан Республикасы Рәисе каршындыгы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен җитәкләүче Марат Әхмәтовка зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.
- Тапшыру чынлап бик кыю. Кара калын болытлардан саркып чыккан кояш нуры кебек, күңелләрдә иртәгесе көнгә өмет уята. Ләкин кыюлык та, хаклык та бик хупланмый торган сәеррәк заманда яшибез кебек. Куркытып янамыйлармы кыю кызга үзләре телләрен тешләгәннәр? - Юк, Аллага шөкер. Бүгенгә кадәр үз фикеремне икеләнми, бүлми-чәчми, таркатмый әйтеп килдем. Чөнки ул фикер минеке генә түгел, милләтемнеке дә. Тапшыру адресына килгән хатлар шул хакта сөйли. Ә алар бик күп. Шактые конвертта. Бу бит әле хат язу модасы беткән заманда шулай. Димәк, без бөтенебез дә дөрес юлда.
- Берничә шәхси соравым да бар, Илзирә. Гадәттә, әтисез үскән балага тормыш иптәшен сайлау бик авырдан бирелә. Үземнән беләм - үрнәк алыр кеше юк. Синең гаилә хәлең ничегрәк? Хыялың белән чынбарлык туры киләме? - Монда да Аллага шөкер дип кенә торам. Ирем Ринат Казан егете. Тапшыруларны аның белән бергә эшлибез. Ул - режиссер. Күз карашыннан аңлашабыз, бик җайлы. Командировкаларга да бергә баргач: “Кайда, нишләп йөрдең?” - дигән тавыш та чыкмый.
- Еш кына милләт дип лаф органнарның балалары татарча ип- тозлык көчкә белә, белмәгәне дә күп. Син дә ике бала әнисе. Бер кыз һәм бер малай үстерәсез. Аларның туган телебезгә мөнәсәбәтләре ничегрәк? Ана сөте белән мәхәббәт тә кергәндер дип ышанасы килә. - Ярый әле, башкалабызда бөек мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртүче гимназия бар. Ике балама да шунда белем алу бәхете насыйп булды. Бәхете дип әйтүемдә дә арттыру юк. Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинага рәхмәт укып туялмыйм. Арыслан улыбыз бик тә милли җанлы. Төрле конкурсларда катнашып җиңәргә ярата. Рус бакчасына йөргән кызым да бүген ышанычны, өметне аклап, “4”кә “5” кә генә укый. Туган телнең кирәклеген аңлый. “Иптәш кызларым татарча белми, мин беләм!” - дип сөенә. Аларны да өйрәтергә тырыша әле. Ләкин өйрәнер-белер өчен иң башта теләк кирәк. Гаиләдә туган телне бер калимә дә ишетеп үсмәгән балаларда ул теләк каян килсен? Менә шуңа бит инде мин милли рухлы балалар бакчаларына йөрүчеләр хакында бик теләп сөйлим. Файдасы да бар. Тапшыруны караган әти-әниләр, әби-бабайлар үзләренең бала - оныкларын шунда бирәселәре килеп күпләп шалтырата башлаганнар.
- Туган телгә, милләткә хезмәт итүне һәркем үзеннән башларга, читтән көтеп тормаска тиеш” дигән фикер алга сөрелә “Заман көзгесе”нең һәр чыгарылышында.. - Әйе, шулай һәм бары тик шулай гына. Тукай ничек дигән әнә. “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен, Кузгатмакчы булсаң аның иң нечкә кылларын. Көйләү кирәк, җырлау кирәк хәсрәт көен. ”Диагнозы дөрес куелса, катлаулы авыру да җиңелә бит. Ә чирен яшергән –үлгән. Милләтемне исән калдырырга тырышканга тапшыруларым кайчак кырыс усалрак та чыга. Хакыйкать үзе ачы бит, тәнкыйть тә кәнфит түгел. Миңа тапшыруның исеме дә бик ошый - “Заман көзгесе”. Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә,” - ди безнең акыллы халык. Авызлар кыек, телләребез тотлыга шул әле. Авызыбыз турайсын, телебез туган телдә иркенләп сөйли алсын өчен дип, шуңа өметләнеп чыгам мин экран каршына.
- Рәхмәт, Илзирә ханым, уңышлар юлдаш булсын. “Бирсен Ходай шушы көнне дә бергәләп күрергә язсын!” - дип телик.
Комментарийлар
1
0
Зур
0
0
1
0
Авторга: нишләп хаталы язасыз ул? ТелевидениеСЕНӘ, сценариЕН!
0
0
0
0
Бу тапшыруны бик яратып карыйм. Татар телендә мондый кыю, үз фикерен әйтә белә торган башка журналист та белмим. Кайсы яктан, нинди гаиләдә үсте икэн дип, атна саен кызыксынып куя идем. Рәхмәт авторга, сорауларыма җавап таптым. Илзирә, һәрвакыт шундый кыю, туры сүзле бул!
0
0