– Мин монтер түгел, ә монтажчы! Монтер дип аны белмәгән кеше генә яза. Монтер һәм телефонистка булып теләсә кем эшли ала. Мин – автомат телефоннар станциясен монтажлаган кеше. Бу төрле әйберләр. Томас Нигъмәтҗанов дигән кеше «Татышлинский рай» дигән китап чыгарды. Шунда мине телефонистка булып эшләгән дип язган. Мин ул станцияне, аның үзәген үзем монтажлаган кеше. Аны теләсә кем эшли алмый, аңа баш кирәк! Шуңа минем күпвакыт хәтерем кала. Белмәгән нәрсәне, минем белән сөйләшмичә, китапларга, газеталарга язалар. Без династиябез белән шул өлкәдә эшләдек. Китап кадәр китап чыгаргач, үземә килеп сөйләшергә тиешләр иде. Тегеннән бер хәбәр алып, моннан бер хәбәр алып, китап язалармы инде?!
Башта Салават Фәтхетдиновта эшләгән дип язган. Аннан гына Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән дигән. Ул китапны авторы миңа китереп бүләк итте. Кайткач, битен ертып ата яздым. Салаватта мин эшләгәч, ул чагында аңа 10-12 яшьләр чамасы гына була. Китап чыгарырлык кеше ул кадәр булырга тиеш түгел инде! Салаватның бер проектында катнаштым. Гомер буе Хәмдүнә Тимергалиева коллективында Хәмдүнә Тимергалиева булып эшләдем! Болай язып чыксалар, минем урында Салават та үпкәләр иде.
Үзәккә үткән үткәннәр
Хәмдүнә апага танылган артист булганчы Тәтешледә мәктәптә укытырга да туры килә. Җыр дәресләреннән тыш, укытучылар булмаганда, башка фәннәрне дә укыта ул. Билгеле, белеме һәм сәләте булмаганнарны андый вазифага алмыйлар да, балаларны да ышанып тапшырмыйлар.
– Бер укучымны яхшы хәтерлим. Гаиләдә алар җиде бала, ферма өендә генә яшиләр. Ашау-эчүгә бүленгәннән калган акчага аңа киемнәр ала идем. Директорның бер урынбасары, син ул калган акчаларны үзләштердең, дип, мине гаепли башлады. Аннан теге баланы алып кердем дә сорадым. Улым, бу киемнәрне кем алып бирде, дим. Теге, куркып кына: «Хәмдүнә апа алып бирде», – дип җавап бирде. Шундый яла ягуларны да күтәрергә туры килде миңа, – ди җырчы, үткәннәрен искә төшереп.
Тәтешледә эшләгәндә, булачак халык артистына бер бүлмә бирәләр. Фатир бирдек, дип, аның белән дә үзәгенә үтәләр.
– Казанга киткәндә, ул бүлмәне тапшырып та китмәдем, бирүчеләрнең үзләренә калды. Кемгә биргәннәрдер – анысы белән кызыксынганым да юк, – ди җырчы.
Мин халык җыя алмый торган артист түгел. Бөтен Россияне «дер» селкетеп эшләгән кешемен. Архангельскидан алып, Кытай чигенә кадәр бардым. Хәзер сугыш бара торган Луганск, Донецк Республикаларында революциягә кадәр күченеп киткән татарлар, башкортлар бик күп. Анда да чыгыш ясадык. Татар-рус программасы белән Кавказны да йөреп чыктык.
Әтисе вафатыннан соң, ул тәрбияләгән дистәләгән оя бал кортын карау Хәмдүнә апа җилкәсенә төшә. Шул елны Казан артистлары Башкортстан ягына гастрольләр белән килә һәм Хәмдүнә апалардан бал алып китә. Бал алырга килүчеләр арасында танылган биюче Ильяс Якупов та була. Җырчы кыз алар төркеме белән берничә концертта чыгыш та ясый. Шуннан аны Ильяс Якупов Казанга филармониягә чакыра.
1976 елның апрелендә Хәмдүнә апа Татарстан башкаласына юл ала һәм Ильяс Якуповларда туктала.
– Авылдан килгән, арыган, чак кына басып торам. Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов миңа өстән генә карады да, иртәгә килсен, диде. Икенче көнне исә мин Ильяс абыйның кызларының затлы костюмнарын киеп, прическалар ясап килеп бастым! Шуннан мине эстрада бүлегенә алып кереп тыңладылар. Ишек төбендә бәләкәй генә бер кеше утыра. Кердем дә аңа игътибарсыз гына карап куйдым. Ул вакытта эстрада бүлеген Абдулхак Шәгиев җитәкли иде. Мине тыңладылар да, Шәгиев теге кешедән сорый: «Йә, нәрсә, ничек?» – ди. «Бу кызны да алмасагыз инде! Бу бит авызын ачса, үзеннән-үзе җырлап тора», – дип җавап бирде теге кеше.
Урамга чыктык та, Ильяс абыйдан кем иде ул, дип сорадым. Ильяс абый: «Илһам Шакиров ул», – ди. Танымаганмын да, – ди Хәмдүнә апа, беренче тапкыр Казанга килгән вакытларын искә алып.
Башкортстан кызын Эмиль Җәләлетдинов төркеменә, Рабига Сибгатуллина бала ялына киткәч алырга вәгъдә бирәләр. Ә көзгә кадәр ансамбльдә эшләп торырга тәкъдим итәләр. Әмма андагы хезмәт хакы ашау-эчүгә дә җитәрлек булмый. Шуңа да, көз килермен дип, Хәмдүнә апа кире кайтып китә дә көзен генә килә. Октябрь аенда кабат Казанга килгән кыз бу калада гомерлеккә кала һәм менә 50 ел инде сәхнә тота!
Комментарийлар
0
0
Эйе,70яшьлек юбилеенда уфада миндэ булдым.сэхнэ ачылды,хэмдунэ килеп чыкты,зал аяк осте басты,Кул чаба....мин еладым....шатлыгымнан
0
0
0
0
Якташыбызны улеп яратабыз.?????
0
0
0
0
Сэоамэтлек телибез!
0
0
0
0
hичшиксез талант иясе!
0
0