Марсель Галиевның 80 яшендә ачылмаган серләре: «Үземне һаман 40 яшьтәгедәй хис итәм»
Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты шагыйрь Марсель Галиевкә 80 яшь.
Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты шагыйрь Марсель Галиевкә 80 яшь.
Замандашыбыз, чордашыбыз, әдәбиятның иң сүз тәмен тоеп язучы шагыйребез Марсель Галиевны күпләребез күреп, укып белә. Ул көн дә диярлек редакциябезгә килеп, безнең хәлләребезне сорашып китә. Вәкарь, горур адымнары белән беркадәр безне сагайта да ул.
Көчле шагыйрь, тел тәмен тоярга өйрәткән күренекле әдип, үткен телле публицист, фоторәсемнәр остасы безгә күптән үзенең мастер-классын уздырды инде. Шулай да без аның бүген күңел дөньясына үтеп керергә җөррәт иттек. Бөтен кешегә дә ачылмый ул. Бүгенге әңгәмәбезнең кунагы — Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты шагыйрь Марсель Галиев.
«МИН ШУЛАЙ КҮРӘМ»
— Хәерле көннәр, сүзне көтелмәгән сораудан башлыйк әле. Марсель Галиев кем ул?
— Син кем буласың дигән сорау — иң яратмаган сорау шул иде. Мин үземне берничек тә аңлата алмыйм. Армиядән кайткач, беренче мәхәббәтнең төнлә ишеген кактым — кайтасымны беркем белми иде. Шунда үземнең кем икәнен әйтә алмадым, ишекне дә тиз генә ачмадылар. Башта әтисе чыкты: "Кем син?«— ди. Тавышымнан танымый. Мин кем дип тә әйтә алмыйм, «Солтан абзый, ач ишекне», — дим. «Ә син кем соң?» — дип ярты сәгать шул сорау белән җәфалады.
Мин әйтә алмадым. Шулай итеп әнисе чыкты, ул да танымады. Ел ярымда тавыш үзгәргән. Шуннан соң ишекне ачып җибәрделәр, «И, Марсель син икәнсең бит», диләр. Кем син дигән сорау, һаман да минем өчен бик авыр сорау. Нәрсәләр эшләдем, ничек яшәдем мин. Ничек бу яшькә җиттем, ышанырлык та түгел, аптырап та куям.
— Марсель абый, без сезне яхшы беләбез. Күпләр сезне даһи диләр. Сез шуны сизәсезме?
— Сизмим, мин бу дөньялыкта күп эшләр эшләмәдем. Кайбер вакытта үкенеп тә куям. Күп язмадым мин. Барлыгы 10 томлык иҗатым бар. Ул бит күп түгел, кешеләр 100әр том язганнар. Ләкин мин аларны кызганам. 100 том язып, үз-үзеңне мәҗбүр итеп, үз-үзеңне әсирлеккә кую бит инде бу. Кәгазьгә, өстәлгә бәйләп кую бит ул, ә минем кешечә итеп яшисе килде. Уйнап-көлеп, сәяхәт итеп, шуңа күрә мин күп язмадым. Үземне дөрес эшләгәнмен дип тә уйлыйм.

— Язучы ничек яшәргә тиеш, иреклеме ул?
— Язучы үзенең геройлары әсирлегендә яши инде ул. Кеше белән сөйләшеп утырасыңмы, кунакта буласыңмы, бигрәк тә әсәр язган вакытта гел шуны уйлап утырасың. Ул яктан ирекле түгел, әлбәттә. Болай кешедә күңел иреге булырга тиеш. Цензура чорында да яздык бит, бик авыр чор иде ул. Һәрбер җәмләңә бәйләнәләр, аны син үзең дә сизәсең кайда бәйләнергә мөмкиннәр икәнен. Шигырьдә аны төреп биреп була. Алар аны сизми генә үткәреп җибәрәләр, ә прозада ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Цензура, дөресен әйткәндә, безнең башта утырды. Маңгайда безнең буынның чокыр булып цензура эзе калгандыр, дип уйлыйм.
— Марсель абый, әдәбиятның кайсы гына өлкәсен алма, сезнең бай иҗатыгызга юлыгабыз. Шигърият, проза, публицистикада иркенләп йөзәсез. Шулай да күңелегезгә иң якыны кайсы?
— Аларны аерып карап булмый. Шигырь язганда шигырьдән китмәм кебек. Прозага күчкәч, проза якын тоела. Менә хәзер ике елдан артык бер шигырь дә язганым юк!
— Нишләп?
— Юк. Һәм шигырьләрне яратмыйм, ахры дигән фикергә дә килеп куям.

Үзем җырлар җырламыйм
— Көчле шигырь-җырларыгыздан соң, бу сүзләрне кабул итеп тә булмый әле
— Җырлар бит алар башка. Җыр текстын бер-икене генә яздым. Башка беркайчан да җыр тексты язмадым. Җыр тексты шыгырьдән аерыла, ул гадиерәк булырга тиеш. Мисал өчен, «Су буенан әнкәй кайтып килә» дигән җыр «Җилдән артка калып тын гына» дип башлана иде. Шигырьдә ярый, ә композитор шунда ук бәйләнде миңа. Болай бармый дигәч, каз каурые алган кулына дип төзәттем. Үзем җырлар җырламыйм. Кайвакыт җырласам, хатын әйтә, нәрсә җырлаганыңны бераз чамалап була, ди.
— Күп язасыз, ә менә укыйсызмы? Кемнәрне укыйсыз бүген?
— Бүгенге көндә әзрәк укыйм. Болай төп классик әсәрләрне, чит ил әдәбиятын укыдым инде мин. Рус әдәбиятын да, татар әдәбиятын да яхшы беләм. Заманында бер көндә «Собор Парижской богоматери» укып чыктым. 900 битне бер көндә укыдым. Имтиханга дип укыдым. Ул чакта тулай торакта торам, бераз һава алырга дип урамга чыктым. Шунда күз алдыннан кара шәүләләр йөгерә башлады.
Шулхәтле укыганмын, үземнең хәлем беткәнен дә аңламаганмын. Хәзер алай укыган юк. Бүген сәяси автобиографик әсәрләр укыйм. Шул ук Максим Горькийның «Литературные портреты» китабын кулымнан төшермим диярлек. Иң яраткан китабым ул. Толстой, Чеховлар турындагы язмалары укырга кызыклы. Төрле язучылар белән ничек аралашкан ул — шуларны яратып укыйм.

Сөйләшкәндә кешенең авызы нәрсәдер эшләргә тиеш
— Сезнең иҗаттыгызда да нәкъ шундый истәлекләр, онытылып бара торган шәхесләр белән бәйле вакыйгалар, безне татар әдипләре белән таныштыруыгыз шундый күңелгә якын. Бу кадерле истәлекләр ничек язылды?
— Аларны язарга, дөресен әйткәндә, шул ук Горькийның йогынтысы зур булды. Мин көндәлекләр беркайчан алып бармадым. Көндәлекләр алып барган кешеләргә гомер буе кызыктым. Шуңа да күңел дәфтәрендәге бик күп әйберләр юкка да чыкты. Ә чынлыкта мин кемнәр белән, ничек сөйләшкәннәрне тавышларына кадәр яхшы хәтерлим. Меңләгән кеше турында яза алмадым.
Юл йөргәндә дә бик күп кешеләрне таныдым. Кемнедер белер өчен аның белән юл йөрергә кирәк. Командировкаларга эш буенча еш барырга туры килде. Хезмәт хакы да бик түбән иде ул вакытта. Ә очрашу-аралашулар, мине язар әле дип, кешеләрне махсус миңа якынайткан кебек булды.
— Шулай да кем турындагы истәлекләрне күңелегезгә бик якын итеп яздыгыз?
— Нәби Дәүли. Мин аны бик ярата идем. Чын ир кеше иде. Ул әсирлектә булган. Аның «Яшәү белән үлем арасында» әсәрен ятлап бетергән идем. Кич утырганда безгә җыелалар. Әти лампаның куыгын бик шәп чистарта иде. Якты була. Өстәл артында йә кабак төше, йә көнбагыш ашап утыралар. Чәй эчү соңыннан була иде. Болай кабак төше, көнбагыш төше тәмләп ашала. Кабыгы пирамида кебек өелеп кала. Сөйләшкәндә кешенең авызы нәрсәдер эшләргә тиеш. Клубта да гел көнбагыш ашау иде ул вакытта.
Клуб идәне гел көнбагыш кабыгы белән япма була иде. Кышка капчык белән көнбагыш әзерли иделәр. Олылар янында китап укыйм, кайчак карамыйча гына укый башлый идем. Миңа: «китапка карап укы», — диләр иде. Әсәрне инде ятлап бетергәнмен. Мине болар үземнән чыгарып укый дип уйлыйлар. Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» әсәрен шунда әллә ничә тапкыр укыдым. Соңыннан үзе белән сөйләшергә, бергә йөрергә туры килде. Пленда ул немкада хезмәтче булып тора. Истәлекләр күп.
«Май яга иде дә, соңрак аны пычак белән сыдырып алып, май эзе калган ипине миңа ыргыта иде» дип сөйли иде Нәби ага. Ул алай гына булмаган, ахыры. Нәби Дәүли мут кеше иде. Хатын-кызның кулын тотканнан соң, кулын алырга да оныта иде ул. Учында җибәрмичә тора иде. Бервакыт ул Белгиягә хатыны белән баргач, 1980 еллармы икән, шунда ул шул теге май яккан ханымны күреп килергә рөхсәт сорады. Китапны бирергә уйлады. Тик аңа өстән рөхсәт итмәделәр. Менә әсирләрнең һәрберсе үлчәү ясый икән. Ул үлчәү чебен кунса да сизә торган була. Шулкадәр сизгер үлчәү.
Меңләгән үлчәү җыела боларның. Биргән ризыкны үлчиләр. Ипинең һәр валчыгын да үлчи бу. Шулкадәр микъдарда төгәл үлчәнә, һәрберсе алданмаска тырыша. Немецлар боларны чыгарып тезә. Тентеп үлчәүләрне алып чыгып өяләр. Ут төртеп яндыралар. Их, сез, бер-берегезгә ышанмыйсыз. Шул бетерәчәк сезне диләр боларга. Миңа бервакыт нишләп Нәби Дәүли турында язасың, диделәр.
Ул бит инде сәләт ягыннан әлләни түгел, ди берәү. Эчтән генә син үзең дә әлләни түгел, дим. Болай сөйләшү минем кәефне җибәргән иде. Ул аны нигә минем турыда язмыйсың кебек әйтте. Ә Нәби Дәүли юл йөрергә кызык кеше иде, чын ир иде. 9 майда күкрәкләре медаль тулы ветераннар килә, ә аның берние юк иде. Аннан соң истәлекле медаль бирделәр, шуны тагып йөрде ул.
АЛТАЙ ТАУЛАРЫ
— Сезнең өчен чикләнгән темалар булдымы?
— Язылмаган темалар күп. Күбрәк дөньяны күрергә кирәк булган.
— Андый үкенү бармы? Күп йөрдегез бит.
—Испаниягә барганнан соң язган идем. Син күп илдә булдың инде, диләр. Күп илләргә йөргән кебек кенә тоела ул. Гел үзең генә бара алмыйсың бит инде. Кайчак иптәш таба алмадым. Алтайга баруны да 5 ел көттем. Разил бергә барырбыз диде дә, бергә бармадык. Аннары автобус белән баруны оештырдым. Раил Садриев, мин, Ләбиб Лерон бергә киттек. Белоруссиядән башладык. Польша, Германия, Франция, Италия, Австрия. 12 көн йөреп кайттык. Бик шәп сәяхәт булды ул. Анда юллар шәп, ардырмый. Төннәрне автобуста чыктык.
— Марсель абый, чыннан да юл йөрергә яратасыз. Соңгы вакытларда кайларда булдыгыз?
— Бу араларда гына юк. Менә Алтайда 5 мәртәбә булдым.

6 ел узды
— Алтай хакында аерым сорамакчы булам. Ул гаҗәеп рәсемнәр. Хәтердә калдыру осталыгы гына түгел, күз белән күрү осталыгы бар сездә. Күңел күзе белән карау. Ул рәсемнәрне кайлардан табып бетердегез сез? «Мин шулай күрәм» кебек рәсемнәр сериясе турында сөйләгез әле.
— Алтайда шактый йөрергә туры килде, инде әллә ничә фотоаппарат алдым. Башта кесә фотоаппараты бар иде. Чыга торган телефон фотоаппараты миндә генә иде. Казан артында фотолар төшереп йөрдем. Алтай буенча ике альбом чыгардым. «Мин шулай күрәм» — ул икенче китап. Беренче китапта чын табигать сурәтләнә, моралларны күп төшердем. Икенче китапта әзрәк абстракция бара
Шунда тауларга җәяү менеп йөрдем мин. Тауларга менү бик авыр. Минем пульс шунда 36 булган. Хәл китә иде, тик йөрәк хәлсезлеген белмәдем. Табиб пульсны әйтеп шаккатырды. Бер-ике көн үлчәде дә, шифаханәгә җибәрде. Соңрак миңа йөрәк эшләсен өчен ясалма стимулятор куйдылар. Бер-ике ай куймыйча да йөрдем әле. Ә ул бер төшкәч, күтәрелми икән. Миллионга якын торганын куйдырттым, шуннан соң нормальләште. Куйганда бераз тоткарландылар болар.
Нидер сөйләшәләр. Соңрак синең ике тамыр булып чыкты бит, диләр. Кешеләрнең төп тамыр берәү генә була, минеке икәү булган. Кайсысына ялгарга белмичә аптыраганнар. Ул миллион кешегә берәү була, ди. 6 ел узды. Бернинди борчу юк. Башта куркып йөрдем. Ишекләрдән кергәндә уңайсыз, аэропортларда үтеп-чыгып булмый.
— Йөрәк тауларда сиздердерме?
— Юк, ул үзе «слабый» булган. Мин аны белмичә йөргәнмен. Шунда тауда каласы да булганмын. Хәл чыннан да бетә иде. Ташлар арасыннан менәргә кирәк бит. Тигез юл түгел. Альбомнарны ясау уе таулардан кайткач туды. Аннан фоторәсемгә төшерергә махсус та бардым. Кырымда да төшердем. Төркиядә таулар матур, аларга тыныч кына карап булмый.
«БЕЗ — БАЛТАЧЛАР-ЯРПАЧЛАР»
— Сүзгә кайтыйк әле. Сезнең шигърияттә дә, әдәби әсәрләрдә дә сүзнең үз тәме бар. Ул башка кешедә кабатланмый. Мин әле даһилык та шуннан киләме икән дим. Сүз тәмен тоеп язу, гыйбарәләр куллану — каян килә бу тапкырлык? Тәҗрибәме, күңел халәтеме?
— Аны мин үзем дә әйтә алмыйм. Туган як теле инде ул. Безнең якта профессор, тел белгече Флера Сафиуллина булган иде. Фольклор экспедиция белән булды ул. Телнең төп үзәге шушында икән, диде. Азнакай, Мөслим, Минзәлә ягында, дип китте. Ә болай сүз байлыгы Арча ягыннан көчлерәк бездә. Аларның теле саерак. Ә бездә тел бик бай. Кайбер сүзләрне онытканмын да инде.
Әсәрләргә килеп керә ул. Кайвакыт искә төшереп куям. Бездә җан тарыга дигән сүз бар. Тарая түгел. Тарыга, кысыла җан. Мәгънәсе шул ук, тик тагы да төгәлрәк. Аннары соң бик матур сүз бар. Бер редактор сызган иде дә. Ярпач дигән сүз, ул бераз мактанчыгырак, характерны белгертә. Безнең авылны балтачлар-ярпачлар диләр иде. Бераз мактанчык халык. Ярлысы бай булып күренә, бае сиздерми. Ярпач матур сүз бит. Арча ягында юк ул.
Дөресен генә әйткәндә образлы фикергә Рөстәм Кутуйдан өйрәндем. Шигырьләреннән түгел, шагыйрь буларак бик ошамый иде. Аның прозасы шундый образлы. Руслар да шакката иде. Андый тел башкада кабатланмый. Менә шуннан өйрәндем. Еникидан да түгел. Еникиның дөрес тел. Башкаларны уку, кемнәндер өйрәнү кирәк ул. Үзеңнең ничегрәк язганыңны шулар аша чамаларга кирәк.

— Марсель абый, без шаккатып, мөкиббән китеп, «Рух» китабы белән җенләнеп йөргән идек бервакыт. «Рух» китабының чыккан вакыты. Ул публицистиканың бер биеклегеме? Без аны укыганнан соң, аңыбызны да җыя алмыйча тордык. «Рух» нәрсә тәэсирендә шулай язылды?
— Мин аны үзем дә аңлата алмыйм, ул ниндидер бер халәткә керүдер инде. "Рух"ны язганда шулай булды. Мин язганда ук шундый зур озын булды дип уйлаган идем. Күп яздым бит дим, машинкада басканда 80 бит булып чыкты. Мин инде 250 бит язганмындыр кебек уйлаган идем. Тирәнгә кереп китү мине шулай алдап та куйды. Аны мин шундый халәткә кереп яздым. Аны аңлатып булмый. Ничектер язганда тышкы дөньядан аерыласың, Һәрбер прозада алай ук булмый ул.
Андый халәткә кереп китеп булмый. Монда махсус шундый булды инде. Татарның үзенчәлекле моментларын сурәтләп каласы килде инде. Хәзер үзем дә бераз аптырап гаҗәпләнеп укыйм аны. Бүген болай яза алмас идем. Ул чакта язылган ул.
— Язучылар бер якта калган шикелле. Социаль челтәрләрдә язучыларны күрмибез дә. Бармы сез социаль челтәрләрдә? Каян табарга була сезне?
— Юк, социаль челтәрләрдә юк. Үземнең чыкканым да юк. Кайчак шигырьләрне куям. Радиоларга биргәлим. Җырларны бирәләр инде алар. Прозаны укыганнарын ишеткәнем юк.
— Күп иҗат итәсез. Юмор-сатира аша да күп фикерләрегезне белдердегез. Бүген үз укучыңны табу кыенмы?
— Җанр буенча гына күп тоела инде ул. Болай күп түгел бит әсәрләрем. "Тимә, яшәсен«нең икенче бүлеген һаман язып бетереп булмый. Бер ел буе махсус язмыйча тордым. Кәеф юк. Дөньяның болгануын авыр кичердем. Дөнья бер рәткә килерме икән, шунда бетерермен дигән уй гына бар.
Миңа бервакыт «Нигез» дигән повестем чыккач соң, Шәриф Хөсәенов дигән драматург болай дип әйткән иде: «Син аны шундый матур тел белән язгансың. Шунысы кызганыч, моны аңлап, кабул итә торган кешеләр бетеп бара». Ул вакытта җүләр сүз сөйли дип уйлап куйдым әле. Бу хәлләрне искәрми тора идем. Телнең бетеп баруын сизмәгәнмен ул чакта. Соңрак та шаккатып уйлап куйдым. Ул бит аны дөрес әйткән. Бу — 1985 еллар тирәсе иде.

— Марсель абый, китаплар әз чыгардым, формат ягыннан гына төрле-төрле дип әйтәсез. Шулай да басылып чыккан китапларыгыз арасында иң кадерлесе кайсысы?
—"Рух" китабы. Анда «Догалы еллар» дигән әсәрләр кергән. Нишләп син шулай дип исем куштың, диләр. Ул диннең ераклашкан вакыты. Монда бит бер җөмлә бар, сез бит аны игътибар белән укымыйсыз дим. Миңа мәктәпкә киткәндә Салиха әби, әтинең апасы дога укып тәрәзәдән карап кала иде. Мин аны сизә идем.
Аннары Казанга дип тау башына менеп киткәндә әни йә баскычка чыгып, йә капка баганасына сөялеп дога укып кала иде. Сизеп торам. Өченче карчык, минем хатынның әнисе. Шулай ук дога укып торды. Ул аны сиздереп укый иде. «Сиңа бик догалы булганнар, мин шуны сизәм», — диде ул. Өч карчык миңа гел дога укып тордылар. «Дагалы еллар иде ул, ә минем өчен догалы еллар» булдылар. Бер җөмлә белән генә әйтеп киткәнмен. Шуңа күрә «Догалы еллар» дип атала ул.
— Бүген сезгә кемнәр терәк булып тора. Без сезнең тылны белмибез. Өйдә кемнәр бар?
— Өйдә хатын, кыз бар. Кызыбыз аерым тора. Икесе дә доцент алар. Берсе — медицина буенча, хатын инде тарих буенча доцент, укытучы. Китаплары бар.
— Алар сезне укыйлармы?
— Укыйлар, кыз татарча яхшы белә. Балалар бакчасына баргач, башта русча өйрәнә алмыйча йөрде. Бабай кул астында, Уфада үсте ул. Мин Уфа кияве. Хәзер галимәләр арасында яшим. Хатын-кызның акыллы булуы бер яктан караганда җайлы әлбәттә. Тыныч, аңлыйлар сине. Мин үзем дә сабыр кеше. Элек кыланчыклык бар иде. Хәзер бик сабырландым. «Мин болай идеммени» дигән шигырь дә бар. Олыгая-олыгая сабырланасың икән ул.
— 80 яшь сизеләме Марсель абый?
— Ул рухта, күңелдә сизелми.
— Күңел ничә яшьтә икән?
— Үземне гел 40 яшьләрдәге кебек тоям. Тән сиздереп куя билгеле, төрле авырулар булгалый. Ә болай кеше әйтмәсә, үземнең яшемне онытам. 80 дип гел искәртә башладылар. Туктале кайтып карыйм әле уйларымны таратып, гомернең бер 20 елын сикереп кенә үтмәдем микән мин дип тә куям. Кай арада 80 яшь җиткән.
Ул элекке мәгънә белән караганда бик зур яшь. Хәзер, әлбәттә, 90га җиткәннәр дә күбәйде. Вакыт тизләште, ахыры дип уйлыйм мин. Сизелә ул. Менә мин никадәр иртә уянсам да, җитешә алмый калам, инде сәгать 9 тулган була. Төшкә кадәр тиз үтә. Аннан соң бераз сабырлана. Элек алай түгел иде. Вакыт бик озак үтә иде.

— Авыл белән шәһәр арасында вакыт аермалыгы сизелә. Икесендә ике вакыт шикелле
— «Җәяүле вакыт» дигән әсәрем бар минем. Авылда атлы вакыт булды бит. Аннары бу техникалар вакытны тизләтте, ахыры.
— Язучы дигән кешенең һөнәр иясе буларак кадере бик булмады. Хәзер язучы дигән һөнәр аерым теркәлсә, моңа ничек карыйсыз?
— Фейктыр ул дим. Бу илдә тәккә генә акча бирерләр бар, ышанмыйм.
— Юкка түгел бит, язучылар да зур миссияне үтиләр
—Халык язучысына дип акча түлиләр. Күп түгел инде ул. Элек язучының хәле әйбәтрәк иде. Бөтен яхшы иҗат йортлары диңгез буенда урнашкан иде бит. Алар бик арзан булды. Ялта, Прибалтикада бар иде шундый ял йортлары. Безгә бераз эләкте әле ул. Анда 45 сум түләп бара идек. Әле барганда ярдәм акчалары да биреләр. 24 көн ял итә идек. Хәзер путевка 12 көннән артмый.
Ул вакытта бер повесть тәмамлап кайта идем мин. Барган саен шулай язып кайта идек. 24 көн бик күп булган. Әле аның берничә көнен калдырып та кайтабыз. Кыш көне Малеевка, Мәскәү урманнарында ял итәргә яраттым. Мостай Кәримнәр кебек башка язучылар белән шунда аралаштык. Хәзер йөрмибез. Васильевога барабыз. Ләкин тегендә атмосферасы башка иде бит. Анда язасы килеп кенә тора иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
300 грант — 50 миллион сум! Татарстан укучыларын яңалык көтә
-
#Интервью
Марсель Галиевның 80 яшендә ачылмаган серләре: «Үземне һаман 40 яшьтәгедәй хис итәм»
-
#Кыскача яңалыклар
«Шәһри Казан» — «СМИротворец-2026» бәйгесенең шорт-листында!
-
#Сәясәт
8,5 млрд сум дефицитлы бюджет: кайсы өлкәгә акча күбрәк эләгәчәк
-
#Авыл
Татарстанда котырган мәчеләр кешеләргә ташлана: берничә районда карантин кертелергә мөмкин
Комментарийлар