Ул - сыйфатлы, мәгънәле, көе башкаларга охшамаган булырга тиеш.
Ир-егетнең юлдашы ─ тәвәкәллек, дип юкка гына әйтмиләрдер. Үзенең тырышлыгы, җаваплылыгы белән аерылып торган баянчы, музыкант, педагог Илнур Ганиев әнә шундый асыл затларның берсе.
Илнур яшь буында музыкага, төрле уен коралларына карата мәхәббәт тәрбияли. Һәрвакыт иҗат дәрте белән янып яши ул. 2012 елда Казанда узган “Татар моңы”нда лауреат исемен, 2017 елда Кырымда узган “Алтын мәйдан” фестиваль-конкурсында (концертмейстерлар арасында) 1нче урынны яулый. Ике тапкыр “Яңа татар җыры“ конкурсы лауреаты. Без аның белән очрашып, иҗат юлы хакында сөйләштек.
─ Илнур, сүзебезне балачак елларының истәлекле мизгелләреннән башлыйк әле. Гармун моңнары ничек әсир итте сине?
─ Минем музыкага тартылуым очраклы түгел. Әниебез Зәйтүнә бик матур җырлый иде. (Апас районы, Зур Болгаер авылына килен булып төшкән ул). Аның “Җидегән чишмә” җырын моңлы итеп, киң сулыш белән сузып җибәрүләре истән чыкмый. Әти яшь чагында гармунда уйнаган. Абый да яшьтән өйрәнде. Үзем кечкенә чагымда кулыма китап алып, гармун тарткандай хыялланып йөри идем. Миңа 11-12 яшьләр булгандыр, күршебез Рамил абый үзәкләрне өзәрдәй итеп гармунда уйнап, кызлар янына китә иде. Шул чактан бирле 40 елга якын вакыт үтсә дә, аның җырлавы бүген дә колакта яңгырый.
Ул көннәр, ул көннәр ─ йөрәктә, йөрәктә
Яратып яшәве кыен да рәхәт тә…
Минем уй-хыялларымны сизгәндәй, әти-әни миңа гармун алып кайтып бирде. Шул чакта ничек сөенүләремне әйтеп аңлатырлык түгел иде. Көн саен гармунда уйныйм. Рамил абыйдан да кайбер көйләрне өйрәндем. Күбрәк радио тыңлап, аннан отып кала торган идем. 11нче сыйныфка җиткәндә баянда уйный башладым. Аңа курай да өстәлде. Әни ягыннан әби белән аның апасы курайда оста уйнаган. Әлеге уен коралына мәхәббәт алардан күчкәндер, ─ дип уйлыйм.
─ Димәк, киләчәктә сәнгать юлыннан китәчәгең авылдашларың өчен дә яңалык булмаган.
─ Үземне башка өлкәдә күз алдына да китермәдем. Шуңа күрә музыка белән бәйле уку йортын сайладым.
─ Уен коралында ничек кенә оста уйнасаң да, музыка белеме бирүче уку йортларында нота белмәгән авыл баласын колач җәеп каршы алмыйлар бит әле.
─ Чыннан да, шулай булды. Мәдәният һәм сәнгать институтына барсам, музыкаль белем кирәк, ─ дип алмадылар. Аннары педагогика институтының музыка факультетында да шул ук сүзләрне ишеттем. Шуннан соң музыка училищесына юл тоттым. Ул чактагы директор Резеда Сабитовская укытучылар белән бергә баянда уйнавымны тыңлап карады да: “Нота белмәгән килеш ничек болай яхшы уйнарга өйрәндең?”,─дип сорадылар. Шунда ук баян классына укырга алдылар. (Укытучым ─Гөлнара Вәлиева).Тырышып укыдым, хәтта училищеда кунарга калып шөгыльләнгән чакларым да булды. Тырышлык бушка китмәде. Укуымны яхшы билгеләренә тәмамлаганнан соң, пединститутның музыка факультетына барып кердем. Анда Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев миңа һәрвакыт өлге булды.
─ Син студент елларыннан бирле зур сәхнәдә. Танылган артистлар белән эшләү ничек булды?
─ Әйе, 2нче курстан ук Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли башладым. Аннары Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхабиева, Миңгол Галиев, Флюра Сөләйманова, Фердинанд Сәлахов кебек күренекле җырчыларга уйнау да зур тәҗрибә булды.
─ Үз алдыңа куйган максатларга һәрвакыт ирешәсеңме?
─ Максатыма ирешүдә әнинең йогынтысы да булгандыр. Ул миңа беркайчан да югалып калмаска куша торган иде.
4нче курста мине музыка тарихы кызыксындыра башлады. Үземә “Татар халык көйләрендә борылмалар” дигән тема алып, доклад белән укытучылар, студентлар алдында чыгышлар ясарга туры килде. Институттан соң аспирантура тәмамладым. Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татар дәүләт фольклор ансамблендә эшләү дә зур тәҗрибә булды. Айдар абый мине үзләренә яраклаштырып, яңадан уйнарга өйрәтте. Шуның өчен аңа рәхмәтлемен. Ансамбльләрдә эшләгән чакта үзебезнең мәдәниятне күп кенә чит илләрдә күрсәттек, ике арадагы дуслык җепләрен тоташтыручылар идек,─ дисәм дә ялгыш булмас. Мин 25 илдә булырга өлгердем.
─ Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал, ─ диләр. Йөргән җирләрдән нинди тәэсирләр белән кайтасың?
─ 2018 елда без Зөһрә Сәхабиева белән Г.Тукай әсәрләреннән төзелгән концерт программасын Италиядә дә (Татар оешмасы чакыруы буенча) күрсәтеп кайткан идек. Аны бик яратып калдылар. Кабат килүебезне үтенгәч, икенче елда җырчыларны да алып бардым. Милләттәшләр классик җырларыбызны яраттылар. Италиялеләргә русларның “Катюша”сы ошый икән. Итальян көйләрен уйнап күрсәткәч, бигрәк тә сөенделәр. Кайсы гына чит илләрдә булсак та, безнең янга килеп бармакларны тотып карыйлар иде. Иң гаҗәпләндергәне шул булды.
─ Тел белмәгән килеш чит илдә йөрүнең кыенлыгы да булмый калмыйдыр бит.
─ Мин аспирантурага кергәндә немец телен өйрәнгән идем. Әмма Германиядән тыш, башка илләрдә ул телдә сөйләшүнең кирәге булмады, дияргә була. Аннары инглиз телен үзләштердем. Кая гына барсам да,үзем белән сүзлек алам.
─ Илнур, син укытучыларыңны хөрмәт белән искә аласың. Бүген үзең күп яшьләргә остаз. Берьюлы берничә урында эшләргә ничек өлгерәсең?
─ Остаз үзеннән соң рәхмәтле укучыларын калдырырга тиеш. Бүгенге көндә мәдәният һәм сәнгать институтының югары музыка мәктәбе факультетында студентларны баян, гармун, думбра, курай кебек уен коралларында уйнарга өйрәтәм. Анда халык уен кораллары ансамбле оештырдым. Оркестр өчен эшкәртмәләр язам. Сәнгать мәктәбенең 16нчы гимназиясендәге филиалында һәм Казан шәһәр филармониясендә балалар белән эшлим.
─ Син бит әле җырлар да язасың. Ул хакта ишетеп белүчеләр дә сирәктер.
─ Мин күп җырлар язып, популяр булуны үземә максат итеп куймадым. Беренче җырым 2002 елда язылган иде. Җыр язганда минем таләбем: сыйфатлы, мәгънәле шигырь, көе башкаларга охшамаган булырга тиеш. Җырыма иң элек хатыным Айгөл бәя бирә.
─ Гаиләң белән якыннанрак таныштырсаң иде.
─ Айгөл аспирантурада белем алды. Ул ─ филология фәннәре кандидаты. Кызыбыз Нурзиләгә ─ 14, улыбыз Нуриханга ─ 12 яшь.
─ 1 ноябрьдә узачак концертың хакында да әйтеп уз әле.
─ Анда мине тамашачы җырлаучы буларак та күрә алачак. Студентларымны, балаларны күрсәтәсем килә. Минем җырларны танылган җырчылар башкарачак. Тамашыларны көтеп калам.
Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.
Комментарийлар