16+

Уку йортында ук акча эшләргә өйрәтәләр

Максатлары – борынгыдан килгән һөнәрләребезне саклап, яшьләргә сеңдерү.

Уку йортында ук акча эшләргә өйрәтәләр

Максатлары – борынгыдан килгән һөнәрләребезне саклап, яшьләргә сеңдерү.

Һөнәрчелек
Рухи байлыкны саклау һәм ныгыту, милли традицияләребезне торгызу әһәмияте турында соңгы елларда күп сөйлибез. Әмма сүз белән генә ерак китеп булмый, билгеле. Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы кебек уникаль мирасыбызны саклау юнәлешендә җир җимертеп эшләүчеләр булу мөһим. Уку йорты инде 60 ел дәвамында борынгыдан килгән кул эшләре традицияләрен түкми-чәчми үсеп килүче буынга тапшыра, иң сәләтле һөнәрчеләрне әзерли. 1963 елдан башлап, ул 12 меңләп алтын куллы белгеч үстергән. Техникум директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Раушания Сәүбәнова белән кул эшләре аша милли үзенчәлегебезне саклау турында сөйләштек. 

- Раушания Кияметдиновна, IT-технологияләр һәм инновацияләр артыннан куып, берара кул эшләреннән тәмам читләшкән идек. Һөнәрчеләр әзерләүче уку йорты өчен бу бик катлаулы вакытлар булгандыр? 
- Мин 2010 елда бик мөшкел хәлдәге уку йортына җитәкче булып килдем. Халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы, ул чакта әле 40нчы һөнәри техник училище иде, Гвардейский урамындагы бинаның ярымподвал өлешендә урнашкан. Җиһазлар юк, кул эшләренә өйрәтердәй остазлар җитми, студентларны да үзебез эзләп йөри идек. Бик авыр вакытлар булды бу. Шул чакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшкәннән соң,  34нче һөнәри лицей белән берләшеп, шул бинага күченергә булдык. Анысы да түбәсез, җылылык торбалары шартлап беткән йорт иде. Әмма типовой булгач, төзекләндерүгә акча бүлеп бирергә вәгъдә ителгәч, мин аны үз кулыма алырга ризалаштым. 2012 елда без яңартылган бинага күчендек. Осталарыбызны Санкт-Петербургта, Мәскәүдә укытып кайтардык. Бүген Халык сәнгате һөнәрчелеге техникумы үзе Ресурс үзәккә әверелде.

- Бүген кул эшләре ул – искелек калдыгы дигән фикердән котылып булдымы? Һөнәрчелеккә тартылган яшьләр арттымы?
- Студентларны үзебез эзләп йөргән заманнар артта калды. Хәзер безгә яшьләр үз теләге белән килә. Техникумга укырга керү өчен конкурс та узарга кирәк әле. Әйтик, “Дизайн” юнәлешендә бер урынга – 4,5 бала, “Декоратив-гамәли сәнгать»кә – 3, “Ювелир”га – 2,5, “Сәнгатьле бизәү эшләрен башкаручы” юнәлешенә 2 бала дәгъва итә. Халык үзенең кыйбласына кайта башлады. Рухи кыйммәтләребезне, әби-бабаларыбызның мирасын саклау әһәмиятен аңлау барлыкка килде. Шуның белән бергә, һөнәрчелек ярдәмендә акча эшләү мөмкинлеге бар икәнен дә күрә башладык. Техникумга җиһазлар сатып алып, студентларны яңа технологияләр белән эшләргә өйрәтергә тырышабыз. Бу да һөнәрчелек үсешенә зур этәргеч бирде.

- Уку йорты бүген ничә белгечлек буенча укыта?
- Мин җитәкче итеп куелганда, нибары 6 юнәлеш буенча һөнәрчеләр әзерләү башкарыла иде. Хәзерге вакытта студентлар 10 һөнәр үзләштерәләр. Дизайн, декоратив-гамәли сәнгать, зәркәнчелек юнәлешләрен булдырдык, хәзер менә IT юнәлеше буенча укытуны да керттек. Студентларыбыз өчен бушлай түгәрәкләр оештырыла, алар үзләре сайлаган юнәлеш белән генә чикләнеп калмыйча, башкаларын да үзләштерә ала. 

- Сез кул эшләренә генә өйрәтеп калмыйча, нәкъ менә милли үзенчәлекләребезне чагылдырган эшләнмәләр булдыручы осталар үстерүгә зур игътибар бирәсез...
- Безнең миссиябез шундый. Һәрбер милли эшләнмәдә тарих ята. Безнең максат – үзебезнең кыйблабызны торгызып, милләтне, борынгыдан килгән һөнәрләребезне саклап, яшьләргә сеңдерү. Без татарларның гореф-гадәтләрен генә түгел, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт һәм башка милләтләрнең традицияләрен дә өйрәтәбез. Элек кешеләр үзенең милли үзенчәлеген киемендә чагылдырырга оялса, бүген халкыбыз, киресенчә, төрле элементлар белән моны ассызыкларга тырыша. 

- Кулдан эшләнгән милли әйберләрнең бәясе шактый кыйммәт булуына зарланучылар бар...
- Тулысынча кулдан эшләнгәне ул – эксклюзив. Әйе, анысы кыйммәт. Әмма бүген күп процессларны автоматлаштыру бара. Тамбурлы чигүне дә, ришельены да машина ярдәмендә башкарып була. Мондый эшләнмәләрнең бәясе инде бермә-бер арзанрак. Йөзләгән мең данәдә җитештерелгән киемнән, аксесуарлардан алар кыйммәтрәк, әмма алмаслык бәя түгел.

- Ә машина ярдәмендә эшләнгәч, алар кул эше булып исәпләнә аламы?
- Машина чиксә дә, ул кул эше булудан туктамый. Чөнки аның нигезендә дизайнер хезмәте ята, төсләр сайлау, аларны программалаштыру – барысы да кеше хезмәте.

- Техникумны тәмамлаганнан соң, сез әзерләгән белгечләр тормышта үз урынын табамы, алган белемнәрен алга таба да кулланамы?
- Безнең техникумны тәмамлаучылар тормышта югалып калмый. Үз предприятиеләрен ачып җибәрүчеләр, үзмәшгуль булып теркәлеп эшләүчеләр күп. Спорт костюмнары тегүчеләр, кием реконструкциясе белән шөгыльләнүчеләр бар, зәркәнчелек юнәлешендә эшләүчеләр шактый – Яшел Үзәндә 5-6 кеше, Казанда – дистәләп, Азнакайда, Чирмешәндә һәм башка шәһәрләрдә үз эшләрен башлап җибәрүчеләрне беләбез, пәрдәләр, букчалар тегәләр, керамикадан савыт-саба ясыйлар һәм башкалар. Үзебездә укып чыккан студентларның дистәләбе техникумда остазлар булып калды.

Әңгәмәдәш – Гүзәл Насыйбуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading