16+

Үсмернең “начар тәртибе” артында нәрсә яшерелгән?

Яшүсмер хуплау күрми икән, аның үз-үзен тотышында куркыныч симптомнар күзәтелергә мөмкин.

Үсмернең “начар тәртибе” артында нәрсә яшерелгән?

Яшүсмер хуплау күрми икән, аның үз-үзен тотышында куркыныч симптомнар күзәтелергә мөмкин.

Баласының үсмерлек чорына аяк басуын һәр әти-әни берникадәр курку белән көтә. Иң тыныч, иң юаш улың яки кызың да бу вакытта танымаслык булып үзгәрергә мөмкин. Шул ук вакытта күчеш чоры олылар өчен генә түгел, балаларның үзләре өчен дә катлаулы вакытларның берсе. Аны мөмкин кадәр җиңеллек белән үткәрү ысуллары турында гаилә психологы Миләүшә Хәйретдинова белән  өйләштек.

-    Иң беренче итеп, үсмерлек чорының кайчан башлануын билгелик. Бер баланың күчеш яшенә иртәрәк, ә икенчесенең соңрак керүе нәрсә белән бәйле?
-    Заманча мәгълүматлар буенча, үсмерлек чоры 11дән 20 яшькә кадәрге вакытны колачлый. Бер бала күчеш яшенә иртәрәк, ә икенчесенең соңрак аяк басуы, беренчедән, бала җенесенә бәйле. Кызлар пубертат чорга, малайларга караганда, иртәрәк керә. Моңа баланың физиологик һәм психик үзенчәлекләре, кызларның, малайлардан аермалы буларак, иртә өлгерүе сәбәп булып тора. Моннан тыш, баланың шәһәрдә, авыл җирлегендә яшәве, кайсы илдә һәм нинди климатта үсүе дә йогынты ясый.

-    Бу чорда яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышындагы үзгәрешләр нәрсә белән аңлатыла, ни өчен алар үз хис-кичерешләрен контрольдә тота алмый?
-    Үсмерлек чорында баланың физик үсеше эмоциональ үсешне узып китә. Икенче төрле итеп әйткәндә, бала физик яктан олы кеше рәвешенә керә, ул үз тәненең үзгәрешләрен күрә, әмма эмоциональ яктан бу үзгәрешләрне җайга салырга әле әзер түгел. Моның белән бәйле рәвештә көчле эмоциональ чагылышлар күзәтелә. Кагыйдә буларак, яшүсмерләр кискен фикер йөртә. Алар өчен өчен төсмерләрнең дифференциациясе юк – барысы да ак яки кара. Үсмерләр вәзгыятьне драматизацияли, һәм бу нормаль күренеш.
Өлкән кешенең, беренче чиратта ата-ананың, бурычы – баланың артык эмоциональлеген тыныч кабул итү, яшүсмерне борчый торган хәл аның өчен никадәр кыйммәтле булуын аңлау, аны тыңлау, хисси якынлык саклау, ашыкмау, игътибарлы булу. Шуны аңларга кирәк, әти-әнигә билгеле бер ситуация фаҗигале булып тоелмаса да, үсмер аны шулай кабул итәргә мөмкин. Яшүсмер янәшәсендә олы карашлы, үзен тотрыклы тотучы ата-ана булганда, яшүсмер үз эмоциональ халәтен җайга салырга өйрәнәчәк.

-    Үсмерлек чорының нинди чагылышлары норма һәм аларны бары тик уздырып җибәрергә генә кирәк, ә кайсы очракта инде белгечкә мөрәҗәгать итү зарур?
-    Яшүсмер чак ул – беренче сынаулар, экспериментлар, гашыйк булу, беренче чын фиаско. Бу яшькә бер үк вакытта уңайсызлану, оялу, дәртләнү, азарт, экстрим һ.б. хас. Яшүсмерләр дуслык, мавыгу аша үз-үзен өйрәнеп, «Мин кем, мин нинди?» дигән сорауларга җавап табарга омтыла. Кирелек, агрессия, авторитетка каршы көрәш тә шуның чагылышы. Нәкъ шуннан мәктәптә укытучылар һәм сыйныфташлар белән конфликтлар, хәтәр хәлләргә, маҗараларга эләгүләр туа. Шулай ук бу яшьтә иң мөһим урын яшьтәшләргә бирелә, мәктәпкә кызыксыну югалырга, билгеләргә битарафлык барлыкка килергә мөмкин. Бу мәсьәләләрне яшүсмер тормышы белән кызыксыну, бу күренешләр артында нәрсә торганын аңлау юлы белән хәл итәргә мөмкин. Яшүсмер хуплау күрми икән, аның үз-үзен тотышында куркыныч симптомнар күзәтелергә мөмкин. Үз-үзенә аңлы рәвештә җәрәхәтләр салу теләге, суицидаль уйлар, депрессия, туклану режимы бозылу, бәйлелекләр барлыкка килү кебек күренешләр хас икән, белгечләр ярдәме мәҗбүри.

-    Күчеш чоры сизелмичә генә узарга мөмкинме, бу өлкәнрәк яшьтә проблемаларга китермәсме?

-    Үсмерлек чоры «бик тыныч» үтә икән, бу бала һәм аңа әһәмиятле кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә ниндидер проблемалар күрсәткече булырга мөмкин. Чөнки яшүсмернең автономиялелеккә, физик, эмоциональ бәйсезлеккә омтылышы һәрхәлдә бәрелешләр, конфликтлар, каршылык китереп чыгара. Әгәр яшүсмер үз теләкләрен, карарларын якламый, һәрнәрсә белән ризалаша икән, бу дөрес түгел. Киләчәктә кыяфәтендә, киенү рәвешендә, үз-үзен-тотышында яшүсмерлек чагылышы булган өлкәннәрне күрәчәкбез.  

-    Өлкәнәя барган бала белән диалогны дөрес итеп ничек төзергә, төп игътибарны нәрсәгә юнәлдерергә?
-    Яшүсмер өлкәннәрдән аерымланырга (сепарарацияләнергә) омтылса да, эчтән ул кайгыртучан ата-анага мохтаҗ. Шуңа күрә үсеп килүче балаң янында булу, аны озата бару, авыр кичерешләрен күрү, аңа бер дә җиңел түгеллеген аңлау, аның фикеренә, кыйммәтләренә, карарларына ихтирам күрсәтү мөһим. Үз тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз, аның яшендә сезгә дә шулай ук авыр булуын һәм бернигә дә карамастан, сез һәрвакыт аның янәшәсендә икәнне ассызыклагыз.

-    «Ата-аналар һәм балалар» конфликты борын-борынгыдан килә, баладан бөтенләй ераклашмас өчен, аның начар тәртибен дөрес итеп кабул итү ысуллары бармы?
-    Начар тәртип – педагогик төшенчә. Мин үзем, психолог буларак, баланың үз-үзен бу рәвешле тотышында вазгыятькә иҗади җайлашуын күрәм. Мондый күзлектән караганда, ата-ана яки укытучы тарафыннан “начар тәртип” дип кабул ителгән күренешләр артында үсмернең борчулары, өзгәләнүләре ята, бу аның өчен мөһим ихтыяҗ. Шуңа моның белән “көрәшергә” түгел, ә баланың үзен ни өчен нәкъ менә шулай тотуын, аның нәрсә әйтергә теләвен аңларга кирәк. Еш кына, бала аңа авыр һәм ярдәм кирәклеген башкача ничек хәбәр итәргә белмичә, шушы юлны сайлый. Шуңа баланы ачуланырга ашыкмагыз, башта ачыклык кертергә тырышыгыз. Күпчелек әти-әниләр “авыр” яшүсмер белән күзгә-күз очрашкач, ачу, көчсезлек тоя. Әгәр дә сезгә мөстәкыйль рәвештә моны хәл итү кыен икән, белгечкә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз.

-    Бүгенге яшүсмерләр моннан 10-15 ел элек булган яшүсмерләрдән аерыламы? Аларга нинди үзенчәлекләр хас?
-    Мин заманча яшүсмерләрнең үзләре нәрсә теләгәнен төгәл белүен, үз омтылышларында һәм карарларында кыюрак булуын күрәм. Бу, минем карашка, бик яхшы. Икенче яктан, хәзерге заман яшүсмерләре интернет һәм төрле техник җайланмалар чорында, мәдәни-тарихи үзгәрешләр вакытында яши, шуңа алар үз тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч вакыйгалар йогынтысына аеруча дучар. Үсмер янәшәсендә булырга, аның омтылышларын һәм кызыксынуларын сүрелдермичә, шул ук вакытта аның тормышы белән кызыксынып яшәргә кирәк.

-    Үсмерләрнең ата-аналары ешрак нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә? Яшүсмерләрнең проблемаларны хәл итүгә күпме вакыт таләп ителә?
-    Ата-аналарны барыннан бигрәк яшүсмерләрнең үз-үзен бәяләве түбән булуы, сыйныфташлар һәм укытучылар белән конфликтлар, яшүсмерләр һәм ата-аналар арасындагы аңлашылмаучанлык, укуга кызыксыну булмау, уен бәйлелеге борчый. Алдарак билгеләп үтелгән катлаулырак ситуацияләр дә була: үз-үзенә зыян салу теләге, депрессия һ.б. Кайбер сораулар вакытны азрак, икенчеләре күбрәк таләп итә, бу баланың һәм әти-әнинең үзгәрешләргә әзерлегеннән дә тора. Кызганычка, белгечкә бик соң, үсмернең үз-үзен тотышын үзгәртергә ике яктан да зур көч куелуе таләп ителү дәрәҗәсенә җиткәч кенә киләләр.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading