Ленинград блокадасы хакында без китаплардан укып, кинолардан күреп кенә беләбез. Әлеге коточкыч көннәрнең бүгенге көндәге исән шаһитлары ул вакытта әле бала булган. Алар өлкәннәр белән бөтен мәхшәрне үз җилкәләрендә күтәргән. Ачлык, үзәккә үтәрлек кышкы салкыннар, чарасызлык... Канлы яшь белән төренгән 871 көн һәм төн, еллар узса да, аларның хәтерендә бүгенге...
Гадилә ханымның әнисе Нурзидә апа, 18 яшендә Ленинградка китеп, Башкортстаннан килгән Гыйләҗ исемле егеткә кияүгә чыга. Сугыш башланганчы аларның бер кызлары гүр иясе була. Гаилә башлыгы фронтка китеп бара. Шул чагында берсеннән-берсе кечерәк ике нарасые белән калган хатынына ул:
- Мине биш ел көтәрсең дә, кайтмасам башка кешегә кияүгә чыгарсың. Миңа яраган холкың башка кешегә ярар, - дип әйтеп калдыра.
Ленинград чолганышында калган халык ниләр генә күрми ул чакта. Нурзидә апа һәр көнне төпчек баласы имәргә тиешле 200 грамм күкрәк сөтен тапшырып, ике сабыена ашату өчен соя сөте сатып алып, манный боткасы пешерә башлый. Әмма яшь балага ул ботка ярамаган булып чыга. Малай ике өч көн эчендә эче авыртудан үлеп китә.
Гадилә ул чакта үлемнең нәрсә икәнен аңлап җиткерми. "Кая куйдың Зөфәрне?" - дип әнисен аптыратып бетерә.
Тревога булган саен яшь ана баласы белән төенчеген алып убежищега йөгерә торган була. Ул чакта бер бүлмәдә өч-дүрт гаилә яши. Ирләре сугышка киткән хатын-кызлар кич утырып оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Гадилә исә ач булганлыктан, йоклый алмыйча, елый-елый ашарга сорый. Нурзидә апа яшереп куйган аз гына ипи кисәген сабыеның ялвара-ялвара сузган кулларына тоттыра. Баласын үлем тырнагыннан саклап калу өчен хәленнән килгәнчә тырыша ана кеше. Иренең күн итеген ике кило каткан жмыкка (хайван ашый торган азык) алыштыра. Тамагы ачкан саен кыз шул азыкны суырып йөри башлый.
Гадиләнең әнисенә курьер булып та йөрергә туры килә. Бервакыт ике хатын-кыз кыйнап, аның ипи ала торган карточкасын талап алалар. Шул чакта торак хуҗалыгы җитәкчесе Нурзидәне милициягә җибәрә. Караңгы подвалга төшеп барганда нәрсәгә абынганын да аңламый ул. Күзләре ияләшкәч караса... рәт-рәт мәетләр сузып салганнар.
Тагын әллә нинди коточкыч хәлләрне күрергә туры килер иде әле аларга. Бәхеткә, Нурзидә апа кызы Гадиләне алып иренең туган ягы Башкортстанга кайтып китә. Кыз башта бөерләре, аннары үпкәсе авыру сәбәпле, хастаханәләрдә ята. Ул һәр төнне "Тревога, бомбят" дип кычкырып, саташып уяна башлый. Шуннан соң әнисе аңа куркулык койдыра.
Иренең "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәрен ишеткәннән соң, Нурзидә апа баласы белән Казанга әнисенең сеңлесенә кайтып төшә һәм гомер буе үзенең яраткан ирен көтеп яши. Ичмаса, төшләремә дә керми бит, дип өзгәләнеп йөри торгач, бер генә мәртәбә төшендә күрә ул аны.
Казанда укытучы һөнәрен сайлаган Гадиләсе үзенә тиң ярны әнисенең туган җире - Мамадыш якларыннан таба. Гыйлемхан абый хәрби кеше булганлыктан, аларга ил гизеп йөрергә туры килә. Венгрия, Германия кебек чит илләрдә яшиләр. Гадилә апа исә анда частьтагы хәрбиләрнең балаларын укыта. Әтисе турында берәр мәгълүмат табасы килү теләге аңа гомер буе тынгылык бирми. 1961 елда беренче тапкыр Ленинград шәһәренә барып, элекке күршеләрен эзләп таба ул. Әмма никадәр генә тырышса да, бүгенгә хәтле әтисенең кайда җирләнүен дә белә алмаган.
Гадилә апа белән Гыйлемхан абыйның бергә яшәүләренә быел 57 ел тула. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Марат табиб һөнәрен сайлаган, кызлары Әлфия - бухгалтер. Гадилә апа лаеклы ялда булуына карамастан, кул кушырып утырмый. Бәйләргә, чигәргә ярата.
Бүгенге көндә ветеранны борчыган нәрсәләр дә бар. Ленинград блокадасында катнашучыларга элек берәр шәһәргә ике елга бер мәртәбә бушлай барып кайтырга мөмкин булган. Шулай ук пенсияләренә өстәмә түләнгән. Бүген исә аена 1000 сум бирелгәнгә күрә, аларга шәһәр транспортында юл йөрү өчен түләми башлаганнар. Ленинград блокадасында катнашучыларның да сафлары сирәгәя бара. Алар исән чагында үзләренә кадер-хөрмәт күреп яшәп калсыннар иде.
Фото: web-balancer-main.rian.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар