16+

Рәссамнарның җәе быел ник каникулсыз узган?

Татарстан Рәссамнар берлеге өчен быелгы җәй чыннан да каникулсыз булды дияргә ярыйдыр. Чөнки пленерларга бай булды ул.

Рәссамнарның җәе быел ник каникулсыз узган?

Татарстан Рәссамнар берлеге өчен быелгы җәй чыннан да каникулсыз булды дияргә ярыйдыр. Чөнки пленерларга бай булды ул.

Кырымлы эшләр көтәбез

Җәй башы белән бер төркем рәссамнар - Зөфәр Гыймаев, Анатолий Пашин, Альберт Шиабиев, Александр Бусыгин, Әлфия Ильясова-Саргин, Зимфирә Бикташева, Рәшид Төхбәтуллин Кырымда бер ай дәвамында иҗади командировкада булдылар. Казаннан ук бер кечкенә генә автобуска шактый гына эшләр төяп юлга кузгалган рәссамнар бара-барышка Бакчасарайның Хан сараендагы картиналар галереясында кырыклап эш белән күргәзмә ачтылар.

- Соңыннан җиде эшне галереяга бүләк иттек. Икенче күргәзмә Феодосиянең Борынгылык музеенда узды. Анысында исә 50дән артык эш куелып, биш-алты эшне шулай ук истәлеккә калдыр­дык. Анатолий Пашин балаларга осталык дәресләре дә бирде, - ди Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев.
Кырым пленеры вакытында эшләнгән эшләрне тиздән Казан тамашачысы да күрер дип өметләнәбез.
Кырымда иҗади хезмәттәшлек киләсе елга да дәвам итәчәк, диләр рәссамнар. Чөнки Татарстан рәссамнары хәзердән үк киләсе елның июнендә - ­Россия көне уңаеннан, Симферопольдә күргәзмә эшләргә чакырулы.

Кырымнан кайтуга, Чувашиянең Батыр районы, Тархан авылында ике атна дәвамында узган Халыкара Кокелев пленерында да катнашты татар рәссамнары. Ул да 2007 елдан бирле рәссамнар өчен үзенчәлекле бер иҗат мәйданы булып тора. Чувашиянең профессиональ сынлы сынгатенә, Харьков академик рәсем мәктәбенә нигез салган Алексей Кокел (1880-1956) истәлегенә багышлап уздырылучы пленер быел Чабаксар, Мәскәү, Самара, Казан, Уфа, Минск рәссамнары катнашында узды.

Нефть төбәгендә

Татарстанның көньяк-­көнчыгыш төбәгендә дә рәссамнарның активлыгын билгеләп узарга кирәк. Биредә Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев тирәсендә туплана алар. Шунысы бик мөһим, син бу берлектән, бу теге берлектән дигән әйбер юк. Мәйдан һәркем өчен ачык. Егермешәр, утызар, иллешәр рәссам катнашында Баулыда, Азнакайда, Бөгелмәдә бер-бер артлы пленерлар узды.
28 рәссам катнашындагы Азнакай пленеры, гомумән дә, зур вакыйгаларга туры килүе белән истә калды. Районның 85 еллыгын билгеләп узган көннәр иде ул. Әлбәттә инде, Азнакайдан 22 чакрым ераклыктагы Тымытык авылында (элеккеге район үзәге), Чатыр тау итәкләрендә, шәһәр урамнарына сибелеп эшләп яткан рәссамнар да бу тантанадан читтә калмады. Шушы җирлектә туган, әле буяулары да нык­лап кибеп өлгермәгән өр-яңа эшләре белән шәһәр уртасында күргәзмә ясадылар. Меңләгән кеше карады ул күргәзмәне.



- Һәр пленер ул - мәктәп. Без рәссамнар анда бер-беребездән өйрәнәбез. Шуңа күрә дә пленерны калдырмаска тырышалар да. Мин үзем Азнакайда бер атна гына булдым, әмма бик канәгать. Тымытык белән Башкортстанны Ык аша салынган күпер тоташтырып тора. Ул якларда булганым юк иде. Бик ошады. Ык буенда берничә этюд эшләдем. Тауларны рәсемгә төшердем. Чын портретка вакыт күбрәк кирәк, шулай да өч көн эчендә этюд эше кебегрәк чыкса да, район башлыгының портретын ясадым, - ди Зөфәр Гыймаев.

Анатолий Данилов Чувашиядән. Пленерларда рәссам үсә дигән фикердә ул да. Рәссамнар арасында шундый сүз дә бар: аз укуына, аз эшләвенә карамастан, иң көчсез рәссамнан да нигә дә булса өйрәнеп була - аңарда да ниндидер яхшылык бар. Әлбәттә, бөтен кеше бер дәрәҗәдә була алмый. Ә инде янәшәңдә Чабаксар университетының живопись факультеты профессоры Анатолий Данилов кебек оста туры килгән икән, андыйлардан өйрәнергә дә өйрәнергә генә кала. Зәй егете Сергей Дмитриевка шундый форсат чык­ты пленерда. Анатолий Данилов аның шәхсән үзенә мастер класс бирде. Бу останы - Лениногорск, Азнакай, Бөгелмәдә рәттән өч пленерда күрергә була иде.

- Анатолий Даниловның йогынтысы зур, ул безгә бик ярдәм итә. Хатыны Әлфия ханым Әлмәттән булганлыктан, алар бу якларга гел икәүләшеп киләләр. Зур-зур форматтагы эшләрне ике, ике сәгать ярымда ясап китерә. Аның белеме, тәҗрибәсе, сүзе безгә бик кирәк. Олы рәссамнарның гадилегенә шаккатам. Аннан соң без рәссамнар Азнакай җиренең табигатенә таң калдык. Чатыр тавының түбәсенә менеп, иртән кояш чыгышын да тасвирларга тиеш булганбыз икән әле, - ди Мөдәррис Минһаҗев, Чатыр тавының иң югары катына менгәч пленер тәэсирләре белән уртаклашып.



Чаллыдан педагог-рәссам Рауза Иванованың да күңелендә әле булса җәйге пленерлар җуелмаган.
- Кайвакыт бер үк күренешне ике кеше дә ясарга мөмкин. Чагыштырасың. Ул ничек күргән дә син ничек? Өйрәнерлек кешеләр бар иде. Кызганыч, яшьләр аз булды. Шәхсән үземә Азнакай җитми калды. Эх, тагын бер биш көн булса дидем. Чөнки анда күз төшәрлек әйберләр шактый. Мәрхәмәт паркы, Гаилә паркындагы сыннар... Шуларны кертеп нидер эшлисе килеп калды. Гомумән, җәйге пленер иҗатка зур стимул бирде, - ди ул.
«Чаллының «Энергетик» мәдәният сараендагы сәнгать салоны директоры Мария Фадееваның да күптәнге теләкләре чынга ашты дияргә була. Беренче тапкыр Тверь өлкәсенә академик дачага барганнан бирле, җиде ел дәвамында ул һәр пленердан соң, кайчан инде үзебезнең Татарстанда да шулай бергәләп эшләрлек иҗат мәйданнары булыр икән, дип кайта торган булган.

Матурлыкны читтән эзлисе юк

Ул, кем әйтмешли, аякка уралып йөри. Басу-кырларда, тау итәкләрендә иркенләп таралып йөргән авыл көтүләре дә, үзе бер дөнья булып утырган карт өянкеләр дә кул сузымы гына бит. Әле шунда юк-юкта кырыйдан гына ат арбасына яңа чапкан печәнен салып авыл агайлары үтеп китә. Берсен дә уйлап чыгарасы түгел.

- Азнакайның Уразай авылы янында шундый бер урын таптым, кай якка борылып утырсаң да - үзе бер гаҗәеп картина, - ди әнә Мария Фадеева да.
Зәй сәнгать мәктәбендә 16 ел педагог булып эшләүче Сергей Дмитриев, иң беренче тапкыр пленер дигән сүзне Лениногорск сәнгать училищесына кергәч ишеткән идем, шуннан бирле пленерларга йөрим, тулысынча табигатьтән тәм табам: кыш буе балыкта, җәен-көзен җиләктә, гөмбәдә, ди. Һәм, әлбәттә инде, аның һәр табышы киндергә иңә баруына шик калмый.

Бөгелмәдә әле күптән түгел генә эшен йомгаклаган IV төбәкара пленер шулай ук үзенең масштабы, кабатланмас осталык дә­ресләре белән истә калды. Россиянең халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъза-мөхбире Николай Соломинның катнашуы пленерның дәрәҗәсен бермәбер арттырды.
Пленерларны ике якка да файдалы булырлык итеп оештыру бик зарур. Әйтик, әнә югарыда телгә алынган һәр пленерда рәссамнар һәр шәһәрдә 25әр эш калдырды. Үзе өр-яңа бер галереяга нигез салырлык эшләр. Ә иң мөһиме: ул ниндидер читтәге экзотик сюжетка корылган түгел, ә нәкъ менә син күреп, танып белгән, җанга якын күренешләр, шушы төбәкнең мөхтәрәм кешеләре сурәтләнгән эшләр. Җыеп кына әйткәндә, рәссамнар десант булып төшкән теләсә кайсы төбәк ота, тарихка кереп кала. Бер генә теләк: җирле рәссамнар да читтә калмасын иде бу пленерлардан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading