16+

Агачларны кышка әзерләү буенча киңәшләр

Хәзер агач-куакларга ашлама кертә башларга кирәк. Бу эшне октябрь уртасына кадәр төгәлләгез.

Хәзер агач-куакларга ашлама кертә башларга кирәк. Бу эшне октябрь уртасына кадәр төгәлләгез.

Көннәр җылы торса, октябрь ахырына кадәр мөмкин. Черемәгез булса: 
2 еллык агачларга - 0,5 чиләк черемә һәм 1 стакан көл
3-4 еллык агачларга - 1 чиләк черемә һәм 1.5 стакан көл
5-6 еллык агачларга - 2 чиләк черемә һәм 3  стакан көл
7-8 еллык агачларга - 4 чиләк черемә һәм 5 стакан көл
11-12 һәм аннан да картрак агачларга 5-6 чиләк черемә һәм 3 литр көл кертергә кирәк.

Әйләнә-тирәсен ярты көрәк тирәнлегендә йомшартып, шушыларны салып балчык белән бераз күмеп җибәрегез. Яки көлен сибеп, күмеп чыгыгыз да черемәне өстән салыгыз. Черемә тамырларны суыктан да саклаячак. Болар булмаса, суперфосфат белән сульфат калий сибегез. 
2 еллык агачларга - 1 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 аш кашыгы калий сульфаты
3-4 еллыкларга - 1.5 аш кашыгы суперфосфат һәм 2 аш кашыгы калий сульфаты
5-6 еллыкларга -  3 аш кашыгы суперфосфат һәм  3 аш кашыгы калий сульфаты
7-8 еллыкларга -  4 аш кашыгы суперфосфат һәм 4 аш кашыгы калий сульфаты
9-10 еллыкларга - 5 аш кашыгы суперфосфат һәм 5 аш кашыгы калий сульфаты
11-12  һәм аннан да картларына - 7 аш кашыгы суперфосфат һәм 10 аш кашыгы калий сульфаты

Карлыган, җиләк, крыжовник, жимолость һәм башка куакларга 1 кв метрга 1 стакан көл, ярты чиләк черемә сибәргә. Суперфосфат, калий сульфаты – 1 кв метрга 1 аш кашыгы. Әйләнә-тирәсенә сибеп күмәргә. Яки әзер фосфорлы калийлы ашлама алып сибегез. 

Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading