16+

Бакыр купоросын бакчада ничек дөрес кулланырга? Белгеч киңәше

Яңгырлар күп яву аркасында бакчада төрле корткычлар, авыру тудыра торган микроорганизмнар, шул исәптән гөмбәчекләр баш калкыта башлый.

Бакыр купоросын бакчада ничек дөрес кулланырга? Белгеч киңәше

Яңгырлар күп яву аркасында бакчада төрле корткычлар, авыру тудыра торган микроорганизмнар, шул исәптән гөмбәчекләр баш калкыта башлый.

Аларга каршы иң ышанычлы чара – бакыр купоросы, дип ышандыра белгечләр. Шул ук вакытта препаратны дөрес кулланырга кирәклеген дә искәртә алар. «Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» Татарстан филиалының сынау лабораториясе мөдире Илсур Якуповтан без бакыр купоросын ничек кулланырга кирәклеге турында сораштык.  

Бакыр җитмәвен үсемлектә ничек танырга?

– Бакыр купоросы составындагы төп элемент – бакыр, ул фотосинтезда, аксым һәм углевод алмашынуда катнаша. Бакыр җитмәгәндә, үсемлектә төп процесслар бозыла, бу үсеш тукталуга һәм уңышның кимүенә китерә, – ди белгеч. – Бакыр микроэлемент булганлыктан, аның җитмәве үсемлекнең өске ярусында урнашкан яшь яфракларда күренә – җепселләр арасы саргая. Аннары бу урыннарда һәм яфрак читләрендә таплар барлыкка килә. Шулай ук үсемлекнең чәчәкләре коела, бөреләре кибә, җимешләр вагая.

Бакыр купоросы шактый агрессив, шуңа күрә аны вегетация чорында кулланырга киңәш ителми. Профилактика максатларыннан да файдаланмыйлар. Җәй көне бакыр купоросын куллану бары тик төгәл күрсәтмәләр һәм минималь дозаларда гына рөхсәт ителә.

Дача. Фото: ТИ

Бакыр купоросын кайсы очракларда кулланырга ярый?

– Мәсәлән, томатлар һәм бәрәңгене фитофтороз билгеләре булганда һәм яфраклар белән сабакларда көрән төстәге тимгелләр барлыкка килгәндә эшкәртәләр, әмма исегездә тотыгыз: уңыш җыюга 20 көн кала. Парша, монилиоз (җимеш черегәндә) күзәтелгәндә, алмагач, груша, сливаны да эшкәртергә була. Тутык авыруы булганда розалар һәм декоратив куакларны, – дип ачыклык кертә Илсур Якупов.

Лаборатория мөдире сүзләренчә, эремә дозировкасын җитештерүче төргәктә күрсәтергә тиеш. Һәм аларны төгәл үтәргә кирәк. Һәр үсемлек өчен үз дозировкасы: 

  1. - фитофтороз билгеләре булган томат, бәрәңге һәм борычны: 10 литр суга 5-7 грамм бакыр купоросы эремәсе, 100-150 грамм сабын салып эшкәртәләр. Бары тик авыру куаклардагы яфракларның аскы ягын гына эшкәртәләр. 
  2. - парши һәм монилиоза табылганда, җиләк-җимеш агачларын: 10 литр суга 10 грамм бакыр купоросы эремәсе һәм 100 грамм сабын. Агачның кәүсәсен, скелет ботакларын һәм зарарланган яфракларны гына эшкәртергә кирәк, җимешләренә тидермәгез.
  3. - тутык авыруы күзәтелгәндә розалар һәм декоратив куаклар: 10 литр суга 5-7 грамм бакыр купоросы эремәсе, 100 грамм сабын.

Дача. Фото: ТИ

Эремәне пыяла яки пластик савытта әзерлиләр. Башта бакыр купоросын 50 градуска кадәр җылытылган 1 литр суда кирәкле күләмдә эретәләр, аннары күләмен 10 литрга җиткерәләр, эремә яфракка сеңсен өчен кер сабыны өстиләр. 

Теплицаны бакыр купоросы белән ничек эшкәртергә?

«Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге»нең сынау лабораториясе мөдире урынбасары Ульяна Полканова бакыр купоросын бары тик авыруның ачык билгеләре булганда гына һәм минималь концентрацияләрдә, тәүлекнең туры килә торган вакытында, инструкцияне барлык куркынычсызлык чараларын катгый үтәгәндә генә файдаланыгыз дип искәртә. Профилактика максатыннан һәм җиңел очракларда куркынычсызрак биопрепаратларга һәм халык чараларына өстенлек бирергә кирәк, ди. 

Дача. Фото: ТИ

Аныңча, бакыр купоросын теплицаларны эшкәртү өчен дә кулланырга була. Бу процедураны язын яки көзен теплицада авыру гөмбәчекләрдән, корткыч бөҗәкләрнең личинкаларыннан арыну өчен үткәрәләр. Моның өчен 10 процентлы эремә әзерләнә, дип кисәтә Ульяна Полканова. Әмма иң элек теплицаны чүп-чардан чистартырга, аннары яхшы итеп юарга, ярыкларны герметик белән капларга, ә металл өслекләрне аш серкәсе белән ышкырга кирәк. Шуннан соң гына теплицаны эчке яктан бакыр купоросы белән эшкәртергә мөмкин. Кипкәннән соң процедураны берничә тапкыр кабатлау мөһим.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading