16+

Бер башы 120 граммга җитә! Мул уңыш бирүче сарымсак сортлары

Түтәлләрне даими рәвештә эшкәртеп, сарымсакның укларын даими алып, төпләрен йомшартып торып та, уңыш сөендерерлек булмаска мөмкин.

Бер башы 120 граммга җитә! Мул уңыш бирүче сарымсак сортлары

Түтәлләрне даими рәвештә эшкәртеп, сарымсакның укларын даими алып, төпләрен йомшартып торып та, уңыш сөендерерлек булмаска мөмкин.

Мул уңыш нигезе — орлыкка бәйле икәнен тәҗрибәле бакчачылар яхшы белә. Шуңа да сезгә сыналган берничә сорт хакында мәгълүмат тәкъдим итәбез.

«Любаша». Әгәр дә эре башлы сарымсак үстерергә телисез икән, бу сортны читләтеп үтеп булмый. Дөрес эшкәртеп, тукландырганда, бу сорт сарымсакның бер башы гына да 100-120 граммга җитә. Тырнаклары — 4-7 тирәсе. Аны көздән утыртырга була. Хуш исле һәм әче тәмле. Җыйганнан соң озак саклана.

«Шадейка». Чагыштырмача яшь сорт. Үзе эре, шул ук вакытта, салкын кышка да чыдам. Шуңа да аны курыкмыйча көздән утыртырга мөмкин. Башы 80-100 гр чамасы, 6-8 тырнактан тора. Тәме кискен әче түгел. Бу сорт ук чыгара, аларны вакытында кисәргә онытмаска кирәк.

«Добрыня». Әлеге сортлы сарымсак зур түгел — 50-60 гр, 10-14 тырнаклы булып үсә. Шуңа да аны ашау өчен дә, орлык буларак та куллану уңайлы.

  • Бу сорт соң өлгерә. Сарымсак башлары тыгыз, кабыгы ачык төстә. Тәме ярымәче. Добрыня сортлы сарымсак кышка чыдам һәм Россиянең урта полосасында яхшы уңыш бирүе белән аерыла. Уңыш өлгергәч үк җыеп алырга киңәш ителә. Яхшылап киптергәннән соң гына кышка сакларга куярга мөмкин.

чеснок. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading