16+

Декабрь аенда бакчада нинди эшләр көтә?

«Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова кышның беренче аенда бакчада нинди эшләр көткәнлеге турында сөйли.

Декабрь аенда бакчада нинди эшләр көтә?

«Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова кышның беренче аенда бакчада нинди эшләр көткәнлеге турында сөйли.

Беренче кар төшкәннән соң, кирәкле урыннарда кул астындагы материаллардан койма урнаштырып, кар тоту буенча даими эш алып барырга кирәк. 
Билгеле булганча, кыш башы аючикерткә (медведка) белән көрәшү өчен уңайлы вакыт. Алар кыш көне җылы тирестә кышларга ярата. Бакчада зур булмаган, әмма тирән чокыр казып, аны тирес белән тутырыгыз. Аннары, суыклар башлангач, тиресне, бөҗәкләре белән бергә, бакчага юка гына итеп сибеп чыгыгыз. Суыкта бөҗәкләр катып үләчәк. 

Ябышкак кар күп яуса, йомшак тукыма белән чорналган такта яки щетка ярдәмендә ботакларны кардан арындырыгыз. Ләкин агачларны селкетмәгез һәм аларга сукмагыз. Кышын алар сыгылмалылыгын югалталар һәм сынарга мөмкиннәр. 

Бакчаны кимерүчеләрдән саклау мөһим – кар төшкәнче җиләклекне чыршы, өрәңге, юкә, усак, карлыган яки тирәк ботаклары белән каплагыз. Кимерүчеләр бу үсемлекләрнең исләрен бик үк яратмыйлар. 

Кыш көне бакча куяннарның да яраткан урынына әверелә, алар җимеш агачларының һәм куакларының кайрысы белән сыйланырга яраталар. Озын колаклардан котылу өчен, ай башында агач һәм куак кәүсәләрен махсус катнашма белән эшкәртегез. Моның өчен бер кашык карбол кислотасына бертигез күләмдә алынган тирес һәм балчык кушып болгатыгыз. Шулай ук кәүсәләрне тыгыз крафт-кәгазь, рубероид яки киселгән чыршы ботаклары белән чорнарга мөмкин. 
Бакчаны корткычлардан чистартып тора торган канатлы дусларыбыз турында да онытырга ярамый. Кыш алар өчен чын сынау булып тора, шуңа күрә җимлекләр эләргә һәм даими рәвештә кошларны ашатырга кирәк.

Бакча техникасын һәм инвентарьларны бер кат карап чыгыгыз, төзәтергә кирәк булганнарын ремонтлагыз. Секаторларны җыеп кую алдыннан аларны ацетон белән чистартырга, сабын суында юарга һәм яхшылап киптерергә кирәк.

Түбәсе ишелмәсен өчен поликарбонат теплица өстендәге карны көрәп төшерегез. 
Тотрыклы каты салкыннарга кадәр җимеш агачларын (чия, төче чия, слива, алыча, тернослив, абрикос һәм башкалар) 3 процентлы бордо сыекчасы белән эшкәртеп калдыру яхшы булыр иде. 

Әгәр бакчада декоратив ылыслы агачлар үссә, мондый үсемлекләрнең ябалдашларын шпагат белән тарттыру һәм берничә кат мешковина белән ябу отышлы. Бу эшне кар ява башлаганчы башкарырга кирәк, югыйсә ылыс һәм ботаклары җитди зарарланырга мөмкин. 

Ноябрьдә агачларны санитар кисү эшләрен бетермәгән булсагыз, моны декабрьнең беренче ункөнлегендә, һава температурасы 10 градуска кадәр булганда дәвам итәргә мөмкин. Алмагач, груша, айва һәм башка шундый агачларның корыган һәм авыру ботакларын кисеп алыгыз, ә төшлеләрне язга кадәр калдырыгыз. Хәзер, агач ябалдашлары яфраклардан арынгач, кышка урнашып калкан корткыч бөҗәкләрне күрү җиңелрәк. Шуңа күрә аларны секатор яки сучкорез белән кисегез. 

Кыш – бакча кишәрлегенең ландшафт дизайнын үзгәртү буенча планнар төзүнең иң яхшы вакыты, аларны яз көне үк тормышка ашыра башларга мөмкин.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading