Яшелчә һәм җиләк җимешләр – витаминнар чыганагы, әмма аларны куллануда да чикләүләр бар.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы көн саен 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итә. Бу нормага әһәмият бирүчеләр генә аз. Шул ук вакытта яшелчә һәм җиләк-җимешләрдәге микроэлементлар яшәеш өчен мөһим процессларда катнаша. Шул ук вакытта аларны белеп ашарга кирәк. Әйтик, кайбер кешеләргә аерым төр яшелчәләрне термик эшкәртүдән соң гына кулланырга ярый. Үсемлек ризыгының бер ишеләрен күпләп ашау зыянлы булган очраклар да шактый.
Кайсы иң файдалысы?
Рационны төзегәндә продуктларның гликемик индексына игътибар юнәлтергә киңәш ителә. Аның дәрәҗәсе югарырак булган саен, артык тән авырлыгы һәм шикәр чире үсеш алу куркынычы булган кешеләр өчен бу продуктларның файдасы да кимрәк һәм аны рационга да сирәгрәк кертү хәерле. Шул ук вакытта гликемик индексы 35кә кадәр булган продуктларны көн саен кулланырга да мөмкин. Болар – пешкән яшелчәләр: баклажан (гликемик индексы – 10), брокколи кәбестәсе (10), чәчәкле кәбестә (30), ак кәчәнле кәбестә (15), татлы борыч (15), үз согындагы ташкабак (15).
Максималь файда алу өчен, диетологлар рационны җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән төрлеләндерергә киңәш итә:
- куе яшел яфраклы яшелчәләр: шпинат, кәбестә, брокколи K витаминына, кальцийга һәм тимергә бай;
- кабаклылар гаиләсеннән булган яшелчәләрдә: ташкабакларда, кыярларда калий күп, ул организмны артык судан арындырырга һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшен җайларга булыша;
- цитруслылар: әфлисун, лимон, мандарин – С витамины чыганагы, ул иммунитетны ныгыта һәм тимерне үзләштерүгә ярдәм итә;
- Брюссель кәбестәсе, чәчәкле кәбестә, торма антиоксидантлар һәм ялкынсынуга каршы көрәш өчен кирәкле кушылмаларга ия;
- кузаклылар: фасоль, борчак, ясмык – аксым һәм клетчатканың искиткеч чыганагы;
- ачык төсле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: кишер, кабак, батат, татлы борыч, помидорда күз һәм тире өчен файдалы каротиноидлар бар;
- җиләкләр: кырпак, караҗиләк, кура җиләге, мүк җиләге – организм күзәнәкләрен зарарланудан саклаучы көчле антиоксидантлар;
- авокадо һәм зәйтүн – баш мие һәм йөрәк эше өчен кирәкле файдалы майлар чыганагы.
Чи килешме, пешерепме?
Яшелчәләрне парда, суда пешереп ашаргамы, әллә табигать бүләкләрен чи килеш кулланыргамы – бу һәр кешенең сәламәтлеге торышына бәйле. Кайбер авырулары булганнарга яшелчәләрне чи килеш куллануны чикләүләргә киңәш ителә. Мәсәлән, хроник гастрит, ашказаны һәм уникеле эчәк җәрәхәте табылган очракта чи яшелчәләрне ашарга ярамый. Ә термик эшкәртүдән соң алар ашказаны һәм эчәклек лайласын ярсытмый. Шундый ук принципларны җиләк-җимеш сайлаганда да истә тотарга киңәш ителә. Әйтик, эчәклек белән проблемалар булганда, алма һәм грушаны пешереп ашау яхшырак.
Кайбер җимешләрне бернәрсә белән дә бутап ашамаска киңәш ителә. Мәсәлән, кавын, карбыз һәм виноград башка ризык төрләре белән ярашмый. Бу җимешләрне үзләрен генә куллану яхшы. Крахмаллы яшелчәләрне исә (бәрәңге, кукуруз, кабак, кишер, чөгендер, редис, торма һ.б.) крахмал булмаган яшелчәләр — кыяр, ташкабак, цукини, яфраклы салатлар, шпинат, брокколи, руккола, шалкан, төсле һәм ак кәчәнле кәбестә, болгар борычы, башлы суган, петрушка, укроп, сельдерей, баклажан белән бергә кулланырга киңәш ителә.
Яшелчәләрне майлы ит, шикәр яки кислоталар белән кулланмау яхшырак, моннан эч күбү барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, шул сәбәпле, фаршланган борычны начар кабул итүчеләр күп.
Кәбестә һәм бананда “утырырга” ярамый!
Белгечләр азыкның бер төренә дә басым ясарга киңәш итми, бу шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә дә кагыла. Разгрузка көннәре искәрмә булырга мөмкин, аларның максаты – ашкайнатуны нормальләштерү. Ул чагында төп продуктлар сыйфатында алма, кыяр, шулай ук карабодай боткасы, кефир, эремчек кулланылырга мөмкин.
Өй шартларында мондый детоксларны аена 1-2 тапкыр үткәрергә рөхсәт ителә. Ә стационарда, табиб күзәтүе астында, аларны атнага ике тапкырга кадәр билгелиләр.
Шул ук вакытта бананнар югары гликемик индексы аркасында организмны чистарту көннәре өчен яраклы түгел. Бу җимешләрдән шикәр чире яки бавыр, бөер, эчәклек системасы хроник авырулары булганда тыелырга киңәш ителә. Варикоз очрагында шулай ук “бананнарда утырырга” ярамый, чөнки алар канның куелыгын арттыра. Перистальтика белән проблемалар булганда, бу җимешләрдә крахмалның күп булуы эч катуга китерергә мөмкин.
Кәбестәдә “утыру”ның да кайбер тискәре күрсәтмәләре бар. Мәсәлән, көн дәвамында кәбестә генә ашап йөрү бавыр, йөрәк һәм бөер авырулары булган кешеләр өчен куркыныч тудыра. Ә ашказанында кислоталылык югары булганда, ул ашказаны-эчәк трактының лайлалы өлешен ярсытырга мөмкин.
Кәбестә хроник панкреатит вакытында да ярамый. Бу яшелчәнең кайбер төрләре шикәр чире булганнарга да зыянлы. Гипертиреоз очрагында шулай ук кәбестә ярдәмендә ябыгырга ярамый, чөнки анда йод күп.
Комментарийлар