16+

Имитацияләнгән уылдыкны ашарга ярыймы?

Тәме балыкныкына якынрак, ә текстурасы йомшаграк.

Имитацияләнгән уылдыкны ашарга ярыймы?

Тәме балыкныкына якынрак, ә текстурасы йомшаграк.

«Кибетләрдә, кыйммәтлеләре белән беррәттән, арзанлы уылдыклар да сатыла. Әмма аларына имитацияләнгән, структуралаштырылган дип язылган. Мондый уылдыкларны ашарга ярыймы? Һәм алар нәрсәсе белән аерыла?» 

Әлфия Бариева, Казан

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова:

— Имитацияләнгән уылдыкны ашарга мөмкин, ул зарарлы продукт түгел, ләкин файдасы ягыннан табигый уылдыкны тулысынча алмаштыра алмый. Барысы да конкрет партия составына һәм сезнең шәхси үзенчәлекләрегезгә бәйле.

Структуралаштырылган уылдыкны да ашарга ярый. Мин болай дип әйтер идем: әгәр ул намуслы җитештерүче тарафыннан эшләнгән һәм дөрес сакланган булса, бу куркыныч продукт түгел. 

Имитацияләнгән һәм структуралаштырылган уылдык арасындагы аерма җитештерү технологиясендә һәм составында, бу аларның тышкы кыяфәтенә һәм тәм сыйфатларына турыдан-туры йогынты ясый. Бу нинди продуктлар соң дигән сорау туа. 

Имитацияләнгән уылдык ул — тулысынча ясалма юл белән эшләнгән продукт.

Аны желатиннан, натрий альгинатыннан, балык шулпасыннан һәм буягычлардан ясыйлар. Мондый уылдык, гадәттә, «пластик» тышчага ия, уылдыкларның зурлыгы бертөрле һәм балык тәме бик әз сизелә яки бөтенләй бернинди тәме юк. Басып караганда, ул сыгылмалы шарчык кебек. 

Структуралаштырылган уылдык — чиста табигый уылдык түгел, ә уылдыклы балык эшләнмәсе генә, табигый чимал нигезендә җитештерелә торган сыйфатлырак продукт. Аны зарарланган, вак яки товар төсен югалткан уылдыклардан ясыйлар.

Алардан бертөрле катнашма ясыйлар да, шуңа гельләштерүче компонентлар (желатин, агар-агар), шулай ук тоз, шикәр, кайчакта үсемлек мае, буягычлар, тәмне көчәйткечләр һәм консервантлар өстиләр. Бу массадан табигый уылдыкка охшаган шарчыклар ясыйлар.

Тәме балыкныкына якынрак, ә текстурасы йомшаграк. 

Аларны кибеттә аеру өчен этикеткадагы составны игътибар белән укыгыз: әгәр беренче урында балыкның конкрет төренең «уылдыгы» торса, ул структуралаштырылган продукт, әгәр анда су, желатин һәм ароматизаторлар санап үтелгән булса, ул — имитация.

икра. фото ТИ

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading