Бүген кара карлыган турында сөйләшик. Карлыган куаклары өчен дә чокырны 50 см киңлектә, 40 см тирәнлектә казыйбыз.
Бакча буласы җирнең кызыл балчыклы икәнен искә алып, мөгаен, чокырны киңрәк казырмын мин. Чокыр төбенә кара туфрак, 0,5 кг көл, 30-40 гр калий сульфаты, 200 гр суперфосфат салып, барысын бергә болгатырга һәм су сибәргә кирәк булачак. Утыртасы куакның ботакларында 3-4 бөре калдырып киселә. Ул җиргә 45 градус чамасы авышлыкта салына. Бу эшләр үсемлек өстәмә тамырлар һәм ботаклар җибәреп, матур куакка әйләнсен өчен эшләнә. Питомникта үскән вакыттагы муентыгы 7-10 см тирәнрәк итеп күмелә.
Мин “Селеченская” сортына тукталдым. Бу сорттагылар әллә ни биек булмаган, җыйнак куаклар. Май аенда чәчәк аталар. Бер чемдә 8-12 чәчәк. Җиләкләре июнь урталарында өлгерә. Өлгерешләре тигез, барлык уңышны берьюлы җыйнап алырга мөмкин. Тоткарлык чыгып, вакытында җыйнап алынмаса, озак кына коелмыйча тора. Искиткеч баллы, тәмле җиләкләр. Дегустация бәясе – 4,9 балл.
Куаклар үз-үзләрен серкәләндерә. Гөмбә, антракноз һәм ончыл чык авыруларына чыдам. Әмма бик яңгырлы, дымлы җәйләрдә антракноз белән ончыл чыкка бирешкәнлектән, аларны химия препаратлары белән эшкәртергә кирәк булачак.
Кыскача гына әйткәндә, карлыган үстерүнең әллә ни мәшәкате юк. Мин үзебезнең алты кешелек ике гаиләгә ике төп утыртырга телим. Иске бакчада бер төп “Ядреная” сорты җитә иде. Уңышның бер өлеше суыткычта катырып куела, икенче өлешеннән кышлык кайнатма ясала. Мин, оныклар белән җыеп, салкын суда ике кул арасына алып, уа-уа юам. Чәчәк калдыклары, тузаннан арынып, алар елкылдап кала. Өстәл өстендәге сөлге өстенә кипшерергә җәйгәч, минем эш төгәлләнә. Калган эшләр хатыным карамагына тапшырыла.
Бу очракта үзләре 20-25 төп утыртучылар минем белән килешмәскә дә мөмкиннәр. Күп кешеләрдә күргәнем бар: аларның карлыган куаклары койма, киртә буйлап сузылып киткәннәр. Беренчедән, аларга хезмәт күрсәтү күп вакыт сорый. Икенчеден, күп булган саен тәрбия бирү дә авырлаша. Нәтиҗәдә, вак, төрле эрелектәге җиләкләр, төрле вакытта өлгереп, шактый гына сыйфатсыз уңыш җыйнап алына. Әйткәнемчә, мин “Ядреная” сортыннан җиләге эчендәге орлыкларының эре булганнары өчен баш тарттым. Ә “Селеченский” сортында алар вак һәм җиләкнең йомшагы бик нәфис. “Селечинский”ның бер-бер җиләге 2,2-5,0 гр. Дөрес, соңгы еллардагы как ясый торган электр мичәләренең чыгуы карлыган җиләкләренә сорауны шактый арттырды. Алар бик тәмле килеп чыга. Балалар аларны чәйсез-нисез генә ашап йөри. Шуңа күрә, андый кешеләргә 3-4 төп карлыган утыртырга да буладыр, дип уйлыйм.
Иртә язда һәр куак төбенә 30 гр мочевина, иң шәбе 50 гр аммиак селитрасы кертеп, җирне җиңелчә йомшарту сорала. Азотлы ашламалар туфрак белән күмдерелмәсә, андагы азотның күп өлеше һавага оча.
Ә инде җәй башларында 10 литр суга 1 литр (кг) тавык яки 2 литр сыер тизәге салып ясалган эчемлек белән куакларны сыйларга була. Һәр куак төбенә 10 литр суга бер литр ачыткы салып ясалган аш үсемлекләрнең күңелләрен күтәреп җибәрә.
Һава шартлары көзгә авышкач, инде җиләкләре җыйнап алынган куакларга 20 рг суперфосфат, 30 гр калий сульфаты яисә 400 гр көл бирелә. Әйткәнемчә, калий һәм фосфордан, үсемлекләрнең согы шикәрләнеп, алар кышкы суыкларда өшеми. Игътибар итсәгез, калийлы ашламаларның мин сульфатлы формаларына өстенлек бирәм. Чөнки хлорлы калий ашламасындагы хлор үсемлекләр өчен файдалы түгел. Краннардагы хлорлы су да кешенең сәламәтлегенә шактый зыянлы.
Бакча күршеләремә элек тә фосфор белән калийлы ашламаларның суыкларга каршы тору өчен үтемле чара булганлыгын әйтә килдем. Гел әйтеп торам, мин гади кеше. Әмма мин Совет чорында, чынлап та галим кешеләрдән белем алдым. Без лаборатор эш вакытында бер үк төрле үсемлекне, аерым-аерым, азот, азот-фосфор, азот-калий, калий-фосфор тозлары белән тукландырып, ничәдер көннәр узгач, үсемлекләрне суыткычка тыгып китә идек. Икенче көнне килгәч, аларны аласың. Барлык вариантлар өшеп, катып, бозга әйләнгән. Бары тик фосфор-калий варианты гына катмый калган була.
Мин менә шул хәлләрне исемдә тотам һәм үземнең барлык күпъеллык үсемлекләремне шулай тукландырам. Бакчачыларның тагын бер ялгышы – алар шушы ашламаларны агач яфраклары саргая башлагач бирә. Үлем түшәгендә яткан авыруның ризыктан баш тартуы сымак, үсемлекләр дә бу вакытларда синең ашламаларыңа игътибар итми.
Ярар, бүгенгә җитеп торыр. Хушыгыз, киләсе чокырлар янында очрашканчыга кадәр!
Габдулла Исмәгыйлев
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар