16+

Көлне кайсы үсемлекләр яратмый?

Көл үсемлекләр, гөлләр өчен калий, кальций, фосфор һәм башка күп төрле микроэлементлар чыганагы.

Көлне кайсы үсемлекләр яратмый?

Көл үсемлекләр, гөлләр өчен калий, кальций, фосфор һәм башка күп төрле микроэлементлар чыганагы.

Әмма аны теләсә кайсы үсемлекләргә сибәргә ярамый.

Мисалга, көлне суган ярата. Суган утыртып, 2 атна узганнан соң 10 литр суга 1 стакан көн эретеп сибәргә мөмкин. Аннан соң суган формалашканда, якынча бер айдан соң кабатларга була.

Көл кәбестәгә дә бик килешә. Утырткан да, чокырына берәр уч салып, туфрак белән бутагыз. Корт төшмәсен өчен яфракларына да сибәргә мөмкин.

Кыярлар актив үскәндә һәм уңыш биргәндә, 10 литр суга 300 гр көл бутап, 10-14 көн саен сибәргә киңәш ителә.
Сарымсак черемәсен өчен 1 кв метрга 1-2 стакан көл сибегез.

Кишер һәм кызыл чөгендер өчен көл сезонның икенче яртысында файдалы. Аны рәт араларында әз генә сибеп чыгарга мөмкин.
Ташкабакка көлне утыртканда 1-2 аш кашыгы төбенә салып калдырырга киңәш ителә.

Уңыш бирә башлагач, помидорлар ла көл эретелгән су сибеп, тукландыру аласыз. Моның өчен 10 литр суга 1,5 стакан көл салып, 1 тәүлек тотарга. Аннан соң катнашманы һәр төпкә берәр литр сибәргә.

Бакча җиләге җиләкләнгәндә 1 стакан көлне 1 литр кайнап суда эретеп, 1 тәүлек тотарга. Аннан соң шул суны 10 литр суга салырга һәм җиләк төпләренә сибеп чыгарга.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш кенә түгел, бакча гөлләренә дә көлнең файдасы зур. Роза гөленең төбенә башта су, аннан 0,5-1стакан кул салыгыз. Бу кунакның тамырлары үсеше өчен яхшы.

Көл файдалы дип, теләсә кайсы үсенте бөтенә салу дөрес гамәл түгел.
Көлне тирес һәм аммиаклы ашламалар белән бутарга ярамый. Күк җиләк, гортензия, рододендрон, ылыслы үсемлекләр көлне яратмый.
Көлне ашлама буларак кулланырга ниятлисез икән, чиста, иләнгәнне генә алыгыз. Составында чүп, пластик, агач калдыклары булмасын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading