Сезон дәвамында төбеннән 6-7 сабак чыгара. Ә көз аенда җиләк биргән ике яшьлек сабаклар кисеп алына. Нәтиҗә чыгарып әйтсәк: сынау срогы белән Гусарны да, монысын да өчәр куак алып кайтырга телим. Әйткәнемчә, радиусы 40 см түгәрәк сызам. Мәктәптәге математика укытучысы Рәшидә Хатыйповна өйрәткәнчә: (С=2ПR), 2х3.14х 40см = 251,327 см. Шулай итеп, түгәрәк буйлап кура белән кура арасында 83,7 см ара кала.
Минем башта менә шундый уйлар әрле-бирле йөренәләр. Белмәгән, таныш түгел сортлар. Оныклар җиләкләрен яратыр микән? Бу очракта безнең карамакта запас вариант – “Желтый гигант” сорты бар. Монысы минем соңгы ике бакчамда оныкларымның иң яраткан сортлары булды. Башка сортларга караганда иртәрәк өлгерә. Җиләкләре эре – 5-10 гр. Алар абрикос төсендә, конус сыман, бик нәфис тәмле, баллы, хуш исле. Бердәнбер кимчелеге – вакытында җыеп алмасаң, җиләкләре кояшта пешеп, агарыбрак кала. Әмма алар ашарга ярый. Кортлы җиләкләр ашауның да зыяны юк. Чөнки җиләк, алма эчләрендәге личинкаларда авыру тудыручы микроорганизмнар булмый. Һәр “блондинка” сыман, боларда аллергия китереп чыгара торган үзлекләр дә юк. Шуңа күрә аны яшь балалар, авырлы хатыннарга да күпләп ашарга ярый.
Бу сорт ремонтант төр булып санала. Буе 2-3 метр. Әмма мин аны гади куралардан берничек тә аерып карамыйм. Июнь айларында җиләкләре өлгерә, төбеннән аз сандагы үрентеләр чыга. Аларның көчлеләрен киләсе ел өчен калдырам. Бары тик бик буйга узына башласалар, аларны бер тигезлектә кыскартам. Нәтиҗәдә куаклар ныгып, ян ботаклар чыга. Гади сүз белән әйткәндә, үләнчел куакларга агач үзлекләре керә. Уңыш ян ботакларда барлыкка килә. Җиләк бирү тукталу белән, карт куакларны төпләреннән кисеп алам. Түгәрәкнең урта бер җиренә утырткан казыкка икеләп җирдән бәйләп куям да, сап-сары җиләкле багана күрше-күләннәрнең күзләрен яндырып утыра башлый. Үсенте-үрентеләрнең барысын да кисеп бетереп, тамырларын гына калдыру җиңел, әмма киләсе елның уңышы бик күпкә соңга калачак.
Очраса, өч төп “Шапка монамаха” сортын да аласым килә. Искиткеч эре, чынлап та кечкенә бүрекне хәтерләтүче, вак орлыклы, бик тәмле, 8-20 рг авырлыктагы җиләкле кура. Әмма бу ремонтант сортлы кура җиләге барлык авыруларны үзенә йоктыра. “Карликовая куститость” белән авырганда җиләкләр пешми һәм алар аерым өлешләргә таркала, йә катып кала. Аларны кисеп алып, яндыру гына бакчадагы калган җиләкләрне саклап калуның бердәнбер чарасы. Кура җиләкләренә багышланган чокыр да сүз боткасы белән тутырылды. Соңгы сүз итеп, кура куакларының бик игелекле булуларын, кешегә дәрт, яшәү көче бирүче, кандагы холестерин күләмен җайлап, рак авыруына каршы торучанлыгын арттыручы җиләкле, Ходай биргән татлы җимешләр икәнлеген генә әйтәсем килә.
Комментарийлар