Өстеңә су коеп организмны чыныктырырга мөмкин икәнен күпләребез белә, әмма бик сирәкләр генә гамәлдә куллана.
Ә бит бу иммунитетны күтәрү, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыту һәм кышын азрак туңуның бик яхшы ысулы. Әмма бар эшкә дә акыл белән тотыну мөһим. Организмны чыныктыруның нинди ысуллары бар һәм суыкка дөрес итеп ничек ияләшергә. Сүзебез шул турыда.
Организмны чыныктыру нәрсәсе белән файдалы?
Чыныгу организмның температур рецепторларын стимуллаштыра.
Дөрес чыныгу иммунитетны ныгыта, терморегуляцияне яхшырта һәм матдаләр алмашын яхшырта.
Шулай ук чыныгу кан тамырларын һәм йөрәкне тонуска китерә, нерв системасын ныгыта, тән авырлыгын киметергә ярдәм итә, тире тонусын яхшырта һәм энергия бирә.
Чыныгу кагыйдәләре
Чыныгуны тулысынча сәламәт булганда һәм табиб консультациясеннән соң гына башлагыз.
Даими шөгыльләнегез, озакка өзелеп тормагыз.
Әкренләп керешегез. Су, һава температурасын кисәк төшермәгез, процедура дәвамлылыгын шулай ук аз-азлап кына арттырыгыз.
Чыныгуның нәтиҗәлелеген арртыру өчен физик күнегүләр белән аралаштырыгыз.
Процедуралар вакытында гомум халәтне, пульс һәм кан басымын контрольдә тотыгыз.
Әгәр дә үзегезне начар хис итәсез икән, чыныгуны туктатыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез.
Юеш сөлге белән сөртенү
Юеш сөлге белән сөртенү – су белән чыныгуның беренче этабы. Процедура ике минут дәвамында тәнне юеш сөлге белән тиз-тиз сөртүдән гыйбарәт. Моны тәннең өске өлешеннән башлагыз. Чиратлап муен, күкрәк һәм аркаларны кызарганчы һәм җылы йөгергәнче ышкыгыз, аннары корытыгыз. Шуны ук аяклар белән кабатлагыз.
Яңа гына чыныга башлаучы өчен температурасы 33-34 градус булган су яхшы. Аны 10 көн саен 5 градуска киметергә мөмкин.
Су кою
Чыныгуның бу төренә юеш сөлге белән сөртенүдән соң күчегез. Иң яхшысы – процедураны иртән душтан соң үткәрү.
Беренче көннәрдә су температурасы 34-35 градус булырга тиеш. Олыларга аны 2-3 көн саен 1-2 градуска төшерергә һәм 8-12 градуска җиткерергә мөмкин.
Бер яшькә кадәрге балаларга су температурасын 22-23 градустан түбән төшерү киңәш ителми.
Олырак балалар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен температураны акрынлап 16-18 градуска кадәр төшерергә ярый, мәктәп балаларына 12-15 градуска кадәр җиткерергә мөмкин.
Контраст душ
Процедураның иң гади схемасы циклны өч тапкыр кабатлаудан тора: 10-30 секунд кайнар душ астында, анныры 10-30 секунд салкын су астында.
Контраст душны 10 секундтан башларга киңәш ителә, ике атнадан вакытны 20 секундка кадәр арттырырга, тагын ике айдан 30 секундка җиткерергә киңәш ителә.
Беренче ике-өч атнада кайнар су температурасы – 40-45 градус, ә суыкныкы 28-30 градус тәшкил итәргә тиеш. Аннары әкренләп салкын суның температурасын 15-20 градуска кадәр төшерергә мөмкин.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар