16+

Туфракны ничек зарарсызландырырга?

Язгы чәчү чорына көздән хәстәрен күрү хәерле.

Туфракны ничек зарарсызландырырга?

Язгы чәчү чорына көздән хәстәрен күрү хәерле.

Әгәр дә сез туфракны сатып алмыйсыз, бакчадан тутырасыз икән, аны зарасызланлыру таләп ителә.

Әгәр дә туфракны туңдырсаң (-15 градус тирәсе) һәм салкында 1 атна тотсаң, андагы бөҗәкләр үләчәк. Бер атнадан соң җылыга кертегез, аннан тагын салкынга чыгарыгыз. Шулай берничә тапкыр кабатларга кирәк.

Духовканы 70-90 градуска кадәр җылытып, 30 минут тирәсе шунда куеп тору да туфракны зарарсызландыра.

Химик ысул кулланырга ниятләсәгез, Превикур, Энерджи, Фитолавин кебек фунгицидлар, водород перекисе (1 л суга 20 мл исәбеннән) кебек препаратлар ярдәмендә зарарсызландырырга була.

Бу ысулларның кайсын куллансагыз да, орлыкны утыртканчы башта җирне иләк аша иләгез. Аннан 10 л туфракка 150-200 гр агач көле салып бутагыз.

Шулай ук утыртырга алдыннан файдалы микроорганизмнарга баетылган субстрат кушарга кирәк булачак.

земля. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading