Көзнең икенче аена аяк бассак та, бакчада эшләп өлгерәсе эшләр бихисап күп әле.
Агач-куакларны корткычларга, гөмбәчекләргә каршы 3 процентлы бордос сыекчасы яисә 5-7 процентлы сидекчә белән эшкәртәсебез бар. Картайган, чирле, зәгыйфь, ябалдаш эченә таба карап үскән, шулай ук тураеп баскан симез ботакларны көздән кисү зарури. Һәркайсын тиешенчә сугарып, ашлап, төпләрен йомшартып, мүлчәләп, агачларның кәүсәләрен агартып, карлыган, крыжовник куакларын орчыклап, кура җиләкләренең сабакларын җиргә таба бөгеп бәйләп чыгу гына да күп көч һәм вакыт таләп итә торган мөһим эшләр. Бакча җиләкләре дә безнең кайгыртуга мохтаҗ. Кара бөрлегән, караҗиләк, виноград куакларын шпалерадан төшереп, быел уңыш биргән ботакларын тулаем, яшьләренең өлгереп җитмәгән өлешләрен кисеп кыскартып, тимер купоросы сиптереп зарарсызландыру мәҗбүри. Язгы суларда озаклап ятып шәбәрмәсеннәр өчен, шифер яки агач поддоннар өстенә сузып салып, чыршы ботаклары, агроспаннар белән төреп, өсләрен томалап калдырабыз. Яшь алмагачларыбызны, чия, слива кебек куакларыбызны кышын кимерүче җәнлекләр харап итмәсен, салкында өшемәсеннәр өчен хәстәрен алдан күрүебез хәерле. Әйләнә-тирәләренә агулы брикетлар кую, ылыс тарату, агачның кәүсәсен чыршы ботакларына төрү, дегеткә манылган чүпрәкләр элү зарури. Яз башында эреп авырайган калын кар катламы сындырмасын өчен, ботакларын орчыклап җыеп китереп, озын нык казыкка бәйләп калдыру отышлы гамәл.
Чәчәклектә дә эшебез муеннан. Розаларны, гортензияләрне, пионнарны, флоксларны, клематисларны этаплап кышка әзерләү-үзе берничә мәкалә язарлык хикмәтле авыр хезмәт.
Әгәр үсемлекләрне туендыручы туфракка көздән тиешле игътибар бирмәсәк, анда кышлаячак файдалы микроорганизмнар, яңгыр суалчаннары турында уйлап та кармасак, аны корткычлардан, гөмбәчек чирләреннән арындырмасак, киләсе сезонда мул уңышка ирешеп, ихластан сөенүебез икеле. Киләсе ел уңышын бүгеннән кайгыртып, уңышы җыеп алынган түтәлләрне калдыклардан чистартып, казып, ашлап калдыруны күздә тотуым. Безнең бакчаларда туфрак тыгыз балчыксыл, ачылыгы шактый югары. Шунлыктан аны көпшәкләндерү максатыннан, ел саен хәл кадәренчә елга комы, берничә ел ятып искергән пычкы чүбе, черемә, компост таратабыз.Составын нейтральләштерү өчен, көл, доломит оны, акбур порошогы, сүндерелгән известь (өч елга бер мәртәбә) кертеп, суперфосфат сибеп, туфракны әйләндереп казып калдырырга туры килә. Көздән н казып чыкканда кантарларын ватмыйбыз. Шәхсән үзем һәр бушаган түтәлне тиз арада эшкәртеп, гәрчич, фацелия кебек берәр сидерат культура чәчеп калдырырга тырышам. Бу сидератларның берьюлы берничә функцияне үтәве күңелемә хуш килә. Алар ярдәмендә түтәлдәге туфрак көпшәкләнә, дым һәм кислород үткәрүчәнгә әверелә, минералларга, макро-, микроэлементларга байый, фитофтора кебек мәкерле гөмбәчек чирләреннән беркадәр арына. Алар кишәрлектән аю чикерткә, колорадо коңгызы, сорыкортларның анасы кебек корткычларны куркытып качырырга булыша.Туфракның уңдырышлылыгын арттыру җәһәтеннән, бакча күршеләрем, бәясе арзанрак булса да, файдасы шактый зур дип, солы, вика, арыш, борчак чәчәләр.
Түтәлдәге туфракны зарарсызландыруның төрле ысуллары бар. Көннәр җылы торганда, яз башында ук үзебез ясап куйган Бессараб эремәсен, кибеттән сатып алган биологик препаратларны: фитоспорин, фитовермны яратып куллана идем. Узган елда кар явар алдыннан гына уңышы җыелган порей суганы, сельдерей түтәлләрен киләсе сезон өчен әзерләп калдырганда, чагыштырмача мәшәкатьсезрәк, әмма нәтиҗәле ысулны кулланып карадым һәм файдасын күрдем. Сүзем Агробалт компаниясе эшләп чыгарган Почвочист препараты турында. Аны казылган түтәлнең өстенә коры килеш сибеп җибәру авыр түгел. Дозасы кабына язылган. Ул бакчачыларның канына тоз салучы акканат күбәләгенең, кәбестә, кишер, чөгендерләрне кимереп бозып бетерүче туймас тамаклы ишле лайлачларның, үсемлекләрнең тамырларын кимерүче, кисүче аю чикерткәнең туфракка салып калдырган йомыркаларын һәлак итә, берничә төрле гөмбәчек чиренең спораларын юкка чыгара ала. Теплица туфрагына Персил-6 препараты сибеп, әлеге максатка ирешүчеләр бар. Безнеке кебек ачы реакцияле авыр балчыксыл туфракка көздән Кальций Гарден препараты сибеп калдыру отышлы. Составында кальцийдан тыш, магнийның да булуы киләсе җәйдә үсемлекләрнең әйбәт үсеше, сәламәтлеге, мул уңыш өлгертүе өчен җирлек тудыра. Болардан тыш, Органик- микс компаниясенең күпъеллык хезмәт җимеше булган Осеннее удобрениене коры килеш өстәп җибәрү отышлы дип саныйм. Нигездә диңгез суүсемнәре кулланып ясалган комплекслы ашламаның составында фосфор, калий, кальций кебек макроэлементлардан тыш, бор, молебден, цинк кебек табигый рәвештә сирәк очрый торган, әмма үсемлекләрдән мул уңыш үстереп алу өчен бик кирәкле микроэлементлар бар. Югарыда санап үтелгән препаратларның берсе дә агулы, сә
Хәмидә Гарипова
Комментарийлар