16+

Алмаларда кара таплар бик күп. Бу нинди авыру? Бетереп буламы?

Алмаларыбыз менә шундый кара таплы. Ник шулай булып үсә башлады икән? Алма агачлары ишегалды бакчасында. Аларга 6-7 ел. Никтер узган ел таплы алмалар булды, быел ул кара таплар күбрәк

Алмаларда кара таплар бик күп. Бу нинди авыру? Бетереп буламы?

Алмаларыбыз менә шундый кара таплы. Ник шулай булып үсә башлады икән? Алма агачлары ишегалды бакчасында. Аларга 6-7 ел. Никтер узган ел таплы алмалар булды, быел ул кара таплар күбрәк

Исәнмесез. Алмаларыбыз менә шундый кара таплы. Ник шулай булып үсә башлады икән? Алма агачлары ишегалды бакчасында. Аларга 6-7 ел. Никтер узган ел таплы алмалар булды, быел ул кара таплар күбрәк. Алма агачының яфракларында авыру билгеләре юк кебек, ә алмалар никтер шундый. Бу нинди авыру? Алма агачлары берничә елдан корымасмы? Ничек коткарырга икән, алмалары бик тәмле иде.

Укучыбыздан килгән әлеге сорауга бакчачы Эльмира Исхакова болай дип җавап бирде:

- Алмагачлар, грушаларда була торган йогышлы чир парша бу. Дымлылык, яңгырлар аркасында бу гөмбәчек тиз тарала. Җил, кошлар, бөҗәкләр дә тарата. Бу авырудан агачлар үлми, ләкин үсү чоры тоткарлана, әлбәттә инде грушалары да, алмалары да ашарлык булмый. Чәчәк атканда ук яфракларыннан бу гөмбәчек барын белергә була. Алмагачның яфракларында өске якта, грушаныкын да аскы ягында таплар барлыкка килә. Ничек көрәшергә? Көз көне бөтен корган ботакларын кисәсез. Барлык коелган яфракларны, авыру алма-грушаларын жыеп территориядән чыгарып атасыз. Кәүсә әйләнәсен казып чыгасыз, мочевина сибәсез. Салдырып була торган кайрысын салдырасыз. Кәүсәсен медный купорос белән эшкәртәсез (1 аш кашыгы медный купорос 1 л суга). Бордоская смесь 3 % сиптерергә (3% лыны яз көне дә бөреләр уянганчы  сиптерергә кирәк). Бар тагын Хорус, Скор дигән препаратлар. Шуларны сиптерә аласыз. Скорны алмалар, грушалар җитешкәндә дә сиптерергә була. Хорус - яңгырга бирешми. Аны алмалар, грушалар җитешергә бер ай кала да сиптерергә дә ярый. Яз башыннан, бөреләр ачылганчы, агачларны дәвалый башлагыз. Бу гөмбәчек коелган яфракларда кышлый. Яз җитүгә бик тиз спораларын чәчә. Шулай ук яз башыннан  бөрелэр ачылганчы, чәчәк атканчы, җимешләре барлыкка килгәч, бордоская смесь урынына, Хорус, Скор белән дәвалый башларга да була.  Ике өч мәртәбә 7-10 көн интервал белән сиптерегез. Бордоская смесь белән дәваласагыз иң беренчесе 3% лы кирәк бөреләре ачылганчы.  Аннан бөреләр ачылгач, җимешләр барлыкка килгәч 1% лыны ясап сиптерәсез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading