16+

Бәйрәмнәрегез күңелле, ашларыгыз тәмле булсын!

Менә көтеп алынган яз да килеп җитте. Яз безнең өчен тамчылар тыпырдавы, кошлар кайтуы, гөрләвекләр агуы белән генә түгел, гүзәл хатын-кызларыбыз бәйрәме - 8 Март белән дә кадерле. Ни өчен дигәндә, бу көнне аларга игътибар аеруча арта. Күз алдыгызга гына китерегез: 8 март иртәсендә күп кенә ирләр, чәчләрен дә тарарга,...

Бәйрәмнәрегез күңелле, ашларыгыз тәмле булсын!

Менә көтеп алынган яз да килеп җитте. Яз безнең өчен тамчылар тыпырдавы, кошлар кайтуы, гөрләвекләр агуы белән генә түгел, гүзәл хатын-кызларыбыз бәйрәме - 8 Март белән дә кадерле. Ни өчен дигәндә, бу көнне аларга игътибар аеруча арта. Күз алдыгызга гына китерегез: 8 март иртәсендә күп кенә ирләр, чәчләрен дә тарарга,...

Ләбиб Лерон:

- Без бүген солянка ашын пешерәбез. Зур кәстрүлгә су тутырабыз, сыер һәм тавык итен турап салабыз да утка куябыз. Итне жәлләмибез, күп итеп салабыз. Ит кайнаган арада ысланган һәм пешкән казылыкны токмачлап турыйбыз. Кәстрүлдәге ит пешкәч, суытабыз да шулай ук токмачлап турыйбыз. Казылыкны һәм итне шулпага салабыз. Ике-өч баш суганны чистартып турагач, майлы табага салып кыздырабыз. Угычта озын итеп уылган кишерне дә майда кыздырабыз. Алар өстенә бер банка томат пастасын (250 граммлысын) бушатабыз. Бер ун минут кыздыргач, ашка салабыз. Алардан бушаган табада өч-дүрт тозлы кыяр кыздырабыз. Кыздырганчы, аны токмачлап турыйбыз. Кызган кыярны да кәстрүлгә озатабыз. Әзер ашка борыч, ваклап туралган укроп, петрушка сибәбез. Консервланган зәйтүннең суын саркытабыз да шулпага салабыз. Аннары лимон согы сыгабыз. Табынга исә каймак салып чыгарабыз.

Булат Бәйрәмов:

- Мин үзем хашлама әзерләргә яратам, чөнки ул минем аеруча яхшы килеп чыга. Үзем яратып ашаганга да шулай тәмле итеп пешерәмдер инде аны. Менә сез дә пешереп карагыз әле. Моның өчен безгә казан кирәк була. Казан төбенә телемләп туралган сарык ите салабыз. Аның өстенә, чиратлаштырып, кызыл төстәге болгар борычы, кишер, суган, помидор түшибез. Бу бер катлам була, аның өстенә кабат шул тәртиптә ит һәм яшелчәләрне түшәп чыгабыз. Яшелчәләрне боҗралап турыйбыз. Тоз, түгәрәк кара борыч һәм аз гына су салып, утка куябыз. Суны күп салмагыз, яшелчәләрдән бүленеп чыккан су парында ит тәмлерәк һәм йомшаграк булып пешә. Кайберәүләр хашламага бәрәңге дә сала, әмма мин аны аерым пешерергә тәкъдим итәм, чөнки бәрәңге хашламаның тәмен үзгәртә. Кәбестә салучылар да бар. Аны салатка тураган кебек нечкә итәргә кирәкми, ә яфракларын икегә генә бүлеп, иң өскә салып калдырырга киңәш итәм. Хашламаны учакта пешергәндә дә әйбәт. Без бервакыт аны хәтта чиләк асып та пешердек. Бик тәмле чыкты, чын ирләр ризыгы инде менә (!).

Фирдүс Тямаев:

- Минем иң яраткан ризыкларымның берсе - бишбармак. Ничек пешерергә икәнлеген дә өйрәтә алам. Кәстрүл төбенә кисәкләргә бүленгән ярты килограмм сарык ите салабыз. Аның өстенә әрчелгән уртача зурлыктагы бәрәңге (бик зур булса, икегә ярырга мөмкин), боҗралап туралган суган салабыз да өстенә су агызып, тәмләткечләр һәм тоз сибәбез. Ул пешкән арада камыр җәеп, аны ромбик формасында кискәләп чыгабыз. Итле бәрәңге бер сәгатьләп пешкәч, аның өстенә өч кат итеп камырны тезәбез. Ун минуттан ут өстеннән алабыз. Кемдер камыр белән итне аерым пешерә. Ә безнең якта аны барысын бергә кушып әзерлиләр.
Чәй янына коймак пешерергә тәкъдим итәм. Гадәти коймак камыры ясыйбыз, белмәүчеләрнең исенә төшереп үтик инде: сөт, аз гына су, күкәй, тоз, шикәр комы, чәй содасы салып камыр әзерлибез. Хәзерге табаларга камыр бик ябышмый, май салмасагыз да була. Элекке чуен табада пешерсәгез, аз гына май салырга кирәк. Камырны болгаткач, бер аш кашыгы какао салабыз. Чәй янына бу коймак бик тәмле була. Коймак камырына тары боткасы кушып та пешерәм әле мин. Әзер коймак камырына алдан пешереп куелган тары боткасы салып болгатасың да гадәти коймак кебек пешерәсең. Сез дә пешереп карагыз әле, телеңне йотардай була. Гомумән, мин һәр иртәне коймак пешереп ашау яклы. Иртән коймак исенә уянганда, өеңә нур кергән кебек була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading