16+

Чирле томатларны дәвалыйбыз

Мишеньсыман тимгел чире  һава температурасы һәм дымлылыгы даими югары торган чорда баш калкыта. Гөмбәчек споралары эшкәртелмичә чәчелгән орлыкта, үсемлек калдыкларында, пычрак инструментларда саклана ала.Томат түтәлләренә су тамчылары һәм һава агымы  ярдәмендә килеп ирешә.

Чирле томатларны дәвалыйбыз

Мишеньсыман тимгел чире  һава температурасы һәм дымлылыгы даими югары торган чорда баш калкыта. Гөмбәчек споралары эшкәртелмичә чәчелгән орлыкта, үсемлек калдыкларында, пычрак инструментларда саклана ала.Томат түтәлләренә су тамчылары һәм һава агымы  ярдәмендә килеп ирешә.

Гөмбәчекләре томатның төп сабагын зарарлый башлаганчы  эшкәртеп өлгермәсәк, үсемлекләрне коткарып калып булмый. Әүвәлге мәлдә астагы яфракларда бик вак нокталарга охшаган нәни  кара таплар пәйда була. Тимгелле таплар бик тиз зураеп, үзара кушыла һәм яфракларны корытып коя.Бу гөмбәчекләр төп сабакны зарарласа, уңышны коткарып калып булмый.Чир помидорларга да күчә. Томатларның өслегендә, соңрак җәрәхәтләргә әверелеп, помидорларны  черетәчәк гөмбәчек колонияләре- коңгырт төстәге таплар барлыкка килә.

Уңышны җыеп алып, чыгарып түгәргә туры килә. Галимнәр, орлыкларны чәчкәнче, яхшылап дезинфекцияләргә  киңәш бирә.Корылма эчендәге температура һәм дымлылыкны контрольдә  тоту, үсемлекләрне  тыгыз утыртмау,  үсеш чорында эремчек суы, йод- бор- марганцовка эремәсен су белән сыеклап сибү, микроэлементлар  бөркү кебек ысулларны куллану зарури.

Иммунитеты көчле үсемлекләргә чирләр сирәк ябырыла, аларны дәвалап коткарып калу  җиңелрәк.Томатларны мишеньсыман тимгел чиреннән дәвалаганда, башка фунгицидларга ярдәмгә, өстәмә рәвештә Квадрис препараты кулланмый хәлебез юк, чөнки аның гөмбәчекләре гадәти фунгицидлар тәэсиренә  генә бирешми.

Томатларның юеш череге авыруы яфрак- сабакларга зыян салмаса да, иң куркынычы,чөнки ул помидорларның уңышын тулаем харап итә, бакчачының зур хезмәтен юкка чыгара. Гөмбәчекләр һава җылы,  дымлылылык зур булган чорда -  июль уртасыннан август азагына чаклы бик нык актив була.Томат куагы эченә микроярыклар аша үтеп керәләр. Интенсив үсештәге, өлгереп килүче помидорларның  өслеге, чир йоккан мәлдә, үзләрен  зарарлаучы спораларның төренә бәйле рәвештә, төрле рәвештәге һәм төстәге таплар белән каплана.

Юеш  бактериаль черек гөмбәчеге зарарласа, саргаеп, коңгырт төстәге ябышкак таплар белән капланалар. Кара черек гөмбәчеге зарарласа, кара төстәге тирән җәрәхәтләр ясала, помидорның сабакка тоташкан урынында “чәүкә”рәвешендәге тирән ярыклар пәйда була. Питиоз черек гөмбәчеге чире басып алган помидорлар сусыл, кайвакытта йомшак бәрхетсыман юеш таплар белән каплана. Ризоктониоз черек авыруына гадәттә җиргә тиеп торган помидорлар бирешә. Аларның таплары әүвәле тыгыз тышча  белән каплана, тиз арада чыланып торган җәрәхәтләргә әверелә. Әгәр черек  помидорына кагылсаң, шартлап ярылып, тирә- юньгә  йогышлы чир таратучы сыеклык сиптерәләр.

Йомшак черек гөмбәчеге чире бик тиз тарала.Томатларның өслеген ак төстәге юеш  элпәле вак кара нокталар басып ала, помидорлары череп, авыр ис чыгарып утыра.  Болардан тыш, Ачы черек авыруы да бар әле. Сабак төбеннән помидор буйлап сузылып төшкән юеш таплары озынча, ярыклары аксыл элпәле. Черек помидорлардан начар ис килә. Мондый чир йоккан помидорларны ашау катгый тыела, чөнки агулануыбыз мөмкин. Уңышны коткарып калу мөмкин түгел, диярлек.

Зарарланган үсентеләрне тамырыннан йолкып алып, помидорлары белән бергә яндырырга яки бакчадан читкә алып чыгып, тирәнгә күмәргә кирәк булачак.Теплицаны, эш коралларын, туфракны дезинфекцияләргә  туры килә. Корылманың туфрагын тулысынча алыштырмаган очракта, бу урынга кимендә дүрт ел томат утыртмыйбыз.

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading