16+

Яфраклардан бакчага компост

Агач яфракларын, яшелчә ботакларын ташларга ашыкмагыз. Алардан туфракны ашлау өчен менә дигән компост әзерләргә була.

Яфраклардан бакчага компост

Агач яфракларын, яшелчә ботакларын ташларга ашыкмагыз. Алардан туфракны ашлау өчен менә дигән компост әзерләргә була.

Шуны да искәртергә кирәк: яшел масса тулысынча сәламәт булырга тиеш. Авыру яфраклар һәм ботакларны яндырырга кирәк.

Аэроблы компост. Зур ботакларны һәм агачларның башка өлешләрен һава  йөри торган итеп өеп куябыз. Һава калсын өчен сәнәк белән өемне тишкәләргә. Өстенә яшелчә ботаклары, яфраклар, чүп үләннәре салырга. Бу катлам 15-20 сантиметр булырга тиеш. Шуның өстенә микроорганизмнар (ЭМ-препараты - рус.) салабыз. Шул рәвешле, катлам-катлам итеп, компост ясыйбыз. Ул берничә ай эчендә әзер була.

Тиз ясала торган компост. Ботаклар, яфраклар һәм чүп үләннәрен беренче ысулдагы кебек катламлап салабыз. Шуның өстенә кайнар су (кимендә 80 градус булырга тиеш) сибәбез һәм 4-7 сәгать чүп өеменә тотынмыйбыз. Шуннан соң микроорганизмлы препаратны бутыйбыз. Процедураны 2 көннән, аннан тагын 3-4 көннән кабатлыйбыз. Әзер компостны бакчаны ашлау өчен кулланырга була.

Анаэроблы компост. 40-50 сантиметр тирәнлектә чокыр казыйбыз. Чокырның яртысына органик калдыклар тутырабыз. Аннан бераз туфрак ыргытып, су һәм микороганизмлы препаратлар сибәбез. Яхшылап басабыз. Чокыр эчендә 25... 30 градус тирәсе булырга тиеш. Процесс 4 айдан 6 айга кадәр бара.

Үләннәрне, агач калдыкларын тарката торган микрорганизмлы катнашманы әзерне сатып алмыйча, үзегезгә дә ясарга мөмкин.
Башта 3 литрлы суда чеметем генә чүпрә, 5 аш кашыгы шикәр комы салып әчетергә. Катнашма 2-3 көн әчергә тиеш.

Әчегәннән соң аны 200 литрлы кисмәккә салырга һәм бер көрәк агач көле яисә тавык тизәге, бер литр кефир яисә ряженка, берәр чиләк черегән салам, берәр көрәк туфрак, ком салып бутарга. Бер атна тотарга. Ике-өч көнгә бер бутап алырга.  Кулланыр алдыннан  1:2 күләмендә су кушарга.

Фото: http://freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading