16+

Җимешләре куе зәңгәр, сусыл, үзе файдалы

Дача сатып алганда, бакча кишәрлегендә элеккеге хуҗалар утыртып калдырган берничә яшь агач – куак бар иде. Үзләре кечкенә, иллә дә чирләшкәләр, нәни ботакчыклары шәп-шәрә, сирәк-мирәк яфракчыклары урман зелпесенекенә бераз охшаган кебек үзе. 

Җимешләре куе зәңгәр, сусыл, үзе файдалы

Дача сатып алганда, бакча кишәрлегендә элеккеге хуҗалар утыртып калдырган берничә яшь агач – куак бар иде. Үзләре кечкенә, иллә дә чирләшкәләр, нәни ботакчыклары шәп-шәрә, сирәк-мирәк яфракчыклары урман зелпесенекенә бераз охшаган кебек үзе. 

Бакчада ут өертеп эшләп йөргәндә, беркөнне теге бичаракайларга кабат күз салдым. Нечкә хәлсез ботакчыкларында вак кына чәчәкләре шәйләнә түгелме соң? Ярый хуш, сезне ашлап, сугарып карыйм инде алайса, кемлегегезне киләчәктә күз күрер, минәйтәм. Июнь уртасында янәдән бәләкәчләр янына килсәм, күзем дүрт булды: ботакларын орчык сыман бик матур зәңгәрсу-шәмәхә җимешләр сырып алган. 

Фарсель Зыятдиновның «Тәм һәм ямь, безнең бакча» китабын укып, бу куакның азык зелпесе икәнлеген ачыкладым. Интернетта эзләнә торгач, әлеге үсемлек турында шактый мәгълүмат тупладым һәм кайбер файдалы фикерләрне яраткан гәҗитебезне укучылар белән бүлешергә булдым.
Бакчачылар яңалыклардан курыкмый торган, тәҗрибәләр үткәрергә маһир, тынгысыз халык. Бу мәкаләмне укыгач, кызыксынып китеп, үз кишәрлекләренә зелпе утыртырлар, дип өметләнәм.

 Әмма каш ясыйм дип, күз чыгара күрмәгез тагын. Буе 4-5 метргача үсүче декоратив зелпеләр, бик купшы булып күренсә дә, аларның бөтен сортының да җимеше ашарга яраклы түгел. Бу төрдәге куаклар ландшафт дизайнында актив кулланыла, алар бакча әйләнәсендә “тере дивар” хасил итү өчен бик әйбәт. Әгәр җимеше ашарга яраклы зелпе сатып алырга уйласагыз, иң яхшысы питомникка яки бакчачылыкка махсуслашкан кибеткә мөрәҗәгать итүдер, мөгаен. Андагы белгечләрдән әлеге сортның үзенчәлекләре, күпме уңыш бирә алуы, карап үстерү серләре турында белешергә була. 

Ә киңәшләргә килгәндә, алар түбәндәгечә:
• 2- 3 яшьлек куак сатып алсагыз, ике елдан беренче җимешләрен татып караячаксыз. Зелпегез яхшы тәрбия күргәндә, уңышы шактый мул булыр. 
• Үсемлекнең ботаклары сынмаган, зарарланмаганын, сыгылып торучанын, бөрелесен, тамырлары яхшы тармакларнып, чукланып үскәнен сайлап алыгыз. 
• Кабыгының кайбер урыннары купшакланып, ботагы бераз ялангачланган булуына исегез китмәсен. Бу әлеге куакка хас үзенчәлек, юкка гына аны халык телендә “оятсыз шәрәкәй” дип атап йөртмиләр.
• Зелпе яхшы уңыш бирсен өчен, бакчада аның кимендә ике-өч төрле сортын утырту зарури. Зелпегезнең санын арттыру яисә туган-тумачага, тирә-күршеләргә өлеш чыгару өчен, берничә елдан үзегезгә ошаган сортның куагын бүлеп яки яшел чыбыкчаларын тамырландырып үрчетеп була. 

Азык зелпесен утырту үзенчәлекләре белән таныштырып үтәм. Зелпе, артык нәзберек культура булмаса да, җылы, якты урында әйбәт үсә, даими сугаруны, ачы җилләрдән ышыклауны таләп итә. Туфракның уңдырышлысын ярата. Иң кызыклы үзенчәлеге шунда: өстәге ботаклары кояш нурларында коенырга тиеш булса да, астагы, җиргә якын торганнары күләгәдә калуны хуп күрә. Шунлыктан аны бик нык сирәкләргә ярамый.

Зелпене язын май ахыры – июнь башында (туң китеп,туфрак җылынгач), көзен исә сентябрь уртасында утырталар. Тирәнлеге, киңлеге, аркылысы 40 x 40 x 40 сантиметрлы утырту чокырлары казыйбыз. Кыска буйлы сортларының арасы бер-берсеннән 1,2-1,5 метр, озын булып үсүчеләренеке- 2-2,5 метр ераклыкта калдырыла. Һәр чокырга 2 чиләк компост яки черемә, 50 г суперфосфат, 1 кг көл салып, туфракның өске катламы белән аралаштырыла. Комлы туфракка торф күбрәк кирәк. Чокырга 1 чиләк су салабыз. Ул сеңгәч, чокыр уртасында уңдырышлы туфрактан таучык ясап, зелпенең тамырларын як-якка таратып урнаштырабыз. Тамырлар өстенә аз-азлап салып барылган уңдырышлы туфракка су сибә барабыз, чокыр туфрак белән тулганнан соң, бик әйбәтләп сугарабыз.

Иң мөһиме – тамырлары туфрак белән әйбәт керешсен, арада буш урын, һава катламы кала күрмәсен. Утыртып куюга, чокырның әйләнә-тирәсен черемә яки кипкән чүп үләннәре белән мүлчәлибез. Бу гамәлебез дым саклауга ярдәм итә. 
Төрле сортларны аралаштырып утыртсак, алар бер-берсен серкәләндерә, уңышы мулрак булачак. 

Карап үстерү, тәрбияләү серләре әлләни катлаулы түгел. Ул чирләргә бирешми, корткычлардан курыкмый. Көзен корыган яки куак эченә карап үскән ботакларын кисеп алабыз, төбен аеруча сак кына йомшартып, черемә салабыз. Иртә язда, кар эрегән мәлдә куакка азотлы ашлама кертәбез. Зелпе чәчәк аткан чорда комплекслы органик ашлама кертелә, ә җимешләре өлгергәндә көл төнәтмәсе (10 л суга 1 л көл салып болгатабыз) сипкәнне ярата. Җәен чүпләрен утау, мул итеп сугару зарури.

Зелпенең җимеше бик иртә, хәтта бакча җиләгеннән ике атнага алданрак өлгерә, ул табыныбызны витаминлы, татлы сыйга баетучы “беренче карлыгач” булуы белән аеруча кадерле.

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading