16+

Кайсы яшелчәләрне тутыралар?

Тутырылган (фаршировать иткән) яшелчәләр тәмле һәм файдалы гына түгел, өстәлгә бәйрәм төсмере дә өсти торган ризык.

Кайсы яшелчәләрне тутыралар?

Тутырылган (фаршировать иткән) яшелчәләр тәмле һәм файдалы гына түгел, өстәлгә бәйрәм төсмере дә өсти торган ризык.

Уңыш җыя торган чор. Шуңа да файдалы ризыкларны ашап калыгыз.

Әгәр дә борыч тутырырга уйлыйсыз икән, "Петровчанка" сортына өстенлек бирегез. Аның "ите" күп, ә кабыгы юка була. Шуңа да ризык хуш исле һәм сусыл булачак.

  • Борычларны тулысынча яисә урталай кисеп, "көймәчек" ясап тутырырга мөмкин.


Томатлар тутырып пешерү өчен идеаль яшелчә. Ул йомшак, сусыл. Ит, дөге, яшелчәләр белән үзара бик яхшы яраклаша.

  • Бигрәк тә тыгыз кабыклы, буш эчле сортлар - "Нина", "Наша Маша" моның өчен яхшы булачак.


Әгәр дә баклажан тутырырга ниятлисез икән, "ЭПИК F1" сортлысын карагыз. Ә ташкабакның "НЕФРИТ" сорты моның өчен идеаль булачак.

Кабак - көзен тутырып ашый  торган иң популяр яшелчәләрнең берсе. "Марисоль F1" сортлы бәләкәй генә кабак чикләвекләр, яшелчәләр, ярмалар белән тәмле булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading