16+

Хатын-кызда урта яшьләр кризисы: ничек җиңәргә?

Ирләрдә урта яшь кризисы хакында барыбыз да ишетеп белә. Ә хатын-кызларда да шундый чор булуын белә идегезме? Әлбәттә ир-ат һәм хатын-кызларның урта кризис чоры аерыла.

Хатын-кызда урта яшьләр кризисы: ничек җиңәргә?

Ирләрдә урта яшь кризисы хакында барыбыз да ишетеп белә. Ә хатын-кызларда да шундый чор булуын белә идегезме? Әлбәттә ир-ат һәм хатын-кызларның урта кризис чоры аерыла.

Хатын-кыз, беренче чиратта, тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләрне күреп борчыла башлый. Аның чәчләре, тырнаклары, тиресенең шомалыгы, авырлыгы үзгәрә. Болар барысы да хатын-кызларны куркыта башлый һәм үзләренә булган ышанычны киметә.

Хатын-кызларның кризис чоры, ирләрнекенә караганда, җәмгыять өчен эзсез уза дияргә була. Бу малайлар һәм кызларны төрлечә тәрбияләү белән бәйле. Кызларны, гадәттә, күпкә җаваплырак итеп тәрбиялиләр һәм гаиләгә ориентлаштыралар. Урта яшьләр кризисы вакытында ир-атларның яңа гаилә коруы, кабат әти булуы шуңа гаҗәпләндерми дә. Хатын-кызлар өчен бу сирәк күренеш.

Тагын бер аерма – хатын-кызларның урта яшьләр кризис чоры балаларның үсмерлек кризисы чоры белән тәңгәл килүе. Гаиләдә балалар күбрәк вакытны әниләре белән уздыра, тәрбия белән дә ешрак әниләр шөгыльләнә. Баланың мәктәптә начар укый башлавы, өйдә ярдәм итмәве һәм холкы үзгәрүе хатын-кызны “чыгырыннан чыгару” өчен тагын бер фактор булырга мөмкин.

Тагын бер аерма – хатын-кыз үзен уңышсыз дип саный. Гүзәл затлар үзләрен өйгә, балаларга багышлый икән, карьера ясый алмадым, дип борчыла башлый. Ә карьера өчен яшәүче ханымнар ирешкән уңышларын нәтиҗәсез һәм беркемгә дә кирәксез дигән фикергә килә.
Психолог Анетта Орлова бу уңайдан киңәшләре белән уртаклаша. Беренчедән, бар игътибарны да үзегезгә юнәлтмәгез, ди белгеч. 

– Бары үзегез хакында гына уйланып йөрү хәлләрне катлауландырачак кына. Андый вакытта хатын-кыз үзенең мөмкинлекләрен һәм сәләтен кире кага, кабул итми. Инде барлык яхшы әйберләр дә үткәндә калды дип саный. Тормышым барып чыкмады, ирем дә мин теләгән кеше түгел, һөнәрне дә дөрес сайламадым дигән уйлар башына еш килә. Шул сәбәпле, кешенең холкы үзгәрә башлый, ул үзенә карата таләпчәнрәк була, башкаларга карата да таләпләре арта.
Бу очракта игътибарны башка әйберләргә юнәлтергә кирәк, дип киңәш бирә психолог. Барлык вакыйгаларны да ике призма аша анализлагыз: бу миңа нинди файда бирә һәм әйләнә-тирдәгеләр моңардан нәрсә ала? Мин башкаларга, гомумән бу дөньяда  нинди файда китерәм дип фикер йөртергә кирәк, – ди Анетта Орлова.

Икенчедән, начар уйларга “чумып” утырганчы, файдалы эшләр белән шөгыльләнергә кирәк икән. Үзегезгә һәм башкаларга файдалы булган нәрсә белән шөгыльләнә алыр идегез? Алдан ук план төзегез.
Белгеч сүзләренчә, кризистан чыгуның тагын бер юлы – иҗат! Ул барлык кешеләргә дә файдага гына. Иҗат сезне энергия белән баетачак.

Укыгыз, өйрәнегез. Иртә саен яратмаган эшегезгә йөрү хәлне катлауландырачак кына. Әгәр дә хезмәтегездән канәгать түгел икән, яңа һөнәр үзләштерегез, үзегезне канәгатьләндерә торган эш табыгыз, ди психолог. Ә иң мөһиме мондый адымнан куркып калмагыз!
Өйдә утырмагыз! Башкалар белән аралашыгыз, ирегезне кичке ашка кафега чакырыгыз, мастер-классларга, үзегезгә кызыклы булган иҗади кичәләр, очрашуларга йөрегез.

Рәхмәт әйтегез! Без еш кына рәхмәтле була белмибез. Рәхмәт әйтүнең кешене уңай энергия белән баетуын бөтенләй онытабыз. Шуңа да үзегез рәхмәтле булган кешеләр исемлеген булдырып, аларга бу хисегезне җиткерүдән читенсенмәгез.
Кемнәр белән аралашуыгызны анализлагыз. Үзегезгә аралашу җиңел булган дус һәм танышларыгыз белән генә элемтәдә торыгыз. Һәрвакыт кирегә сукалый торган, дөньяны караңгы төсләрдә генә күрүче авыр холыклы кешеләрдән читләшегез. Сүз уңаеннан, үзегез дә шундый сыйфатларга ия түгелме икәнлекне тикшерегез. Әгәр дә сез гел зарланып кына утырсагыз, башкалар да сезнең белән аралашудан баш тартырга мөмкин. Өстәвенә, гел начар әйберләр генә уйлап, сөйләп  сез үзегезгә генә начарлык эшлисез.

Гәүдәгезгә игътибар арттырыгыз! Нәрсә ашавыгыз, нәрсә киенүегез, спорт белән шөгыльләнүегез – болар барысы да мөһим. Тышкы һәм эчке дөньягыз, сәламәтлегегез хакында кайгыртырга онытмагыз!

Тәүлегенә 8 сәгать йоклагыз! Йокы кеше организмына бик зур йогынты ясый. Йоклар алдыннан гаджетларны кулга алмагыз һәм ял итәргә тырышыгыз.
Хәрәкәтләнегез. Телисезме-теләмисезме спорт сезнең тормышыгызның бер өлешенә әверелергә тиеш. Спортзалда шөгыльләнергә яратмыйсыз икән, башка ысуллар уйлап табарга була. Мисал өчен, саф һавада озак йөрергә.

Үзегезне сөендерергә, шатландырырга тырышыгыз.
Тагын бер киңәш: әгәр дә бу киңәшләрнең берсе дә ярдәм итми икән, психологка мөрәҗәгать итүдән читенсенмәгез. Проблемалар тирәндәрәк булырга һәм кеше аларны үзе генә җиңеп чыга алмаска мөмкин.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading