16+

Көл кадерен беләсеңме?

Кишәрлегебездә организмга файда китерүче яшелчәләр, җиләк- җимешләр үстерергә омтылабыз.

Көл кадерен беләсеңме?

Кишәрлегебездә организмга файда китерүче яшелчәләр, җиләк- җимешләр үстерергә омтылабыз.

Черемә, сыек ачыткы халәтенә китерелгән сыер, ат, сарык тиресе, кош-корт тизәге,  чүп үләннәре, печән, салам төнәтмәләре, үсемлекләрнең азотлы ашламаларга ихтыяҗын тулысынча  канәгатьләндерсә, утын-үлән көлләре үсемлекләр җиңел үзләштерә торган формадагы фосфор һәм калий, кальций чыганагы.

Көл үсемлекләрнең серкәләнүенә, җимшәннәр яралуга, аларның чирләргә бирешмичә үсешенә, нәтиҗәдә, уңышын гына түгел, сакланышын  бермә-бер арттыруга хезмәт итүче күптөрле микроэлементларга бай. Аның составында тимер, күкерт, бор, магний, марганец, цинк, молибден  бар. Утын көленең  тагын бер өстенлеге - составында хлорның аз булуында. Иң файдалысы -  чүп үләннәре, яфраклы агачлар янганда барлыкка килгән  көл. Каен, юкә, усак, тал,  карама, өрәңге көлендә калий, кальций микъдары якынча 10 процент тәшкил итсә,   ылыслы агачларныкында – 6 процент.  Чүп үләннәрен киптереп ягып, көлен төнәтеп сибеп, кыйммәтле минераль ашламалар сатып алуга сарыф ителә торган акчабызны янга калдырып була.

Кычыткан көлендә  минераль тозларның күләме -27 процент,  алабутаныкында – 33 процент(!) Көл туфракның ачылыгын киметә,  нейтральләштереп, үсемлекләр үсеше өчен уңайлы шартлар тудыра. Әгәр  бакчадагы туфрак авыр, тыгыз, ачы  булса,  көлне көздән сибү кулай. Туфрак  комсу булса,  һәр 1 кв метрга ике-өч аш кашыгы күләмендә,  1:2 нисбәтендә торф яки черемә белән катнаштырып язын сибү тиеш.  Бакча кишәрлеге  сазлыклы,  урманлы  зонага керсә,  аның  ачылыгы зур  көлсу туфрагын нейтральләштереп,  уңдырышлылыгын арттыру өчен,  утын-салам көле катнашмасы кертү отышлы. Аны теләсә кайсы типтагы туфракта үсүче  кура һәм  бакча җиләге, карлыган, борчак, бәрәңге  үз итә. 

Бәрәңге бакчасын  утын-салам  көле  белән ашлау,  туфрак  составын файдалы ашламаларга баету,  икенче икмәгебез уңышын арттырудан  тыш,  зарарлы гөмбәчекләр, каты корт, колорадо коңгызы  кебек корткычларга каршы  көрәшергә дә ярдәм итә. Бакчачыларның кайберсе утырту алдыннан  ярылган  бәрәңге бүлбеләренә мочевиналы көл төнәтмәсе бөрки  яки коры көл сибә, икенчеләре көлне буразнага кертеп, туфрак белән аралаштыруны хуп күрә. Шәхсән үзем дачабыздагы кечкенә кишәрлектә  бәрәңге утыртканда,  һәр ояга берәр кашык көл,  учлап  суган кабыгы, черемә катнашмасы салып, аларны  туфрак белән катнаштыра  идем. Соңгы елларда  бәрәңгене авылдагы бакчага утыртуыбыз сәбәпле,  шактый зур мәйданга  көл җиткереп булмый, билгеле.  

Көлне бәрәңгене утырткач та кулланып була булуын.  Бәрәңге төбен өяр алдыннан, һәр куак әйләнәсенә учлап  көл сибү алымы турында  искәртүем. Ашлау, корткычлардан саклау бер үк вакытта башкарыла.  Колорадо коңгызына каршы чара  буларак, сабаклар 15-20 смга чаклы күтәрелгәч, бәрәңге кишәрлеген  көлле-сабынлы эремә белән  тулаем эшкәртүчеләр бар. Иләктән иләнгән 1 кг агач көлен 10 литр суда 15 минут дәвамында  кайнатып, ике тәүлек төнәткәннән соң, сөзеп алынган составка 50 мл сыек  сабын  кушып болгатыла. Бәрәңгегә сибәр алдынннан, эремәгә  тагын шул чаклы ук  су  кушабыз. Чем кара гумуска бай  туфракта үскәнгә күрә,  бәрәңгебез  уңа, бүлбеләрне алдан  “Престиж” белән эшкәртеп утыртканга,  каты корт, колорадо коңгызы, нематода гөмбәчекләре, парша  зарарламый.  Бәрәңге чәчәк аткан вакытта, иртәнге чык кипкәнче, үсемлекләр өстенә иләнгән көл сибеп чыгарга ярый. Агрономнар көлне уксус белән “сүндереп” сибәргә киңәш итә. Мондый көлдәге макро-, микроэлементларны үсемлекләр  җиңелрәк үзләштерә икән. 

Көлне, тәмәке оны белән  катнаштырып, кәбестә, редис, шалкан, кишер яфраклары, сабаклары өстенә  сибәргә, суган, сарымсак  кыяклары төбенә төнәтмә ясап кертергә була.  Яшелчәләргә бөркүдән тыш,  аны җимеш агач-куакларын  төрле корткычлардан: чәчәкашар, җимешашар борча, коңгызлардан, аларның личинкаларыннан, гөмбәчекләрдән,  гөбләләрдән саклау максатыннан, бакчачылар яратып  куллана. Җимеш агачларын эшкәртү өчен состав түбәндәгечә әзерләнә.10 л суга 300 грамм көл салып, сыеклыкка  кайнау керү дәрәҗәсенә җиткерәбез. Суынгач, марля аша сөзеп, 25 г мл сыек сабын, мочевина өстәп болгатабыз. Җылымса составны агач-куакларга бөркеп, корткычларны юк итеп була.

Көздән алмагач, груша,  чия,  кура, бакча җиләге, җимеш куаклары  төпләренә көл сибеп калдыру да отышлы. Кабак, кабакчык, кыяр үсентеләренә ончыл чык төшсә, әлеге афәттән көл төнәтмәсе сибеп котылып була. 4 кг көлне ике чиләк кайнар суга салып эретеп, 2 тәүлек төнәткәч, үсемлекләрне баштанаяк  коендырабыз.. Җәй яңгырлы булып, бакча җиләге чери башласа,  чир тудыручы спораларны юк итү  өчен,  өсләренә  коры көл сибәргә кирәк.  Мунча, мангал көлләрен, ихатадагы  чүп-чарны, иске саламны, корыган чүп үләннәрен яндырганда барлыкка килгән  калдыкларны  чыгарып түкмик.  Коры кисмәккә җыеп барсак, шактый саллы мая тупланыр.  

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading