Сарымсакны көздән дә, яз көне дә утыртырга була. Бу, беренче чиратта, табигать шартларына бәйле. Россиянең урта полосасында ике ысулны да киң кулланалар.
Сарымсакны язын утыртканда һава температурасын исәпкә алына. Туфрак +4...+6 градуска кадәр җылынган, һава температурасы 7-10 көн дәвамында +8 градустан да түбән булмаска тиеш. Урта полосада сарымсакны 5-20 апрель араларында утыртырга киңәш ителә.
Әмма сарымсакны соң утыртмагыз, чөнки туфракның дымы бетә һәм аңа тамыр җибәрергә авырлаша. Ә туклыклы матдәләрнең күбесе сарымсакның сабагы үсешенә китәчәк һәм тамыр өлешенә зыян килүе ихтимал.
Сарымсакны көзен утырту шартларына килсәк, температура +10 нан да күтәрелмәскә тиеш. Әмма туфрак җылы булу шарт. Урта полосада сарымсакны сентябрь азагыннан октябрь уртасына кадәр утыртырга киңәш ителә.
Әгәр көз салкын килеп, туңнар иртә башланса, бу эшне иртә язга калдыру яхшырак. Чөнки сарымсак туңмаячак һәм җәй уртасына вак тырнаклы эре сарымсаклар үсеп җитәчәк.
Салкыннар башланганчы сарымсак тамыр җибәреп өлгерергә тиеш. Әмма үсмәсен. Тамырлар 5-8 см булса әйбәт санала. Салкыннар башланганчы тамыр системасы формалашып җитмәсә, һава температурасы -10 градустан түбән төшсә, сарымсакның туңуы ихтимал.
Тамыр системасы тулысынча үссен өчен 35-45 көн вакыт кирәк. Яз көне, туфрак +3...+5 градуска кадәр җылынганнан соң, кыяклар чыга. Сарымсакның башы +14+16 градуста формалаша башлый.
Сарымсакны утыртыр алдыннан эшкәртергә кирәк. Бу аңа авыруларга бирешмәскә ярдәм итәчәк. Мисал өчен, орлыкларны бакыр купаросы белән эшкәртә аласыз. 5 гр бакыр купаросын 1 литр суда эретеп, яхшылап бутарга. Сарымсак орлыгын шул суга 10 минутка батырып торырга һәм аннан соң алып, тукыма яисә кәгазь өстенә җәеп, бераз киптереп алырга.
Марганцовка да бик көчле антисептик исәпләнә. Ул гөмбәчекләргә, микроорганизмнарга каршы яхшы көрәшә. Өстәвенә, сарымсак орлыгын калийга да баета. Эшкәртү өчен марганцовка эремәсен сыек кына ясарга кирәк. Аннан шул эремәдә 1 сәгать чамасы орлыкларны батырып тотарга. Әгәр орлыкта авыру билгеләре күрсәгез, эремәдә 10 сәгатькә якын тотарга була. Аннан соң киптереп, утыртырга да мөмкин.
Үстерү бер хәл. Уңышны дөрес итеп, кирәкле вакыктта җыеп алырга да кирәк. Иртә яисә артык соң алу сарымсакның саклану вакытын кыскарта. Сарымсакның өлгергәнлеген берничә билге буенча ачыкларга мөмкин. Аның аскы яфраклары тулысынча саргаеп, кибәчәк. Ә өске яфракларның очлары агарып, корый. Тамыры нәзегәя, кибә. “Муены” нәзегәеп, корый. Сарымсакның кабыгы нык була һәм шәмәхә төскә керә.
Сарымсакны коры, кояшлы көнне казып алырга киңәш ителә. Ышык урында, кимендә, 7-10 көн киптерергә онытмагыз.
Фото: Татар ядкарьләре
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар