16+

Кыяр уңышын арттыру серләре

Быел күпләр кыярның уңышы начар булудан зарлана.

Кыяр уңышын арттыру серләре

Быел күпләр кыярның уңышы начар булудан зарлана.

Сүз дә юк, майдагы салкын кыраулар, июньдәге челлә уңышка шактый зыян китерде, бакчачыларга зур сынау булды. Шулай да, технологияне дөрес саклап, үсемлекләрне исән-имин саклап кала алдык.

Кыярның уңышын арттыру ысуллары күптөрле. Теплицада үсентеләрне бер рәткә тезеп, араларын якынрак итеп утыртып, янсабаклары яралуга өзә барып, бер сабаклы итеп формалаштыру, шпалерга күтәртеп бәйләп, өскә таба үрмәләтеп үстерү аннан иртәрәк уңыш ала башлау мөмкинлеген тудыра. Үсемлек түшәмгә менеп җиткәннән соң, өлгергән кыяры җыеп алынган озын сабакның картайган, үз вазыйфасын үтәгән яфракларын өзәм. Үсемлекне саклык белән җиргә төшерәм. Сабак очындагы 30-35 сантиметр өлешен генә өскә чыгарып калдырып, яфракларын кисеп аткач ялангачланган “лиананы” кыяр төбе тирәсенә түгәрәкләп әйләндереп салып, мул итеп сугарып, черемә, көл, суперфосфат белән баетылган туфрак белән күмеп кую отышлы. Тиздән биредә күпсанлы яңа эшче тамырлар хасил булып, үсемлекне тукландыра башлый. Яңартылган кыяр сабагы янәдән өскә үрмәли һәм икенче дулкын мул уңыш өлгертә. Бу ысулны бер сезонда ике мәртәбә кулланырга була.

Шәхсән үземнең кыярларым май уртасыннан башлап июнь азагына чаклы беренче уңышын биреп утыра иде. Быел беркадәр соңардылар. Июльдә сабакларының картайган өлешен аска төшереп, уңдырышлы туфрак белән күмәм. Икенче дулкын мул уңыш бирү гадәттә август азагында туктала. Әлеге процедураны кабатлаганнан соң, сентябрьдә генә түгел, көз матур килгән елда хәтта октябрьдә дә сусыл тәмле кыярларны теплицадагы түтәлдән чиләкләп җыеп керергә була. 

Сүз дә юк, кыяр уңышының күләме, сыйфаты аны нинди грунтка утыртуыңа, суны ничек сибүеңә, ни рәвешле формалаштыруыңа, ашлавыңа турыдан-туры бәйле. Үзем аны җылы түтәлдә үстерүгә өстенлек бирәм. Көздән теплицаны үсемлек калдыкларыннан тулысынча чистартып югач, туфрагын зарарсызландыргач, киләсе язда кыяр үстереләсе түтәлне алдан ук әзерләп калдырабыз. Траншея казып, төбенә чыбык-чабык, корыган үлән сабаклары, чистартылган яшелчә калдыклары, коелган яфраклар тутыргач, чирләрне алдан кисәтү өчен, профилактика йөзеннән Байкал-ЭМ препараты сибеп җибәрәбез. Икенче катлам итеп, ярым черегән тирес тутырабыз.

Шуның өстенә 20 сантиметр калынлыкта уңдырышлы кара туфрак алып кайтып салабыз. Көздән сидерат культура-гәрчич чәчеп калдырабыз. Мартта теплицага кар тутырабыз, апрельдә бу түтәлдә редис үстереп алабыз. Фатирыбызның тәрәзә төбендәге торфлы стаканнардагы үсентеләрне май башында бакчага алып килеп җылы ояларга урнаштырабыз. Зур бакларга кар тутырып, шифалы суын күп итеп җыеп калабыз. Кыярга әүвәлге мәлдә кар суын җылытып сибәбез, шунлыктан бик тиз арада тернәкләнеп уңыш бирергә керешәләр. Ябык грунтка Герман, Кураж кебек үзлегеннән серкәләнүче гибридларны утырту отышлы. Ачык һавада Пучковое очарование,Сибирская гирлянда, Хасбулат, Муравей ел саен мул уңыш белән сөендерәләр. Алар температураның кискен үзгәрешләрен дә җиңелрәк кичерә, чирләргә бирешми.

Кыярны даими тукландырып тормасаң, мул уңышка ирешеп булмый. Чамасын белеп кенә, нитроаммофоска, азофоска, суперфосфат кебек минераль ашламаларны, Агрикола для огурцов, тыкв, кабачков кебек бу культура өчен махсуслашкан, микроэлементлар белән баетылган препаратларны куллану отышлы. Яз башында 200 литрлы кисмәккә кычыткан җыеп тутырам, бер-ике көрәк тавык тизәге, 3 литр чамасы көл, су тутырып, ачыткы ясап куям. Бу табигый ашлама белән кыярдан тыш, борыч, баклажан, томат, кабак, кабакчыкны, бакча җиләген тукландырам. 10-15 литр чиста суга 1 литр ачыткы салып болгаткач, кичтән яхшылап сугарылган үсемлекләрне тамырдан тукландыру отышлы. Күзгә күренеп үсеп китәләр, уңышы мулдан була. 

Кыярлар сөтле су белән коендырганны ярата. 1 литр майсыз сөткә 3 тамчы йод тамызып,10 литр су белән сыеклап сибү кулай. Кыш буе җыеп барган банан, суган, сарымсак кабыклары төнәтмәсе дә бик әйбәт ашлама. Бер үк вакытта корткычларны куркыта, чирләрдән саклый.

Сезонга берничә мәртәбә үсемлекләр астына мүлчә итеп яшел кычыткан сабаклары, ярым кипшенгән печән таратам. Үсемлекләр чирләмәсен өчен, корылманы ачып җилләтү мәҗбүри. Температура бик нык кызса, кыярның серкәләре “кысыр калып”, яраксызга әйләнә. Җәй көне ачык грунттагы кыяр түтәлемә умарта кортлары күпләп очып килсен өчен, яфрак өсләренә баллы су бөрким. Уңышны арттыруда микроэлементларның роле зур. 1 литр сөткә йә эремчек суына эретеп салынган 5 мг бор кислотасын, берничә тамчы йодны, 2 мг марганцовканы 10 литр су белән сыеклап, бакчадагы күптөрле яшелчәләргә, җиләк-җимеш куакларына бөркергә ярый. Бу состав үсемлекләрне тукландыра, бер үк вакытта чирләрдән һәм корткычлардан саклый.

Кыяр – җылы як үсемлеге. Ачык грунтта үстергәндә, төнгә каршы өстенә тукылмаган материал каплап куярга, иртән япманы ачып мәшәкатьләнергә туры килә. Тышта үскән кыярны түтәлгә сирәгрәк утыртып, янсабакларын өскә үрмәләтеп, уңышны бермә-бер арттырырга була. Берничә ел элек Хасбулат сортлысын җиде сабаклы куакчык итеп формалаштырганым исемдә. Шәхсән үзем кыярларны иртәле-кичле сугарам, атнага бер мәртәбә төрле составларны чиратлаштырып ашлыйм, яфраклары вагая башласа, төпләренә черемә таратам.

Кыярлары груша рәвешенә керә башласа, көл суы, әгәр орчыксыманга әверелсәләр, тирес ачыткысы яки сидекчә сибәм. Гарип кыярларны күрсәм, кызганмыйча өзеп алам. Уңышны көн саен җыям. Үсемлекнең астагы 4-5 яфрагын, беренче яралган нәни кыярларын өзеп ташлыйм.

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading