16+

Нарат чәе: кайчан җыярга, ничек ясарга?

Аның исе генә түгел, инәләреннән чәй дә бик файдалы булуын белә идегезме? Эфир майларына бай булганлыктан, бу инәләрдән чәй авызны бераз бөрештерә. Шуңа да мондый чәй бөтен кешегә дә ошап бетмәскә мөмкин.

Нарат чәе: кайчан җыярга, ничек ясарга?

Аның исе генә түгел, инәләреннән чәй дә бик файдалы булуын белә идегезме? Эфир майларына бай булганлыктан, бу инәләрдән чәй авызны бераз бөрештерә. Шуңа да мондый чәй бөтен кешегә дә ошап бетмәскә мөмкин.

Нарат инәләреннән ясаган чәй тын юлларына салкын тигәндә, грипп, ринит, ангина, бронхит, туберкулез белән авыртканда ярдәм итә.
Ылыслар С витаминына бай. Галимнәр кызыклы факт ачыклаган: юеренче салкыннар башлангач, кешеләр күпләп авырган чорда, нарат инәләрендә С витамины өч тапкырга арта икән.

Шул ук витамин иммунитетны арттыра, цинга авыруын бетерә. Моннан тыш ылыс чәендә Е, РР, А витаминнары да күп.
Әлеге төнәтмә яраларны дезинфекцияләгәндә яхшы чара.

Күз күреме начарланса да нарат ылысларын пешереп эчәргә киңәш ителә. Аңардагы А витамины күрү сәләтен яхшырта.
Чәй организмдагы шешләргә каршы көрәшә. Аны рак белән авырый башлагач түгел, профилактика буларак та эчәргә мөмкин.
В төркеменә караган витаминнарга, кальций һәм фосфорга бай булганга,  ылыс организмны яшәртә, тирене, чәчләрне, тешләрне яхшырта.
Мондый чәйнең сидек куа торган үзлеге организмнан артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә.

Буыннар авыртканда, артрит, артроз булса, тезләр, муен, терсәкләр борчыганда ылыстан ясалган чәй булышыр.
Ылыс составындагы эфир майлары йокысызлыктан интеккәндә, стресс, склероз булса һәм үзәк нерв системасы белән башка төрле проблемалардан азат итә.
Ылыслы чәй кан тамырларын ныгыта, кан әйләнешен, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Тамырлар чиста булмау баш авыртуларга китерә. Ылыслы чәй тамырларны чистартачак.

Моннан тыш нарат ылысыннан ясалган чәй ашкайнату системасын җайга салырга ярдәм итә; симезлеккә каршы көрәшә, канда шикәр күләмен җайга сала.
Чәй ясау өчен берничә кагыйдәне истә тотыгыз: 
- ылысларны юл буеннан җыймагыз;
- кулланыр алдыннан юып-киптерегез;
- мөмкин кадәр яшьрәк ылысларны файдаланыгыз.

Ылысларны киптереп, каһвә ваклый торган җайланмада ваклагыз. Әзер чәйне катыргы тартмада, пыяла банкада, чүпрәк капчыкта ике елга кадәр сакларга була. 
Чәйне берничә төрле ясыйлар.
1 кашык ылыска 1 стакан кайнар су салып, төнәтергә һәм сөзеп эчәргә.
Вакланган ылысны термоска салып, шуңа кайнар су агызалар. 12-24 сәгать торганнан соң каты, кызыл төстәге чәй булачак.

Ылысны салкын суга салып кайнатып чыгарырга һәм суытып эчәргә мөмкин.
Теләгән кеше чәйгә лимон, бал яисә шикәр куша ала.

Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading