Ике ел элек, чиратыбыз җитеп, Биектау районы Каймар авылы янәшәсендәге калкулыктан күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлегенә тиенгән идек.
Сөенечебез зурдан: узган җәйдә шунда йорт салдык. Җирне буш яткырасы килми. Бакчачылык буенча тәҗрибәбез булмаса да, көздән куаклар, виктория үсентеләре, суган- сарымсак утыртып калдырырга ниятлибез. .Базардан эреле- ваклы сарымсак бүлбеләре сатып алып кайтып куйдым. Аларны кайчан, ничек утыртсам, кышкы суыкларда өшемәсләр икән? Түтәлне кайчан казырга, нәрсә белән ашларга? Сарымсакны утыртканчы, нинди эремәгә салып торыйм икән? Үрдереп утыртыргамы?Әллә коры килеш тә ярыймы? Сорауларыма җавапны үзем үсмерчактан бирле яратып укый торган “Шәһри Казан” гәҗитенә язып җибәрсәгез, рәхмәтле булыр идем.
Өч бала әнисе Миңнурый.
Сарымсак үстерү серләре турында яз көне бер мәртәбә тәфсилләп язып чыккан идем. Шулай да даими абунәчебезнең сорауларын җавапсыз калдырмаска булдым (авт.Х.Г.).
Сарымсакны безнең төбәктә сентябрьнең соңгы атнасыннан башлап, октябрьнең унбишләренә чаклы утыртырга гадәтләнгән идек. Җир өсте бозланып катканчы, аңа тамыр җибәреп өлгерү, әмма тишелеп чыкмау һәм өшемәү өчен нибары ике атна вакыт сорала. Быелгы көзнең беренче ае аеруча җылы килгәнлектән, җитмәсә октябрьдә үтә дә җылы һава торышлы Әбиләр чуагы көтелгәнлектән, сарымсакларны әлегә утыртмый торуыбыз хәерле.
Шулай да, октябрьнең егермеләреннән дә соңга калмаска кирәк, дип уйлыйм. Түтәлләрне бүгеннән үк казып, туфрагының һәр квадрат метрына яртышар чиләк черемә, берәр стакан көл, соңгысы булмаса, 20-25 гр исәбеннән калиймагнезия сибеп ашлап куйсагыз, сарымсакларга кышка чаклы тамыр җибәрү, киләсе көздә мул уңыш өлгертү өчен уңай шартлар туар. Туфракны гөмбәчекләрдән зарарсызландыру өчен, көннәр җылы торганда фитоспорин эремәсе сибәргә була. Сарымсак эре башлы булып үссен өчен, берничә кагыйдәне истә тоту зарури. Туфрак органик һәм минераль ашламалар белән тукландырылган, көпшәк, һава һәм дым үткәрүчән булырга тиеш.Түтәлне кояш төшә торган урынга казырга кирәк.Сезнең очракта бакча җиләге түтәлләренең уртасына 10-12 см лы буразначыклар сызып, сарымсакларны берәр рәт итеп утыртып чыгу отышлы булачак.
Халык телендә виктория дип йөртелүче бакча җиләге белән сарымсак бик әйбәт күршеләр. Сарымсакның эфир майларының көчле исе җиләк корткычларын куркытып качыра, гөмбәчек чирләреннән, нематодадан саклый. Сугарулы һәм даими тукландырылып торучы җиләкләр янәшәсендә үскәндә, сарымсакның уңышы әйбәтрәк була. Аерым түтәлгә утыртсагыз, анда язын су җыелып тормаслык урынны сайлагыз.Түтәл кырыйларын агач яки пластик каркас белән әйләндереп алсагыз, киләчәктә эшләргә җиңел булачак.Туфракны көпшәкләндерү өчен черемә, компост, иске пычкы чүбе, елга комы кертергә була.Торф белән ашласагыз, туфракның ачылыгын арттырмау өчен, казу алдыннан җир өстенә доломит оны сибәргә кирәк булачак.
Сарымсак башларын утырту алдыннан гына тешчекләргә аерырга кирәк, юкса дымы кимеп, тишелеше начараячак. Бүлбенең тышчасы салынганын утыртырга ярамый. Ялангач калган тешчекләр кышын өшиячәк. Утырту буразначыгын 10-12 см тирәнлектә ясап, төбенә, 2 погонметрга 1 кырлы стакан исәбеннән, тавык тизәгеннән ясалган гранулалар яки “Гера” ашламасы сибеп чыгу да отышлы. Туфракны баету максатыннан 1 кв метрга 300-500 гр исәбеннән коры биогумус кулланырга ярый. Сарымсак узган җәйдә кишер, суган, сарымсак үскән түтәлне яратмый, ә кабак, кыяр, бәрәңге, кәбестә үскән урында әйбәт уңыш бирәчәк. Бу киңәшемне истә калдырсагыз, киләсе елларда файдасы тиячәк. Түтәлдә рәт аралары 25 см, сарымсак тешчекләре арасын кимендә 15 см калдырып, сыртларын бер якка каратып тезеп чыгарга кирәк. Шәхсән үзем бүлбе төпләренә черемә, өсләренә көл сибеп җибәрәм.
Сарымсакны көздән утыртканда, аны җебетергә, тамырландырырга, түтәлгә су сибәргә ярамый. Бары тик сау- сәламәтләрен сайлап алырга кирәк. Әгәр утырту материалы эреле- ваклы булса, эреләрен бер тирәгә, уртача зурлыктагыларын икенче почмакка утырту сорала. Вакларын утыртсагыз, уңышы мактанырлык булмас дип уйлыйм. Бүлбеләрне уңдырышлы туфрак белән күмдергәч, түтәл өстен кимендә 8-10 см калынлыкта пычкы чүбе, коелган яфраклар, торф белән мүлчәләп кую зарури. Бу катлам аны суыклардан саклаячак. Мүлчә сыйфатында ылыслы чыршы- нарат ботаклары куллану да отышлы. Салам яки үлән таратсак, анда тычканнар оя ясаячак. Безнең төбәктә эре баш ясый торган Титан, Грибовской, Любаша сортлары әйбәт уңыш бирә. Көньяктан алып кайтып сатылган ак кабыклы эре сарымсакларны утыртып караганым булды, кышын өшеделәр.
Шунлыктан үз төбәгебездә үстерүгә яраклаштырылган шәмәхә кабыклысын утырту отышлы. Киләсе җәйдә берничә баш сарымсагыгызның укларын сындырмый калдырырсыз. Алар тураеп басып, орлык тулы шарларының кабыгы шартлап ярылгач, уңыш җыярга вакыт җиткәнлеген белерсез. Шул орлыклы үсемлекләрне түтәлдән казып алгач, тамыры- сабагы белән ышык урында киптереп, орлыкларын өлгертеп бетереп, киләсе көзгә бер дигән чәчүлек материалы әзерләп куярсыз.
Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар