Мисал өчен, чикләвекләр В төркеменә караган витаминнарга һәм магнийга бай. Алар арыганлыкны бетерә, өлкәннәргә дә, балаларга да көч-куәт өсти. Бөтнек баш миенең активлыгын арттыра.
Банан тәмле генә түгел, файдалы ризык та. Ул углеводлардан, магний һәм фолий кислотасыннан гыйбарәт. Болар барысы да энергияне арттыра. Авокада да шундыый ук үзлекләргә ия.
Имбирь уянырга ярдәм итә, иммунитетны ныгыта, кан әйләнешен яхшырта.
Теләсә кайсы цитрус- грейпфрут, мандарин, әфлисун согы организмга көч бирү үзлегенә ия. Төче чия, чия, җиләк, кара карлыган, кара җиләктә дә шулай ук әлеге үзлекләр бар.
Кара шоколад турында да онытмагыз. Ул, кимендә 60 процентка какаодан тора һәм энергия чыганагы санала. Иртән торуга су эчегез. Нәкъ менә су иртән баш миенә кислород һәм туклыклы матдәләрне җиткерә торган транспорт ролен үти.
Комментарийлар