16+

1 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә өстәмә ял көннәре бирәләр?

1 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә яки опекуннарына аена ике өстәмә ял көне бирергә кирәк.

1 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә яки опекуннарына аена ике өстәмә ял көне бирергә кирәк.

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта RT телеканалы документка сылтама белән хәбәр итә.

Мөрәҗәгать хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка адресланган.

«Эшләүче ата-аналарга (опекуннарга) үз баласы, шул исәптән уллыкка алынган яки опекадагы баласы бер яшькә җиткәнче хезмәт хакын сакламыйча ай саен өстәмә рәвештә ике ял көне алу хокукын бирү турындагы мәсьәләне каравыгызны сорыйм», - диелә депутатның мөрәҗәгатендә.

Власов билгеләп үткәнчә, Хезмәт кодексы буенча хезмәткәргә баласы тугач бары тик биш кенә көн ял бирелә. Сабый дөньяга килгәч яшь әти-әниләрнең мәшәкатьләре артса да, өстәмә рәвештә ташламалы хезмәт шартлары каралмаган.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading