16+

11 кеше янып үлгән пансионат директорына нинди хөкем карары чыгардылар?

11 тормыш өчен 3 ел. Башкортстанның Әбҗәлил районында картлар пансионатында чыккан янгында кешеләр һәлак булган иде.

11 тормыш өчен 3 ел. Башкортстанның Әбҗәлил районында картлар пансионатында чыккан янгында кешеләр һәлак булган иде.

Хәзер аның элеккеге җитәкчесенә хөкем карары чыгарылды. 44 яшьлек хатынга "саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелде, дип хәбәр итә «Башньюс».

Әбҗәлил район суды коридорында алма төшәрлек урын юк. Берничә эскәмиядә 11 карт янып үлгән пансионатның директоры Рәсимә Мухиянованың туганнары утырган. Ә менә ул конвойчылар озатуында залга юнәлә. Журналистлар белән теләмичә генә аралаша. Һәлак булган пенсионерларның туганнары хөкем карарын тыңлауга килмәгән.

— Мин туганнарыннан гафу үтендем, сорау ябык. Нинди карар көтәсез? Суд ничек хәл итәр, белмим,-диде җинаятьтә шикләнелүче үзе.
Хөкемдар хөкем карарын ике сәгать чамасы укыды, суд залында вәзгыять киеренке иде. Фаҗига булган көннән бирле ярты елдан артык вакыт үтте.
Бу коточкыч янгынның рәсми сәбәбе - төзексез үткәргеч, аның аркасында верандада пансионат яна башлаган. Мухиянова гаебе белән тулысынча килешәм, дигән, ә менә аның туганы киленнең гамәлен акларга да тырыша.

Реклама

— Тәрбиягә балалар алды, аякка бастырды. Картларны туганнары приютка этләр шикелле китереп ташлады, ә Рәсимә аларны табып алып, карап торды.
— Ләкин бит кешеләрнең иминлеге турында кайгыртырга кирәк иде.
Ну, бу бит хатын-кыз, ул тәҗрибәсез кеше, -дип җавап бирде журналистларга хөкем ителүченең туганы Сабилә Нигъмәтуллина.
2020 елның 15 декабрь төнендә "Шәфкать йорты"ндагы янгын вакытында 57 дән 80 яшькә кадәрге 11 кеше һәлак булган иде. Алар арасында Әбҗәлил һәм Белорецк районнары, шулай ук Чиләбе өлкәсе кешеләре да бар иде. Шул куркыныч янгыннан бары тик бишәү генә чыгып котыла алган, шул исәптән элекке директор үзе, аның балигъ булмаган кызы һәм өч тагын өч кеше. Мухиянова "Ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү" маддәсе буенча гомуми режимлы колониянең 3 еллыгына хөкем ителде.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде. Шикаять булырмы, әлегә билгеле түгел, Рәсимә Мухиянованы колониягә җибәрергә әзерлиләр.

Фото: видеодан скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading