15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла
9 сентябрьдән 15 мәйданчыкта Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
9 сентябрьдән 15 мәйданчыкта Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылачак
9 сентябрьдән 23 декабрьгә кадәр казанлылар һәр шимбә фермерлардан һәм агросәнәгать предприятиеләреннән яшелчә, ит һәм башка продукция сатып ала алачак. 15 адрес буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре 6.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вахитов районында ике сәүдә ноктасы җәелдереләчәк: Татарстан ур, 53 һәм Чехов ур, 2 адресы буенча эшләячәк.
Авиатөзелеш районы халкы авыл хуҗалыгы продукциясен Беломорская урамы, 69, Дементьев урамы, 7 һәм Ленинград урамы, 27 адресы буенча сатып ала алачак. Киров районында Краснококшайская урамы, 150/2, Революцион урамы, 12 һәм Батыршина ур. 20 адресы буенча сәүдә мәйданчыклары эшләячәк.
Моннан тыш, азык-төлек ярминкәләре Яңа Савин районында Лаврентьев ур, 10 һәм Ямашев ур, 71а адресы буенча да узачак. Идел буе районында Р. Зорге ур, 66 һәм Ю. Фучик ур, 72 буенча ике нокта эшләячәк, ә Совет районында Аграр, 2 һәм Липатов, 7 урамнарындагы сәүдә рәтләрендә фермер продукциясен сатып ала алачаклар.
«Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Радужный»сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
Биектау районында янгын: “Ярый әле үзебез өйдә булмаганбыз, гаиләбез белән үлә идек...”
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Быел менә беренче мәртәбә без аерым... Кем уйлаган бит”
-
#Язмалар
“Безнең гаилә туган көнен бөтен ил халкы бәйрәм итә”
-
#Җәмгыять
Татарстанда сайлауларга гаилә белән бару матур гадәткә әверелде. Бүләк тә отарга була
-
#Шоу-бизнес
Рөстәм Хәсәнов: “Туңдырма сатам. Чәкчәк, бавырсаклар да, тортлар да....”
Комментарийлар