16+

2 минут эчендә 400 мең сумнан колак каккан

Соңгы арада тормышыбызда заманча технологияләр киң кулланыла, хәтта кәгазь акчаларны да электрон карталар алыштыра бара. Интернетны еш куллану үз чиратында мошенниклык очракларын да арттыра.

Соңгы арада тормышыбызда заманча технологияләр киң кулланыла, хәтта кәгазь акчаларны да электрон карталар алыштыра бара. Интернетны еш куллану үз чиратында мошенниклык очракларын да арттыра.

Баксаң, быелның тугыз аенда  интернет белән бәйле  5620 алдалау очрагы теркәлгән. Бу былтыргы белән чагыштырганда 3 мең тапкырга артыграк дигән сүз. Татарстан эчке эшләр министрлыгының Җинаять эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Рамис Газыймов әйтүенчә, атна саен республика халкына мошенниклык аркасында 10 миллион сумлык зыян килә. Ни хикмәт, элегрәк өлкәнрәк яшьтәгеләр мошенниклар корбаны булса, хәзер яшьләрне дә оста алдалыйлар икән.  Татарстан Эчке эшләр министрлыгында иң еш алдалау очраклары, аларны кисәтү турында сөйләштеләр.

”Кәкре каен”га терәтү күп вакытта сату-алу сайтларында була икән. Әйтик, Казанда бер хатын бала коляскасын сатарга теләп “Авито” сайтына игълан урнаштырган булган. Товарны алырга теләгән кеше акчаның бер өлешен алдан түләргә теләвен белдереп, хатынның карта номерны сораган. Нәтиҗәдә, 2-3 минут эчендә мошенник он-лайн режимда хатынның 400 мең сум акчасын урлаган.

Телефон аша шалтыратып, ялган хәбәр тарату очраклары да җитәрлек. Әле узган атнада гына республика районнарының берсендә картлар һәм инвалидлар йорты директорына үзен ЮХИДИ хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр шалтыраткан. Алар юлда кием-салымнар белән тулы машинаны тоткарлауларын, һәм шул  кирәк-яракларны картлар йортына тапшырырга теләүләрен әйткәннәр. Моның өчен комиссия акчасын күчерү дә җитә, дигәннәр. Барысын да ялган “юл иминлеге инспекторлары”  кушканча  эшләгәч, директор кием-салымнарны алырга ЮХИДИ постына барган. Тик киемнәр белән тоткарлаган машина да юк, 60 мең сум акчадан да җилләр искән.

Мошенниклардан саклану өчен 5 киңәш:

1. Ишекне белмәгән кешегә ачмагыз, чит кешеләрне өйгә кертергә ашыкмагыз. Үзләрен полиция хезмәткәре, пенсия фонды белгече, башка социаль хезмәтләр дип таныштырсалар да, моны шалтыратып ачыкларга иренмәгез.

2. Телефон аша “туганыгыз авыр хәлдә”, “балагыз юл һәлакәтенә очраган” дигән һәм башка шундый хәбәрләргә ышанмагыз. Дәвалау, коткару өчен сораган акчаларны күчерергә ашыкмагыз. Барысын да тикшерегез, белешегез.

3. “Лотереяда зур суммада акча  оттыгыз, бүләк уйнатуда катнашып җиңегез” кебек тәкъдимнәргә ризалашмасагыз хәерлерәк.

4. Сихерне кайтарам, киләчәгеңне әйтәм дигән игъланнар да мошенниклыкның бер төре  булырга мөмкин.

5. “Банк картагызны кулланып булмаячак, зыян килмәен өчен фәлән номерга карта турында мәгълүмат җибәрегез”, – дигән хәбәрләр дә мошенниклар эше.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading