2017 елга балалар бакчаларына түләүнең уртача күпме булуы билгеле
Татарстан Министрлар Кабинетында мәктәпкәчә дәүләт учреждениеләрендә ата-аналар балаларын йөрткән өчен уртача түләү бәясе расланды. Карар республика Премьер-министры тарафыннан имзаланган һәм республиканың хокукый документлар рәсми порталында басылып чыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Министрлар Кабинетында мәктәпкәчә дәүләт учреждениеләрендә ата-аналар балаларын йөрткән өчен уртача түләү бәясе расланды. Карар республика Премьер-министры тарафыннан имзаланган һәм республиканың хокукый документлар рәсми порталында басылып чыккан.
Хисап мәктәпкәчә дәүләт учреждениесенең ничә сәгать эшләвенә һәм күпме балалар йөрүенә нигезләнеп ясалган.
Тәүлегенә 10,5 сәгать эшләүче балалар бакчасына айлык түләү, 3 тән 7 яшькәчә балага 1 гыйнвардан (документ үз көченә кергәннән соң) төркемдә балалар саны өчтән артканда 755 сум булачак, әгәр дә өчтән ким булса 1512 сум түләнә торган була.
Мәктәпкәчә дәүләт учреждениесендә бала тәүлек буе булса, 2 айдан алып 1 яшькә кадәрге балалар өчен түләү аена 4 мең 747 сум булачак - бу балалар саны өчтән ким булган очракта. Әгәр дә төркемдә балалар өчтән күбрәк икән, бу вакытта ата-аналар 2 мең 374 сум түли торган була. Тәүлек буе эшли торган балалар бакчасына 3 тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү төркемдә өчтән ким бала булганда 1 мең дә 843 сумга төшәчәк. Төркемдә өчтән артык бала булганда ата-аналар аена 921 сум түләп барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
-
#Киңәш сандыгы
Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?
Комментарийлар