Ләкин бу барлык хезмәткәрләргә дә кагылмаячак.
Казанда хезмәт хакларының артуы көтелә. 2023 елның 1 июлендә яңа минималь хезмәт хакы күләмен игълан итәргә тиешләр. Бу бюджет хезмәткәрләренә дә, минималь хезмәт хакы алучыларга да тәэсир итәчәк. Моннан тыш, декрет ялында утыручы хатын-кызларга түләнә торган пособиеләр, командировочный һәм больничный түләүләре дә МРОТның күләменә бәйле булачак.
Гомумроссия минималь хезмәт хакы күләме бүгенге көндә 16 242 сумга, ә Татарстан буенча ул 19 545 сумга тигез. Искәртеп узабыз, элегрәк Казан мэры Илсур Метшин республика башкаласында уртача хезмәт хакы күләме 53 780 сумга тиң дип белдергән иде.
Комментарийлар