9 кеше гомерен өзгән юл һәлакәтенең төп сәбәбе билгеле булган
“Урал” М-5 юлында тугыз кешенең гомере өзелгән юл-транспорт һәлакәте юл чистартылмау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу хакта “Татар-информ” “Башинформ”га сылтама белән хәбәр итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

“Урал” М-5 юлында тугыз кешенең гомере өзелгән юл-транспорт һәлакәте юл чистартылмау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу хакта “Татар-информ” “Башинформ”га сылтама белән хәбәр итә.
Республиканың тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән агентлыккаа хәбәр итүләренчә, “MAN” йөк машинасын йөртүче бозлавык булу сәбәпле, идарәне югалтып, каршы як полосадан килүче “Мерседес-Бенц” микроавтобусына килеп бәрелгән.
“Автомобиль юллары тиешенчә чистартылмау, бозлавыкка каршы чаралар белән эшкәртелмәгән булу сәбәпле, йөк машинасының каршы як юлдан килүче пассажир микроавтобусы белән бәрелешүе килеп чыккан”, - дип аңлаткан тикшерүчеләр.
Искәртеп узыйк, микроавтобусның сигез пассажиры һәм йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлгән, дүртесе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәдә дәвалана. Тагын бер җинаять эше "Хезмәт күрсәтүдә гражданнар тормышы куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе нигезендә кузгаткан.
Йөк машинасын йөртүче сак астында. Тикшерүчеләр Башкортстанның Иглин районы Олы Теләк авылы янындагы федераль юлга хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләреннән сорау алган.
"Татар-информ" Башкортстанда тугыз кеше үлгән юл һәлакәте өчен йөк машинасы йөртүчесен гаеплиләр, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Өч кеше яшен сугып һәлак булган, алар арасында бала да бар
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Тукай районындагы ташландык хәлдә булган «Следопыт» лагерен торгызырга кушты
-
#Кыскача яңалыклар
Фәнис Җаббаров көрәшче шәкерте Сергей Павлик турындагы хәбәрләр хакында
-
#Җәмгыять
Социаль такси хезмәтеннән кем файдалана ала?
-
#Мәгариф
«Безнең балаларны бездән башка беркем дә тәрбияләмәячәк»
Комментарийлар