Абау! Коронавируска бәйле чикләүләр шуның кадәр дәвам итәрме?
Фаразлар борчуга сала торган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Фаразлар борчуга сала торган.
Вирусолог, «Вектор» үзәге лабораториясенең элеккеге мөдире Александр Чепурнов URA.RU сайтына биргән интервьюсында Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләрнең өлешчә тагын бер-ике ел саклану ихтималы турында әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Безгә әле тагын бер-ике ел, вакциналардан дөрес итеп файдаланырга өйрәнгәнгә кадәр, шундый шартларда яшәргә, алтын урталыкны эзләргә, табибларның эшен җиңеләйтү өчен ниндидер чаралар кертергә туры киләчәк», — диде ул һәм катгый карантин кертергә кирәкмәвен — моның икътисадка тискәре йогынтысы булырга мөмкин икәнлеген искәртте.
Моннан тыш, Чепурнов билгеләп үткәнчә, галимнәр әлегә коронавируска каршы вакцинация вакытында иммунитетның нәтиҗәлелеген һәм аның күпме дәвам итүен белми.
«Һәм мәгълүматлар артмый торып белмәячәкбез дә. Өстәвенә, төрле вакцинадан төрле көчтәге һәм дәвамлылыктагы иммунитет барлыкка килү ихтималы да бар. Моны белгәч, тиешле вакциналар кулланачакбыз», — дип белдерде вирусолог.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар