16+

Абау! Самолет пассажирына инфаркт булган

Бүген иртәнге 7:15 сәгатьтә Казан аэропортына Новокузнецк—Мәскәү рейсы буенча оча торган самолет төшәргә мәҗбүр булган.

Бүген иртәнге 7:15 сәгатьтә Казан аэропортына Новокузнецк—Мәскәү рейсы буенча оча торган самолет төшәргә мәҗбүр булган.

Салонда бер пассажирның хәле начарланган, дип «Татар-информ»га «Казан» халыкара аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.

«Самолет уңышлы төшеп утырды. Пассажирны шәһәр хастаханәсенә алып киттеләр. 8:22 сәгатьтә һава судносы маршрут буенча хәрәкәтен дәвам итте», — диде Гадел Гатауллин.

Реклама

Республика клиник хастаханәсенең (РКБ) матбугат хезмәте белешмәсе буенча, ир-ат хәзер операция бүлмәсендә. Аңа 66 яшь, ул Кемерово өлкәсеннән, табиблар аңа миокард инфаркты диагнозы куйган. Ир-атка РКБда операция ясыйлар.  

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading