Аерылышканда мөлкәтне ничек бүләргә? Яңа закон әзерләнә
Мөлкәт суд тәртибендә бүленгән очракта да, ир белән хатын үзара килешеп тә, шунда ук бүленәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Мөлкәт суд тәртибендә бүленгән очракта да, ир белән хатын үзара килешеп тә, шунда ук бүленәчәк.
РФ Дәүләт Думасы Гаилә кодексына «ир белән хатынның уртак мөлкәте» төшенчәсен кертүне беренче укылышта хуплады. Ул аерылышкан очракта мөлкәтне бер суд процессы кысаларында бүлергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Проектның инициаторлары — Дәүләт Думасы каршындагы Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенников һәм Думаның Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Тамара Плетнева.
Павел Крашенинников сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ир белән хатынның мөлкәт хокуклары - ир белән хатынның уртак бурычларын һәм хокукларын үз эченә алган бербөтен комплекс түгел, ә «аерым объектлар җыелмасы». Мондый алым белән эшләү ир белән хатынның мөлкәтен бүлү турындагы бәхәсләрне суд тарафыннан күп тапкырлар каравына китерә. «Ир белән хатынның уртак мөлкәте» төшенчәсен беркетү процедураны гадиләштерергә тиеш.
Бу термин ир белән хатынның бергә яшәү дәверендә җыелган барлык мөлкәтне (актив һәм пассив керемнәр) үз эченә алачак. Аның ярдәме бергә туплаган мөлкәт суд тәртибендә бүленгән очракта да, ир белән хатын үзара килешеп тә, шунда ук бүленәчәк.
«Шулай ук ир яисә хатынның бер-берсенең ризалыгыннан башка уртак мөлкәтне башка кешегә тапшыру буенча килешүләр төзү милекне тапшыручы өчен уртак мөлкәттәге өлеш күләмен киметүгә нигез булып торачак», — дип хәбәр ителә басмада.
Моннан тыш, закон проектында банкротлык очрагында ир белән хатынны яклау мөмкинлеге каралган. Хәзерге вакытта ир белән хатынның берсе банкрот калса, гаиләнең барлык мөлкәте сатыла һәм бурычлары булмаган икенче як үз өлешен кире сатып ала алмый. Закон проекты моны үзгәртергә тәкъдим итә: башта һәр якның тиешле өлеше бүлеп биреләчәк, ә аннары бурычлы яктан түләтү процессы башланачак.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Динле, иманлы куллар белән эш итәбез»
-
#Төрлесе
«Курчак кебек өйдә утырган хатыным тормышка кайтты, кабат кеше булды»
-
#Йолдызнамә
Акыл белән йөрәк арасында күпер салыгыз: 09 – 16 июльгә йолдызнамә
-
#Киңәш сандыгы
Хашлама әзерләү ысулы белән бүлешәбез
-
#Кыскача яңалыклар
Мәктәпләрнең байыйсы бар икән әле: 1 миллионга кадәрге грантлар булдырыла
Комментарийлар