АКШта Хрущевның улы вафат булган
КПСС Үзәк Комитетының элеккеге беренче сәркатибе Никита Хрущевның улы Сергей Хрущев башына коралдан атудан үлгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
КПСС Үзәк Комитетының элеккеге беренче сәркатибе Никита Хрущевның улы Сергей Хрущев башына коралдан атудан үлгән.
Моны ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәдә Род-Айленд штатының сәламәтлек саклау департаменты матбугат хезмәте җитәкчесе Джозеф Уэнделкен раслаган.
"Әйе, үлем сәбәбе - башына коралдан ату, - диде ул. - Без сәбәп турында гына сөйли алабыз, мотивларга килгәндә, бу - полициягә бәйле сорау булырга мөмкин". Ул билгеләп үткәнчә, булган мәгълүматларга караганда, "сүз җинаять турында бармый". Элегрәк бу хакта Associated Press мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде. Материалда шулай ук Кранстон полиция идарәсе вәкиле Тодда Паталано шәрехләре китерелә. Ул хәбәр иткәнчә, сүз җинаять турында бара дип уйларга сәбәп юк.
АКШта 84 яшьлек Сергей Хрущевның үлеме турындагы мәгълүматны элеккеге совет лидерының оныгы Нина Хрущева ТАССка 18 июньдә раслаган.
Фото: ТАСС
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар