Актаныш Мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" XVII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе гала-концерты узды. Татарстан Республикасы Президенты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе патронаты астында узучы бу фестиваль Актаныш районында кунакта икенче тапкыр булды, дип хәбәр итә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең матбугат хезмәте.
Скопировать ссылку

Суперфиналга "юллама" оту өчен Мөслим, Минзәлә, Әгерже һәм Актаныш районнарыннан 760 яшь талант көч сынашты.
Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев гала-концертны ачканда "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең Татарстан мәдәниятенә керткән өлешен билгеләде:
- Унҗиде еллык тарихында фестиваль безнең сәләтле балаларны һәм аларның мөгаллимнәрен яңа дәрәжәгә күтәрде. Без инде күптән үзешчәнлек белән генә чикләнмибез, мәдәният йортларында дөньякүләм танылган классик әсәрләр яңгырый. Фестиваль хәрәкәте тырышлыгы белән авыл жирлегендә яшәүче йөзләгән сәләтле балаларда үзләренә ышаныч уянды - алар зур сәхнәгә чыкты, илнең ижади югары уку йортларында белем алды, уңышлы шәхесләр булып үсте. Алар - республика киләчәген төзүчеләр, - дип белдерде район җитәкчесе.
Комментарийлар