Алена Мешкова озак вакыт авыру белән көрәшкән.
Константин Хабенскийның Хәйрия фонды директоры Алена Мешкова вафат. Ул озак вакыт яман чир белән көршкән, дип яза “ТАСС”.
Мешкова ярдәме белән, хәйрия фонды зур машстаблы проектка әйләнде, дип билгеләп үткән аның хезмәттәшләре. Билгеле булганча, Константин Хабенскийның хәйрия фонды баш мие һәм арка миендә онкология ачыкланган балаларга булыша. 2008 елдан алып, фонд ел саен кимендә 1200 балага ярдәм кулы суза.
Алена Мешкова фондта 9 ел эшләгән булган.
2007 елда Константинның хатыны Анастасия бала көткәндә, аның баш миендә шеш булуы ачыкланган иде. АКШ клиникаларында дәвалану да ярдәм итмәде. Анастасия шул авырудан вафат булды.
Комментарийлар