16+

"Алга" һәм "Тимер" батальоны сугышчылары: "Без монда зур бер гаилә!»

Татарстанның "Алга" һәм "Тимер" дип аталган батальоннары республика Президентына һәм Татарстан халкына видеомөрәҗәгать яздырган. 

Татарстанның "Алга" һәм "Тимер" дип аталган батальоннары республика Президентына һәм Татарстан халкына видеомөрәҗәгать яздырган. 

Хәрби хезмәткәрләр республика җитәкчелегенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдергән һәм үзләренең көнкүрешләре турында сөйләгәннәр. Видеода-хәрби хезмәткәрләр мөрәҗәгатенең бер өлеше генә. Президент солдатларның барлык үтенечләре һәм Рәхмәт хатлары белән танышты.

"Республикага зур рәхмәт. Киендерделәр, финанс яктан тәэмин иттеләр. Калганнарның барысын да хәл итеп була».

"Барлык ярдәм өчен бик зур рәхмәт. Бик күп кеше бу эштә актив катнаша. Хәтта вак-төяк, азык-төлек белән дә!".

"Беренче чиратта, сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәсебез килә. Ярдәмнәре өчен без бик рәхмәтле, ул монда кирәк һәм монда бик киң кулланыла. Казан Суворов училищесына да рәхмәт әйтәсем килә. Алар чын ирләр тәрбияли».

"Иреклеләр батальонының нәкъ менә Татарстанда булдырылуы белән без бик бәхетле. Якташларыбыз бер-берсен аңлашып эш итә! Броньланган кыйммәтле техника, матди ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез".

"Безнең турыда искә алуыгыз өчен рәхмәтлебез! Без тә гади кешеләр, кимчелекләребез, йошмаклыкларыбыз да бар. Бүлекчәгә җитәкчелек игътибар биргәндә без чын күңелдән шатланабыз!"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading