Халыкара тимераякта шуучылар союзы (ISU) фигуралы шуучыларның программаларының икенче яртысында өстәмә балл алу өчен сикерүләре санын чикли, дип яза «Спорт-Экспресс».
Белүегезчә, Алинә Заһитова сикерүләрне чыгышының икенче яртысына калдыра һәм ул аңа өстәмә балл алырга ярдәм итә. Заһитованың беренче тренеры Наталья Антипина сүзләренчә, әлеге яңа кагыйдәләр Алинәгә генә түгел, сикерүләрне ахырга калдыра алган башка сәләтле яшь спортчыларга каршы юнәлтелгән. “Олырак яшьтәге, авыр гәүдәле фигуристлар моңа сәләтле түгел. Кагыйдәләр элеккечә калса, Алинә өчен ул плюс булыр иде” дигән ул.
Фото: Чемпионат.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар